Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 ноябрь 2022, 16:25

Сөйләмне уйнап үстерәбез

Милли мәдәниятләр үзәгендә «Баланың сөйләм үсешендә гаилә роле» дип аталган конференция узды.    

Сөйләмне уйнап үстерәбез
Сөйләмне уйнап үстерәбез

Чарада Октябрьский шәһәренең балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең ата-аналары катнашты. Фойеда сөйләмне үстерү буенча дидактик уеннар күргәзмәсе белән танышырга мөмкин булды. Учреждениеләр педагоглары авторлыгындагы тематик эшләр, ата-аналарга уеннарның бала үсешенә уңай йогынты ясаудан тыш, аңа белем-күнекмәләрне үзләштерүдә һәм сүз байлыгын арттыруда да ярдәм итүен күрсәтте.

Конференция зур залда әкияти тамашадан башланып китте. Педагоглар фикеренчә, балаларның әйләнә-тирә мохитне һәм кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләрне өйрәнүе нәкъ менә әкияттән башлана. 36нчы «Васильки» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм аларның әти-әниләре тарафыннан әзерләнгән «Кәҗә бәтиләре өчен тәрбияче» дип аталган театральләштерелгән тамаша күп кенә мөһим сорауларга җавап бирде. Атап әйткәндә, сүз гаиләдә балалар тәрбияләү, ата-аналар һәм яшь буын арасындагы мөнәсәбәтләр турында бара. Әйтергә кирәк, малайлар-кызларның сәхнәдә уйнавы бик табигый килеп чыкты, тамашачыларның елмаюлы йөзләре, ихлас кул чабулары да моны дәлилләде.

Чараның рәсми өлешен мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов, мәгариф бүлеге инспекторы Энҗе Аслаева, Октябрьский ПМПК-сы мөдире Наилә Зелепугина чыгышы ачты.

Балаларның сөйләм үсеше бозылуы күренешләре бүгенге көндә республика һәм илдә генә түгел, бөтен дөньяда да күзәтелә. Моның сәбәпләре, мәсьәләне хәл итү юллары «Ата-ана баласының сөйләшә башлавы өчен нәрсә эшли ала», «Сөйләмне уйнап үстерәбез», «Бала сөйләмен үстерү буенча белгечләрдән гамәли киңәшләр» дип аталган секцияләр эше кысаларында тикшерелде. Теманы тагы да ныграк ачу максатыннан мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләрендә эшләүче педагог-психологлар, логопедлар, укытучы-дефектологлар ата-аналар өчен осталык дәресләре үткәрде.

Автор фотосы

 

 

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: