Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 Май 2022, 16:27

Укучыларыбызны патриотик рухта әхлакый тәрбиялибез

Яшьләрне патриотик рухта әхлакый тәрбияләү — бүгенге көннең мөһим проблемаларының берсе булып тора.  

Укучыларыбызны патриотик рухта әхлакый тәрбиялибез
Укучыларыбызны патриотик рухта әхлакый тәрбиялибез

Хәзерге балаларга совет чоры әсәрләрен, бигрәк тә патриотик рухта язылганнарын аңлау авыр. Җәмгыять ничек кенә үзгәрсә дә, кеше ак белән караны, яхшы белән начарны, бөеклек белән түбәнлекне аерырга, үз иленең гражданины, патриоты булып үсәргә тиеш. Чөнки бәхетле тормышны үз илебездә үзебез төзибез.

Патриотик тәрбия эшен алып баруда безнең мәктәп укытучылары мөһим роль уйный. Без белем биреп кенә калмыйбыз, буыннарны тоташтырып, укучыларга өлкән буыннарның рухи байлыгын да җиткерәбез. Балаларны халкыбыз тормышының яхшы, матур үрнәкләре нигезендә тәрбияләү укытучылар эшенең мөһим өлеше булып санала. Укучылар арасында патриотик тәрбия эше алып баруда аларны сугышчан, революцион, хезмәт традицияләре, ватан тарихына, шул исәптән совет чоры тарихына хөрмәт белән карау рухында тәрбияләү мөһим урын алып тора.

Дәресләребездә халкыбызның Бөек Ватан сугышы чорындагы патриотизмы эчкерсез, аяусыз, көчле булганын аңлатабыз. Ватан өчен көрәшеп, эшләп, изге җирнең, ата-баба җиренең никадәр олы булуын аңлап, үлем белән йөзгә-йөз очрашкан, дошманга бирелмичә, җиңүгә ирешкән якташларыбыз белән таныштырабыз. Сугыш хатирәләре, туган җиребезне, туган илебезне илбасарлардан саклап калган, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар беркайчан да онытылмаячак.

Һәр елны май аенда уздырыла торган патриотик чара, хәзер инде традициягә әйләнгән «Хорлар көрәше», быел «Без — Җиңү варислары» дигән исем астында үтте. Һәр класс сугыш темасына җыр әзерләп, музыка уен коралларында уйнап, биюләр башкарып, шигырьләр сөйләп конкурста актив катнашты. Бу чараны югары дәрәҗәдә рус теле һәм әдәбияты укытучысы Надежда Баян кызы Миңлегәрәева оештырды. Ә залны эстетик яктан матур рәсем, плакатлар белән башлангыч класс укытучысы Эльвира Ринат кызы Яковлева бизәде. Укучыларның матур итеп, тырышып чыгыш ясауларыннан, класс җитәкчеләренең аларны ни дәрәҗәдә яхшы итеп әзерләгәннәрен күрдек. Ата-аналар да бу бәйрәмнән читтә калмады. Укучылар чын күңелдән, бердәм булып, бу конкурсның мөһимлеген аңлап чыгыш ясадылар. Һәр класс коллективы грамота, дипломнар белән бүләкләнде.

8нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Әлфинә Галиева.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: