Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 октябрь 2022, 17:21

Хәвефсезлек — тәүге чиратта!

Милли мәдәниятләр үзәгендә белем бирү учреждениеләрендә хәвефсезлек тәэмин итү мәсьәләсе буенча ведомствоара киңәшмә оештырылды.  

Хәвефсезлек — тәүге чиратта!
Хәвефсезлек — тәүге чиратта!

Киңәшмәдә Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Косаринов, мәктәп-гимназияләр, көллият-техникумнар директорлары һәм урынбасарлары, шәхси сак предприятиеләре (ЧОП) вәкилләре катнашты.

Игътибарлылык турында онытмау зарур

Очрашу барышында уку йортларында кулланылучы саклык чаралары (шул исәптән, террорлык гамәлләреннән дә), күнекмәләр үткәрү тәртибе тикшерелде. Шулай ук шәхси сак предприятиеләре тарафыннан күрсәтелгән хезмәтләр сыйфаты мәсьәләсе каралды. Әйтергә кирәк, моннан алда хакимият комиссиясе Росгвардия хезмәткәрләре белән берлектә мәгариф министрының белем бирү учреждениеләренә керүне чикләүгә бәйле карары үтәлешен, ЧОПларның эшчәнлеген тикшергән иде. Нәтиҗәдә, белгечләр тарафыннан кайбер җитешсезлекләр ачыкланды.

Киңәшмәдә катнашкан «Русия Милли гвардиясе гаскәрләренең Башкортстан буенча ведомстводан тыш саклау идарәсе» федераль дәүләт казна учреждениесе филиалы — Октябрьский буенча ведомстводан тыш сак бүлеге начальнигы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Артур Сәлимов, полиция начальнигы урынбасары Вадим Хөснуллин, «Интербезопасность — Запад» шәхси сак предприятиесе җитәкчесе Андрей Гуторов, «Батыр» ЧОПы директоры урынбасары Энтони Колюх уку йортларында куркынычсызлык чараларына бәйле сорауларга җавап бирде, аңлатмалар кертте.

— Хәвефсезлекне тәэмин итүдә иң мөһиме — игътибарлылык, — дип билгеләп үтте чыгышында А. Сәлимов. — Уку йортлары һәм сак хезмәткәрләре уяулык күрсәтмәсә, балалар иминлеген бернинди йозаклар да, биек диварлар да тулысынча тәэмин итә алмаячак. Хәвеф сигнализациясе төймәсенең һәрчак кул астында булуы зарур. Ә бит өлкән яшьтәге сакчыларның күпчелеге әлеге кагыйдәне үтәми, янәсе дә ялгыш басылып, ялган хәбәр китәргә мөмкин. Тәҗрибә күрсәткәнчә, җинаятьчеләрне туктатуда беренче секундлар аеруча мөһим. Сигнализациягә оператив хәбәр җибәрүгә арытаба вакыйгаларның нинди юнәлеш алуы бәйле. Тикшерелгән балалар бакчалары арасында тик берсендә генә саклык чараларының таләпләргә җавап бирүе ачыкланды.

Хәвеф турында хәбәр итү системасына килгәндә, ул сигнализация кнопкасы белән генә чикләнми. Тикшерү нәтиҗәләреннән күренгәнчә, тавыш көчәйткечләр күпчелек объектларда юк. Әлбәттә, хәвефсезлек системасы сизелерлек чыгымнар таләп итә. Әмма аның югары нәтиҗәлелеге акча мәсьәләсен арткы планга күчерә. Моны система кулланылучы 2нче гимназия директоры Ирина Войтко да раслый. Әлеге система ярдәмендә куркыныч янаганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген бинада булган кешеләрнең барысына да берьюлы җиткереп була.

Очрашуда катнашучылар өзлексез күзәтчелек һәм уку йортына керү юлында ныгытылган капкалар мәсьәләсен дә күтәрде. Дөрестән дә, мондый чаралар аерым очракларда үз нәтиҗәсен бирергә мөмкин.

Сак хезмәте тиешле дәрәҗәдәме?

Бүгенге көндә белем бирү учреждениеләре тәрбияләнүчеләренең иминлеген «Интербезопасность — Запад» шәхси сак предприятиесе вәкилләре тәэмин итә. Бу юнәлештә дә сораулар җыелган. Мәсәлән, күп кенә сакчыларның өлкән яшьтә булуы. Хаклы ялдагы бабакай яки әбекәй тиешле дәрәҗәдә хәвефсезлек өчен җавап бирә аламы? «Интербезопасность — Запад»ның җитәкчесе — Андрей Гуторов сүзләренчә, предприятие хезмәткәрләре махсус укулар үткән, IV категориягә ия, аларның квалификациясе таләпләргә тулысынча туры килә. Хезмәт министрлыгы приказында да сакчының яшенә аерым чикләүләр куелмаган.

Әлбәттә, киңәшмәдә финанс мәсьәләсе дә телгә алынды. Фән һәм югары белем министрлыгыннан, ел саен республика бюджетыннан мәгариф учреждениеләрен финанслауга акчалар бүленә, алар биналарны инженер-техник чаралар һәм сак системалары белән тәэмин итүгә тотыла. Мәсәлән, 2023 елга республика мәгариф учреждениеләренә 200 млн сум акча бүленгән, ул террорлык гамәлләрен кисәтүгә бәйле чараларга юнәлтеләчәк.

Моннан тыш министрлыкта белем бирү өлкәсе һәм ведомство карамагындагы уку оешмалары белән идарә итүче урындагы үзидарә органнары җитәкчеләре өчен методик киңәшләр эшләнгән.

Утырыш кысаларында мәгариф учреждениеләрендә куркынычсызлык кагыйдәләрен көчәйтү буенча гомум чаралар билгеләнде. Менә алар: хезмәткәрләр һәм балалар белән инструктаж, күнекмәләр, планеркалар үткәрү, хокук саклау органнары белән бәйләнештә эшләү, җитәкчелек тарафыннан даими күзәтчелек оештыру, матди-техник базаны ныгыту, шәхси сак предприятиеләре хезмәте сыйфатын үстерү. Әлеге гамәлләрнең тулы күләмдә үтәлүе, белгечләрнең үз эшенә җаваплылык белән каравы киләчәктә фаҗигаләрне кисәтергә һәм булдырмаска, яшь буынның имин һәм хәвефсез шартларда белем алуын тәэмин итәргә булышачак.

Сүз ахырында. Күрше Татарстан республикасының Түбән Кама шәһәренең 1нче гимназиясендә укучыларның куркынычсызлыгы өчен шундый башлангыч керткәннәр. Биредә Ижаудагы фаҗигадән соң әтиләр Советы тарафыннан уку йортында даими кизү тору оештырылган. Ягъни, ир-атлар график төзеп, чират буенча гимназиягә керү урынында иртәнге җидедән икенче смена ахырына кадәр сакта тора. Әйтергә кирәк, гимназиядә моннан тыш та югары саклык чаралары күрелгән, бина хәбәр бирү системасы белән җиһазландырылган, бронялы ишек һәм домофон куелган. Шәһәребезнең мәгариф учреждениеләрендә дә мондый тәҗрибәне куллану уңай нәтиҗә бирер иде, мөгаен.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: