Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 июнь , 21:24

Алда сезне олы юллар көтә…

24 июньдә Милли мәдәниятләр үзәгендә тантаналы чара оештырылды. Биредә шәһәребезнең иң сәләтле, уңган-тырыш егетләр-кызлары җыелды. Алар — «Укуда аеруча зур уңышлар өчен» медальләренә һәм урта гомуми белем турында бары тик «бик яхшы» билгеләрдән генә торган аттестатларга лаек булучылар.

Алда сезне олы юллар көтә…
Алда сезне олы юллар көтә…

Тантана сәбәпчеләре исеменә бу көнне бик күп матур теләкләр, үгет-нәсыйхәтләр җиткерелде. Уку чоры дәвамында һәрчак яннарында булган, теләктәшлек күрсәткән иң якын кешеләре — әти-әниләре һәм дә хөрмәтле укытучыларга ихлас рәхмәт сүзләре юлланды.

Чыгарылыш сыйныф укучыларын тәбрикләргә Октябрьский хакимияте башлыгы Алексей Шмелев та килде. Алексей Николаевич уку алдынгыларына медальләр тапшыру йөкләмәсен башкарды: «Кадерле балалар! Сезне алда яңа офыклар, ачыш-казанышлар, бер сүз белән әйткәндә олы тормыш юлы көтә. Бүген сезгә тапшырылган медальләр гади билге генә түгел. Аларда сезнең тырыш хезмәт, белем, максатчанлык, укытучыларның һөнәри осталыгы һәм әти-әниләрегезнең теләктәшлеге, күңел җылысы салынган. Киләчәктә дә безне яхшы хәбәрләрегез, уңышларыгыз белән шатландырып торырсыз, үзегез сайлаган һөнәрне үзләштереп, шәһәребезгә яшь белгечләр сыйфатында әйләнеп кайтырсыз дип өметләнәбез».

Үз чиратында чыгарылыш сыйныф укучылары исеменнән рәхмәт һәм хөрмәт сүзләрен «Русия мәктәп укучылары хәрәкәте» гомумрусия иҗтимагый-дәүләт оешмасы составына керүче лидерлар һәм активистларның шәһәр слеты җиңүчесе, «Мәдәният. Интеллект. Фән» мәктәп укучыларының фәнни-гамәли конференциясе призеры, экология буенча илкүләм олимпиадасының муниципаль этабы призеры, «II халыкара аэрокосмик мәктәп» проекты катнашучысы Аида Насыйбуллина һәм химия, информатика буенча Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль өлеше җиңүчесе һәм призеры; программалаштыру буенча Идел буе федераль округы олимпиадасының муниципаль этабы өчен I дәрәҗә диплом иясе, химия буенча илкүләм олимпиаданың төбәк этабы призеры, Сириус мәктәбе программасы катнашучысы Тимур Динисламов җиткерде.

Бердәм дәүләт имтиханнарының барлык нәтиҗәләре дә билгеле булмаганга, әлегә 28 яшь октябрьскийлы котлаулар кабул итте. Агымдагы елда өч укучы БДИда дүрт йөз балл җыйды. Әдәбият буенча имтиханны 682 егет-кыз сайлады. 2нче гимназиядән Вета Евстафьева 100 балл туплауга иреште. Сәләтле укучыбыз шулай ук рус теленнән дә 100 балл алды! Октябрьский тарихында беренче тапкыр булган мондый нәтиҗәгә ирешүгә сәләт кенә түгел, ә тырыш хезмәт тә булышкандыр. Вета — күп сандагы иҗади конкурс-фестивальләр җиңүчесе. 2020 елда ул «Мцыри» халыкара яшь шагыйрьләрнең ачык фестиваленең төбәк өлеше җиңүчесе булган иде. 2021 елда С. Довлатов иҗатына арналган Бөтенрусия инша-эссе конкурсының төбәк этабы призеры булды. 2020-2022 елларда — әдәбият буенча илкүләм олимпиадасының төбәк өлеше призеры. Җитәкчесе — Колбасова Елена Васильевна.

3нче гимназиянең чыгарылыш укучысы Сара Фәйзуллина химия фәненнән 100 баллга өлгәште. Уку алдынгысы булудан тыш Сара — «Ачык йөрәк» иреклеләр отряды лидеры да. Кызны югары нәтиҗәгә әзерләүче — Кәримова Ольга Ивановна. 2нче гимназиядән тагын бер кыз — Вероника Визигина рус теленнән 100 балл алды. Ул — рус теле һәм әдәбияты буенча Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы призеры, Ю. Гагарин исемендәге Кубокка рус теле буенча вузара олимпиадасының йомгаклау өлеше җиңүчесе. Имтиханда югары балл — зур тырышлык, ихтыяр көче һәм алга куелган максатка омтылуның нәтиҗәсе ул. Афәрин, кызлар!

... Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Мәктәп бусагасы артында сезне уңышлар һәм хаталар, очышлар һәм каршылыклар, шатлык һәм борчулар, шулай ук игелек, мәхәббәт, иҗади хезмәт белән тулы яңа дөнья көтә. Сезгә ямьле студент тормышында, сайлаган белгечлек буенча укуда уңышлар, яңадан-яңа үрләр телибез. Хәерле сәгатьтә!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотолары.

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в