Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 апрель , 15:51

Яңа белемнәргә ия булдылар

21-26 мартта Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсе нигезендә өстәмә белем бирү программасы буенча чираттагы укулар уңышлы тәмамланды.

Яңа белемнәргә ия булдылар
Яңа белемнәргә ия булдылар

Башкортстанның төрле районнарыннан килгән 47 хатын-кыз укучы «Заманча мөселман гаиләсендә балаларны тәрбияләү» темасы буенча квалификация күтәрү курслары узды. Әлеге көнүзәк тема бүгенге көндә аеруча әһәмиятле. Бу хакта Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, илебезнең югары мөфтие Тәлгать Таҗетдин дә белдерде. Ул хәзерге җәмгыятьтә гаилә дәрәҗәсен күтәрү кирәклеге турында бәян итте:

— Совет чорында күзәтелгән динсезлеккә бәйле барлыкка килгән социаль әһлаксызлык күренешләре төбәктә яшәүче барлык халыкларга, шул исәптән башкорт-татарларга да тәэсир итте. Бу үз чиратында гаилә кыйммәтләрендә тискәре чагылыш тапты. Аллаһы Тәгаләне кире кагып, без кеше шәхесенең табигый үсеш юлын җимердек. Җәмгыятьтә балалар тәрбияләү эшендә иждивенлык кәефе тирән тамырланды. Матди байлык артыннан куып кешеләр ата-бабаларыбызның төп васыятен — ата-аналарны олылау, ир белән хатынның үзара хөрмәт һәм мәхәббәттә яшәве, балаларга яхшы тәрбия бирү зарурлыгы турында онытты.

Дәресләр форматы тыңлаучыларга гаиләдә Ислам мәдәнияте кыйммәтләренә нигезләнгән тәрбия алымнары куллануга яңача карарга, аларның өстенлекләрен, тормышка ашыру юлларын күзалларга мөмкинлек бирде. Шул рәвешле укучылар һөнәри эшчәнлек өчен кирәкле яңа белем-күнекмәләрне үзләштерде. Программаны тормышка ашыруда Русия ислам университетының (Уфа шәһәре) әйдәп баручы укытучылары: Хуссейн Лилия Раушанбәк кызы һәм Габдуллина Рима Хөсәен кызы катнашты. Укулар тәмамланганнан соң курсларны тыңлаучылар квалификация күтәрү турында таныклыклар алды.

Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте матбугат хезмәте.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в