Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
19 октябрь 2022, 16:52

Белгечләр әзерләүне — яңа дәрәҗәгә

С. Кувыкин исемендәге Октябрьский нефть көллияте тарафыннан «Профессионалитет» федераль программасын популярлаштыруга юнәлтелгән һөнәри ориентлашу гамәлләре оештырыла.

Белгечләр әзерләүне — яңа дәрәҗәгә
Белгечләр әзерләүне — яңа дәрәҗәгә

Бүгенге көндә 9нчы сыйныфны тәмамлаучыларның 60 проценты урта һөнәри белем бирүче уку йортларына керә. Бик әһәмиятле ресурс бу, һөнәри күнекмәләр үзләштергән яшь белгечләргә ихтыяҗ бер дә кимеми. Мәгариф министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелган «Профессионалитет» программасы нәкъ шундыйларга йөз тота да инде. Аның төп максаты — яшьләрне хезмәт базары өчен актуаль булган күнекмәләргә тиз һәм сыйфатлы итеп укыту.

— Октябрьский нефть колледжы «Машина төзелеше» кластерына керде, — ди уку-производство эше буенча җаваплы белгеч Александр Савеличев. — Һөнәри ориентлашу «Электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү» һәм «Электр җиһазларын ремонтлау һәм хезмәт күрсәтү буенча электромонтер» белгечлекләре буенча алып барыла. Профессионалитет гадәти специалитеттан оптималь уку сроклары белән аерыла. Нәтиҗә буларак, гамәлдәге тәҗрибә вакыты арта, эш бирүчеләр белән турыдан-туры бәйләнештә булу мөмкинлеге туа, предприятиеләр өчен кадрлар әзерләнә. Бүгенге көндә сүз «ОЗНА» компаниясе, «Роснефть», «РН-Ремонт» җәмгыятьләре, «Пакер» фәнни-производство фирмасы белән хезмәттәшлек турында бара.

Һөнәри ориентлашу гамәлләре шәһәрнең 14 мәктәбен дә колачлый. Беренче очрашу 18 октябрьдә 22нче мәктәп нигезендә узган. Нефть көллиятенең уку-производство эше буенча җаваплы белгече Александр Савеличев, махсус дисциплиналар укытучысы Роман Куксенок, производство укытуы мастеры Светлана Кулуева 9нчы сыйныфлар укучыларына һөнәри ориентлашу буенча класс сәгате үткәргән, студентлар белән берлектә «Электромонтаж» программасы буенча осталык дәресе биргән. Чара барышында укучылар ОНКда укуның файдалы һәм кызыклы яклары турында мәгълүмат алган, махсус стендта шуруповерт белән эшләп караган, электр чыбыкларын тоташтырып, лампочканы кабызган.

«Профессионалитет» федераль программасын популярлаштыру буенча очрашулар дәвам итәчәк, киләсе елдан исә көллияткә шушы юнәлештә укучыларны җыю башланачак.

 

 

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: