Туган як
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2022, 16:13

Тәрбияче — икенче әни дип, Юкка гына, юкка әйтмиләр!

Сентябрь ахырында Русиядә матур бәйрәм — тәрбияче һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларга белем бирүче укытучылар көне билгеләнеп үтә.  

Тәрбияче — икенче әни дип, Юкка гына, юкка әйтмиләр!
Тәрбияче — икенче әни дип, Юкка гына, юкка әйтмиләр!

Баланың якын дусты, сердәшчесе, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче мөгаллим аерым игътибарга лаек! Шуны истә тотып, Октябрьскийның Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда һөнәри бәйрәмгә багышланган тантаналы чара — мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләренең XIV шәһәр форумы оештырылды. Бер төркем белгечләр намуслы хезмәт һәм югары нәтиҗәләр өчен мәртәбәле бүләкләргә лаек булды. Тантана сәбәпчеләренә ихлас тәбрикләүләрен шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары вазыйфасын башкаручы Светлана Тимерхановна Басырова, мәгариф бүлеге начальнигы Александр Петрович Косаринов, мәгариф бүлегенең баш инспекторы Энҗе Хатимовна Аслаева юллады.

— Бүген барыгызны да шушы матур залда күрүемә шатмын, — диде Светлана Тимерхан кызы. — Кызганычка каршы, хакимият башлыгы Алексей Шмелев һөнәри бәйрәм уңаеннан хөрмәтләү сүзләрен шәхсән җиткерә алмады. Мәгълүм булуынча, әлеге вакытта илебездә, шул исәптән шәһәрдә өлешчә мобилизация үтә. Алексей Николаевич чираттагы төркемне хәрби хезмәткә озату буенча әзерлек эшләре белән мәшгуль. Аның исеменнән мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләрен, ветераннарны ихлас йөрәктән котлап, ныклы сәламәтлек, иминлек, иҗади уңышлар, аяз күк йөзе телисем килә!

Балалар бакчаларының сәләтле тәрбияләнүчеләренең музыкаль чыгышы бәйрәмгә тагы да ямьлерәк төс бирде.

XIV җыенның төрле номинацияләрендә җиңүчеләр белән танышып үтик. Быел 26 балалар бакчасыннан 87 кеше форум номинанты булды.

«Үз эшенең остасы» — 32нче «Золушка» балалар бакчасы мөдиренең хуҗалык бүлеге буенча урынбасары Гөлнара Габдуллина һәм 30нчы «Улыбка» балалар бакчасының эш башкаручысы Елена Корнева.

«Алтын куллар» — 33нче «Родничок» балалар бакчасы кастеляншасы Надежда Лубова.

«Нәниләр турында зур хәстәрлек» — 35нче «Сказка» балалар бакчасының кече тәрбиячесе Наталья Лыкова.

«NEXT буыны» — 27нче «Надежда» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Яна Гафурова һәм 29нчы «Росинка» балалар бакчасының музыка җитәкчесе Гүзәл Мурзина.

«Йөрәгемне балаларга бирәм» — 28нче «Колокольчик» балалар бакчасы тәрбиячесе Екатерина Филютина һәм 36нчы «Васильки» балалар бакчасы тәрбиячесе Людмила Пугачева.

«Педагог һөнәренә тугрылык өчен» — 17нче «Малютка» балалар бакчасы тәрбиячесе Лилия Дяглева.

«2022 ел лидеры» исеменә 16нчы «ТЕРЕМОК» балалар бакчасы мөдире Наталья Жукова лаек булды.

Гүзәлия Нәбиуллина (10нчы «Снежинка» балалар бакчасы тәрбиячесе), Гөлфия Фәхрәзиева (22нче «Журавленок» балалар бакчасы мөдире) һәм Алина Платонова (2нче «Звёздочка» балалар бакчасы тәрбиячесе) Башкортстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр.

Айгөл Мөхәмәдиева (36нчы «Васильки» балалар бакчасы укытучысы-логопед) һәм Ольга Пастухова (35нче «Сказка» балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе) Октябрьский хакимиятенең Почет грамотасына; Елена Манака (22нче «Журавленок» балалар бакчасы тәрбиячесе) һәм Татьяне Тимакова (10нчы «Снежинка» балалар бакчасы кече тәрбиячесе) Рәхмәт хатына лаек булды.

Хөрмәтле тәрбиячеләрне, мәктәпкәчә белем бирү өлкәсе хезмәткәрләрен, ветераннарны чын күңелдән һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз һәм тирән ихтирамыбызны белдерәбез. Сезнең хезмәт даими рәвештә һөнәри яктан камилләшү, тирән белем, зирәклек, көч һәм бик зур сабырлык сорый. Һөнәри бурычыгызга тугры калуыгыз һәм балаларга күрсәткән игътибарыгыз өчен рәхмәт. Авыр һәм җаваплы эшегездә уңышлар һәм иҗади казанышлар телибез. Һәрвакыт шулай елмаюга юмарт, тәрбиягә оста, гүзәллеккә өндәүче булып калыгыз!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: