Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 Май , 10:50

Соңгы кыңгырау олы юлга чакыра!

Мәктәптәге иң истәлекле һәм тантаналы, шул ук вакытта моңсу бәйрәмнәрнең берсе ул — соңгы кыңгырау.  

Соңгы кыңгырау олы юлга чакыра!
Соңгы кыңгырау олы юлга чакыра!

Белем учагын тәмамлап зур тормышка, олы дөньяга аяк басу, бер яктан, көтеп алынган шатлыклы вакыйга булса, икенче яктан сыйныфташлар, укытучылар, ата-аналар белән хушлашу сагышлы.

Агымдагы елда шәһәребезнең урта гомуми белем бирү учреждениеләрен 1131 тугызынчы һәм 397 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. 84 кеше «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальгә кандидат булып тора. 18 майда мәктәп-гимназияләрдә 9нчы классны, ә 25 майда 11нче сыйныфны тәмамлаучылар өчен тантаналы чаралар үтте. Чыгарылыш сыйныфлыларның дулкынландыргыч хушлашу мизгелләрен укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар уртаклашты, котлаулар, изге теләкләр яңгырады.

8нче мәктәптә оештырылган бәйрәмдә шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Николаевич Шмелев катнашты:

— Кадерле укучылар! Бүген мәктәп белән хушлашу көне. Уку программасы үзләштерелгән, алда имтиханнар һәм булачак һөнәрне сайлау көтә. Кемнәрдер көллият укучылары санын тулыландырачак, ә кемнәрдер унынчы сыйныфка барачак. Сезне алда яңа уңыш-казанышлар, иҗади ачышлар һәм тырыш хезмәт белән тулы

зур дөнья көтә. Үзегезгә ошаган һөнәр буенча укып, туган шәһәргә яшь белгечләр — укытучы-тәрбиячеләр, табиблар, инженерлар, эшкуарлар булып кайтырсыз дип ышанабыз. Без сезнең белән ихлас горурланабыз, уңышларыгызга куанабыз, һәрвакытта да тик игелекле юлдан гына баруыгызны телибез. Шатлык һәм горурлык өчен сәбәпләр күбрәк булсын, бәхет, иминлек, яңа җиңүләр сезгә. Хәерле сәгатьтә!

Алексей Николаевич шулай ук хөрмәтле укытучыларга яраткан эшләренә тугры булулары, ә ата-аналарга яшь буынны лаеклы тәрбияләүләре өчен рәхмәтен белдерде.

8нче мәктәп директоры Ольга Ивановна Старшинова, сыйныф җитәкчеләре, укытучылар һәм ата-аналар да тәбрикләүләргә кушылды. Үз чиратында чыгарылыш сыйныф укучылары мөгаллимнәргә, якын кешеләренә хөрмәтләү сүзләрен әйтеп, өмет-ышанычларын акларга сүз бирде. Бәйрәм күмәк вальс белән тәмамланды.

1нче мәктәптә укучыларга матур теләкләрен шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары С. Литов, уку йорты директоры И. Кондрашова, 9А класс җитәкчесе Е. Данилова, ата-аналар җиткерде. Ирина Николаевна шулай ук сәләтле укучыларны Мактау грамоталары белән бүләкләү тантанасын да үткәрде. Соңгы кыңгырауны шалтырату йөкләмәсен 1нче сыйныф укучысы Т. Шокурова һәм 9нчы класс укучысы В. Ямалов башкарды.

Укудагы уңышлары, мәктәп һәм сыйныф тормышында актив катнашуы өчен Мактау кәгазе белән билгеләнгән Даутова Эвелина белән әңгәмәләшеп алдык:

— Киләчәктә юридик белем алып, полициядә эшләргә хыялланам. Әлеге өлкә мине балачактан үзенә җәлеп итә. Мин тарих, җәмәгать белеме буенча дәресләрне яратам. Бу фәннәрне безгә бик кызыклы, мавыктыргыч итеп директор Ирина Николаевна өйрәтә. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына да имтиханнарны уңышлы тапшырып, олы тормышта үз юлларын табуны телим. Һәркемгә иминлек, ак бәхетләр юлдаш булсын!

25 майда шәһәрнең мәктәп-гимназияләрендә 11нче сыйныфлар өчен соңгы кыңгырау бәйрәмнәре узды. 3нче гимназиядә чыгарылыш сыйныф укучыларына ихлас тәбрикләүләрен шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов җиткерде.

— Бүген сезнең өчен зур бәйрәм! Сез нәкъ шушы вакыттан олы тормышка аяк басасыз. 3нче гимназияне быел алтмыш ике 11нче класс укучысы тәмамлый. Алар арасыннан 22 кеше укудагы уңышлары өчен медаль һәм дипломга дәгъва итүчеләр. Бу гимназиядә белем бирүнең югары дәрәҗәсен күрсәтә. Кадерле балалар! Мәктәптә узган ямьле балачак елларын һәрчак хәтердә саклагыз, биредә сез чын дуслар тапкансыз, күңелле вакыйгаларда кайнап яшәгәнсез. Киләчәктә үзегез сайлаган һөнәр буенча укып, тормышта үз урыныгызны табарсыз дип ышанам. Ак юллар сезгә!

Котлауларга 3нче гимназия директоры Мазина Галина Валерьевна, 11а һәм 11б сыйныфларның класс җитәкчеләре Светлана Балашова һәм Эльвира Чернова, укытучылар, ата-аналар кушылды. Бәйрәм көнендә шулай ук олимпиада-бәйге җиңүчеләрен, мәктәпнең иҗтимагый һәм спорт тормышында актив катнашучыларны бүләкләү тантанасы оештырылды.

Соңгы кыңгырауны бирү буенча хөрмәтле йөкләмәне башкардылар: 11а класс укучысы, «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальгә кандидат, чаңгы ярышлары буенча спорт мастерлыгына кандидат, фәнни-практик конференция, турнир һәм олимпиадалар призеры Игорь Кобелев, 11а класс укучысы, «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальгә кандидат, «Ачык йөрәк» отряды волонтеры, конкурс-олимпиадалар призеры Сара Файзуллина, 11а класс укучысы, киокушинкай каратэ буенча 1нче өлкән разрядка ия, спартакиада, спорт фестивальләре призеры һәм җиңүчесе Роберт Саяхов, 11б класс укучысы, «Укудагы аерым уңышлары өчен» медальгә кандидат, Акмулла исемендәге мәктәп укучылары олимпиадасының йомгаклау этабы җиңүчесе, Бөтенрусия мәктәп укучылары олимпиадасының муниципаль өлеше җиңүчесе Анастасия Прохорова һәм 1нче сыйныф укучылары — Артем белән Радмила.

… Соңгы кыңгыраулар шалтырады, яраткан укытучыларга матур теләкләр, укучыларга үгет-нәсыйхәт сүзләре җиткерелде. Бүген инде егетләр-кызлар җитди сынау тота, дәүләт йомгаклау аттестациясе имтиханнарын тапшыра. Агымдагы уку елында математика һәм рус теленнән мәҗбүри имтихан, шулай ук үзләре сайлаган тагын ике предмет буенча сынаулар каралган. Әйткәндәй, быел 9нчы сыйныф укучылары арасында иң популяр фән — информатика, аны 773 кеше сайлаган. Икенче урында — җәмгыять белеме, аңа 634 укучы өстенлек биргән.

Имтихан тапшыру 19 майда башланды, инглиз теле буенча сынау 20нче мәктәп нигезендә үтте. Төп чорның соңгы имтиханы 22 июньдә узачак, балалар әдәбият, физика һәм информатиканы тапшырачаклар.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в