Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 декабрь 2022, 17:29

Ак торналар тоткан балалар тынычлык яклы

Октябрьскийның «Ләйсән» 4 санлы балалар бакчасының мәктәпкә хәзерлек төркеме тәрбияләнүчеләре өчен агымдагы атна шәһәрнең 2нче модель китапханәсенә экскурсиядән башланды.

Ак торналар тоткан балалар тынычлык яклы
Ак торналар тоткан балалар тынычлык яклы

Китапханәчеләр үзләренең нәни дуслары өчен, Билгесез солдат көне уңаеннан, ватанпәрвәрлек чарасы оештырды. Баш китапханәче Люзия Хәйретдинова һәм китапханә хезмәткәре Ольга Габделхакова балаларны төрле хәрби низагларда һәлак булган кешеләрне искә алуга багышланган Ак торналар көне тарихы белән таныштырды.

— 1965 елда Дагстан язучысы Рәсүл Гамзатов Хиросимада япон кызы Садако Сасаки һәйкәленә килә. Кулына ак торна тоткан кызчык хөрмәтенә куелган һәйкәл янында да ул күп санлы кәгазь торналарны очрата. Кем соң ул Садако Сасаки? Хиросима атом бомбасы һөҗүменә дучар булганда, аңа нибары ике яшь була. 1954 елда 11 яшьлек кызчыкка табиблар куркыныч диагноз — лейкемия куя. Япониядә шундый риваять бар: әгәр кеше 1000 кәгазь торна ясаса, аның теләге тормышка аша. Садако, кызганычка, 644 торна гына ясап өлгерә...

Малайлар һәм кызлар өлкәннәр чыгышын, Рәсүл Гамзатов шигыренә язылган «Торналар» җырын игътибар белән тыңладылар. Алар китапханәчеләр белән сугыш һәм тынычлык темасына зур булмаган әңгәмә кордылар.

Чара ахырында китапханә хезмәткәрләре балаларга кәгазьдән ясалган ак торналар өләште. Нәни кулларына ак торналар алган малайлар һәм кызлар җир йөзендә тынычлык урнашуын теләде.

— Шәһәрнең 2нче модель китапханәсе белән без беренче ел гына хезмәттәшлек итмибез. Балаларга китапханәгә килү, биредә үтә торган чаралар бик ошый. Алар туган тәэсирләре белән бик теләп уртаклаша. Алда булачак очрашуларны көтеп ала, — дип билгеләп үтте балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Эльвира Бикметова.

 

Автор фотосы

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: