Туган як
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 октябрь 2022, 16:30

Изге һөнәр иясе ул!

Укытучы — иң абруйлы, мөһим һәм авыр һөнәрләрнең берсе.  

Изге һөнәр иясе ул!
Изге һөнәр иясе ул!

Педагоглардан зур сабырлык, шәфкатьлелек, төрле өлкәләрдә белем таләп ителә. Безнең укытучыбыз — башлангыч сыйныфларга белем бирүче Юлия Робертовна Абдуллина бу сыйфатларның барысын да үзендә туплаган. Ул — үз эшенә тугры булган чын педагог үрнәге.

Юлия Роберт кызы Уфадагы күпюнәлешле һөнәри көллиятне тәмамлаган. Әлеге вакытта Башкорт дәүләт педагогия университетында югары белем ала.

2019 елда Юлия Абдуллина мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап керүче 30 нәни малай-кызларны үз канаты астына алды. Дүртенче ел инде хөрмәтле укытучыбыз балаларга төпле аң-белем бирә, алар акыллы, тәрбияле булып үссен өчен бар тырышлыгын куя. Киләсе елда инде аның укучыларының чыгарылыш вакыты җитә, димәк, җаваплылык тагы да арта төшә.

Юлия Роберт кызы сыйныфка килеп кергәндә укучылар аны ихлас соклану һәм ихтирам белән каршы ала. Ул балалар өчен остаз гына түгел, чын дус та: һәркемне игътибарлап тыңлый, киңәшләрен бирергә, кирәк булганда ярдәм кулы сузарга ашыга.

Юлия Робертовнага һөнәри бәйрәм уңаеннан ихлас тәбрикләүләрне җиткереп, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхетле тормыш, игътибарлы, игелекле укучылар теләп калабыз!

Ата-аналар исеменнән Гөлнара ТОРГАШОВА.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: