Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 июнь 2022, 21:40

Балалар Ислам динен дөрес аңласын

Ел саен июнь аенда Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе нигезендә имам-хатыйб Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин инициативасы белән балалар өчен традицион ислам нигезләре буенча дәресләр үткәрелә.

Балалар Ислам динен дөрес аңласын
Балалар Ислам динен дөрес аңласын

Быел бу дәресләргә мәктәп яшендәге 60 бала йөрде. Программада исламда әхлак, гыйбадәт кылу нигезләре, пәйгамбәрләр тарихы кебек дисциплиналар каралган иде. Балалар зур кызыксыну белән яңа белемнәрне үзләштерде, үзләре ия булган белемне актив рәвештә күрсәттеләр. Дәресләр арасындагы тәнәфесләрдә шәкертләр алар белән һавада уеннар һәм иҗади дәресләр үткәрделәр. Кызларга рәсем төшерү, сәйлән үрү һәм әвәләп ясау күнекмәләре бик ошады, ә малайлар волейбол уенына өстенлек бирде.

Дәресләрдән соң балаларны мәдрәсә ашханәсендә тәмле чәй табыны көтә иде. Исламда ризык кабул итү — ул гыйбадәт төрләренең берсе. Балалар аны билгеләнгән кануннар буенча башкарырга өйрәнде: 1) ашау алдыннан кеше ризыкны Аллаһы Тәгалә биргәнен һәм аны гыйбадәт кылу өчен организмны ныгыту максатыннан кабул итүен аңларга тиеш; 2) кеше ашый башлагач, Аллаһы Тәгаләнең исемен искә алырга һәм: «Бисмилла» (Аллаһ исеме белән) әйтергә тиеш; 3) иң ахырдан Аллаһы Тәгаләне олылап «Әлһәмдүлилләһ» (Аллаһка мактавыбыз) дип әйтү һәм ата-аналарны хөрмәтләүне дә онытмау зарур.

Алган белемнәрен ныгыту өчен һәрбер бала намаз укырга тырышты. Аның алдыннан алар тәһарәт алды. Алар янында һәрвакыт мәдрәсәнең 1 һәм 2 курс студентлары булды. Бу шәкертләр яхшы педагогик тәҗрибәгә иреште. Кайберләре шулай ук БРның Туймазы һәм Ярмәкәй районнары авылларында производство практикасын уңышлы үтте.

Балалар өлкәннәр белән бергә җомга намазында да катнашты, анда имам-ахун Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин «Ислам — тынычлык дине» дигән темага вәгазь укыды. Алар динебездә ирексезләү, фанатиклык, экстремизмга урын юклыгын белделәр. Ислам башкаларга каршы агрессияне тыя, ул бер-береңә ихтирамлы булырга, башка кешеләрнең иреген, намусын һәм гомумкешелек абруен хөрмәт итәргә кирәклеген өйрәтә.

Кызыклы дәресләр һәм күңелле уеннар атнасы бик тиз үтеп китте. Ул «Нур» клубы вәкилләре — Кунаккузина Раушания һәм Әхмәд Хассан тарафыннан оештырылган күңел ачу чаралары, уен-конкурслар белән тәмамланды.

Балалар дәресләр вакытында яңа белемнәр генә түгел, ә яхшы кәеф һәм онытылмас тәэссоратлар да алды.

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: