+17 °С
Болытлы
Чара олимпиадаларда, бөтенрусия дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүче-призерларны һәм аларның остазларын җыйды. Җыенда Октябрьский шәһәре вәкилләре дә катнашты: 3нче гимназиядән Арсений Бызов һәм Михаил Савельев, 13нче мәктәптән Екатерина Макарова, 11нче татар гимназиясеннән Анастасия Халиуллина.
Сәләтле балаларның барысы да мәртәбәле бүләкләр — дипломнар һәм сертификатлар белән билгеләнде, осталык дәресләре һәм интеллектуаль ярышларда катнашып, тәҗрибә уртаклашты, республикабыз башкаласы буенча сәяхәт тә итте.
Яшь шәһәрдәшләрне ихластан котлыйбыз, яңадан-яңа үрләр телибез!
Фото: шәһәр хакимияте сайтыннан.