Туган як
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 ноябрь 2022, 15:48

Ана һәм бала – бәйрәмнәрдән ямь ала

Хатын-кызның иң югары бурычы — әни булу. «Ана» – бала теле шушы назлы сүз белән ачыла.  

Ана һәм бала – бәйрәмнәрдән ямь ала
Ана һәм бала – бәйрәмнәрдән ямь ала

Илебездә билгеләп үтелә торган күпсанлы бәйрәмнәр арасында Әниләр көне аерым урын алып тора. Бу бәйрәмгә беркем дә битараф кала алмый. Бу көнне балаларга мәхәббәт, игелек, наз бүләк итүче барлык аналарга рәхмәт әйтәсе килә.

Шәһәрнең 4нче «Ләйсән» балалар бакчасында Әниләр көне якты, дулкынландыргыч һәм кызыклы үтте. Безнең учреждениедә бу көнгә багышланган төрле чаралар үткәрелде, аларның төп максаты — мәктәпкәчә яшьтәге балаларда анага карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Балалар бу искиткеч бәйрәмгә озак әзерләнделәр. Бергәләп әниләр турында сәнгать әсәрләре, матур җырлар һәм шигырьләр укыдык, биедек, яраткан әниләренең портретларын ясадык, аларга бүләкләр әзерләдек, әниләре турында хикәяләр, аларга котлаулар һәм теләкләр яздык. Барлык чаралар ахырында әниләр белән бергә квест төрендә “Әнием белән без җитез, кыю, тиз һәм оста!” музыкаль-спорт-танып белү чарасы оештырылды. Әниләр балалар белән бергә уйнарга, ярышырга, тәҗрибә уртаклашырга, ә тәрбияләнүчеләр аларны матур җырлар, күңелле биюләр, шигырьләр һәм күпкырлы сәләтләре белән сөендерергә мөмкинлек алдылар. Балалар үз хезмәтләренең нәтиҗәләреннән канәгать калды. Әниләр үз балаларын кочаклап, бәйрәмнәре өчен рәхмәтләрен белдерделәр, балаларга аларга карата күрсәткән мәхәббәтләре өчен җылы сүзләр әйттеләр.

Педагоглар бәйрәмдә әниләргә карата җан җылысы, мәхәббәт һәм хөрмәт атмосферасы тудырды. Үз балалары өчен горурлык һәм шатлык хисе кичергән аналарның күзләрендә – шатлык яшьләре балкыды. Ә без, тәрбиячеләр, бәйрәмгә килгән барлык әниләргә  рәхмәтлебез. Бу бәйрәм иртәсендә аларның үз балалары белән янәшә булуы, йөзләрендә шатлык нуры балкуын, сабыйларның күзләрендә шатлык күрү безгә әйтеп бетергесез канәгатьлек хисе алып килде.

 

Эльвира БИКМЕТОВА, өлкән тәрбияче

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: