Барлык яңалыклар
Мәгариф
9 июнь , 11:06

Ура, каникуллар!

Укулар тәмамланып, ямьле каникуллар чоры җитте. Җәйге яллар матур кояшлы көннәр һәм кызыклы бәйрәм чараларыннан башланып китте.  

Ура, каникуллар!
Ура, каникуллар!

Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан шәһәрнең Үзәкләштерелгән китапханәләр системасы хезмәткәрләре төрле мәйданчыкларда күләмле программалар әзерләде. «Нефтьче» паркында 1нче һәм 2нче китапханә, Үзәк шәһәр китапханәсе тарафыннан «Балалар көлүе яңгырап торсын» дип исемләнгән бәйрәм оештырылды. Аның кысаларында нәни октябрьскийлылар җәй турында шигырьләр һәм җырлар башкарды, шулай ук «Тычкан капканы», «Каз-аккошлар», «Аркан тартышу», «Башкорт тирмәсе», «Скакалка белән йөгерү», «Кашык һәм туп белән узышу» кебек хәрәкәтчән уеннарда катнашты. 2нче китапханә хезмәткәрләреннән курчак-бөтиләр ясау буенча осталык дәресләре дә балаларда зур кызыксыну уятты.

8нче балалар модельле китапханәсендә «Яхшы кәеф биләмәсе» дип аталган чара оештырылды. Анда 3нче гимназиянең 3нче сыйныф укучылары кунак булды.

5нче яшьләр китапханәсендә 8нче мәктәпнең хезмәт лагере тәрбияләнүчеләре өчен «Дөнья балачактан башлана» исемле уен программасы уткәрелде.

Үзәк балалар модельле китапханәсе «Балачак исемле ил» дип аталган күңелле тамаша әзерләде. Биредә кунакларга «Әй, әнекәем!» мәйданчыгы тәкъдим ителде, анда Мальвина күңелле викторина үткәрде. «Минем геройларым» мәйданчыгында исә уеннар белән Убырлы карчык җитәкчелек итте – аның кул астында балалар асфальтта рәсем конкурсында катнашты. «Спорт» мәйданчыгында почтальон Печкин барысын да күңелле эстафетага чакырды.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в