Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 апрель , 15:49

Медицина көллияте филиалы ачыла

Октябрьскийлылар шәһәрдән читкә китмичә генә медицина белгечлегенә ия була алачак.

Медицина көллияте филиалы ачыла
Медицина көллияте филиалы ачыла

Яшьләр сараенда гомуми белем бирү учреждениеләренең 9-11нче сыйныф укучылары өчен оештырылган Ачык ишекләр көнендә сүз нәкъ шул турыда барды. Туймазы медицина колледжы һәм 1нче шәһәр дәваханәсе вәкилләре белән очрашуга 2022 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары килде. Булачак абитуриентлар алдында Туймазы медицина көллияте (ТМК) директоры Айгөл Фатиховна Әхмәтова, Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсе баш табибы Сергей Петрович Иванов, хастаханәнең өлкән шәфкать туташы Ольга Борисовна Гордеева, ТМК-ның уку-укыту бүлеге мөдире Алена Анатольевна Урсаева, кабул итү комиссиясе секретаре, ТМК-ның Октябрьский филиалы мөдире вазыйфаларын башкаручы Ирина Бородина чыгыш ясады.

Чара кысаларында шәһәребездә Туймазы медицина колледжы филиалын ачу турында карар кабул ителде. Әлеге вакытта «Шәфкать туташлары әзерләү» («Сестринское дело») факультетына ике төркем студентларны җыю планлаштырыла (коммерция һәм бюджет урыннарына). Уку сыйныфлары 1нче стационар биләмәсендәге элеккеге амбулатор хирургия үзәге бинасында урнашачак. 1нче шәһәр дәваханәсе баш табибы Сергей Иванов фикеренчә, бу укучыларның киләчәк эш урыны белән үзара бәйләнешен шактый гадиләштерәчәк — теория дәресләреннән соң практика узу өчен бинага күчү биш минут вакытны алачак. «Йөз тапкыр ишеткәнче бер тапкыр күрүең яхшырак», дип юкка гына әйтмиләр. Студентлар шул рәвешле уку белән берлектә иң яхшы тәҗрибәләрне күреп, үзләре дә дәвалау гамәлләрендә, пациентларны карау-тәрбияләүдә катнаша алачак.

Укулар агымдагы елның сентябрендә башланачак дип фаразлана. Студентлар 3 ел 10 ай буена укыячак. Зуррак курсларда өстәмә рәвештә һөнәри белем алырга, мәсәлән, косметик-эстетист яки медицина массажисты белгечлекләрен үзләштерергә мөмкин булачак. Көллияткә укырга керү өчен имтихан тапшыру кирәкми, бары тик яхшы билгеләр белән өлгергәнлек аттестаты булырга тиеш.

Туймазы медицина колледжы директоры Айгөл Әхмәтовадан алынган мәгълүматларга ярашлы, әлеге вакытта көллияттә 715 студент укый. Аларның 55 проценты бюджет нигезендә белем ала.

1нче дәваханәнең өлкән шәфкать туташы О. Гордеева билгеләвенчә, медколледж филиалы ачылуы ил күләмендәге мәсьәләне — урта медицина персоналына ихтыяҗны киметергә булышачак. Шәһәрдә белгечләрне әзерләү сәламәтлек саклау өлкәсендәге кардрлар кытлыгын бетерергә ярдәм итәр дип фаразлый ул.

Көллият укытучылары да Октябрьскийда филиал ачылуына уңай карашта.

— Моңа кадәр студентларның күпчелеге Туймазыга йөреп укый иде, бу әлбәттә төрле уңайсызлыклар тудыра. Хәзер исә алар туган шәһәрләрендә хакимият тарафыннан бирелгән, тиешле шартлар булдырылган 2 катлы бинада белем алачак, — ди ТМК-ның Октябрьский филиалы мөдире вазыйфаларын башкаручы Ирина Бородина. — Биредә мондый төрдәге уку йортларына каралган барлык таләпләр дә исәпкә алынган. Төркемнәрдә 25-30 кеше тупланачак.

Чара барышында мәктәп укучылары студентлар белән дә аралаша алды. Егетләр-кызлар булачак абитуриентларга уку үзенчәлекләре турында сөйләде, медиклар башкара торган гамәли күнекмәләрне дә күрсәтте.

... Октябрьскийның медицина хезмәткәрләре поликлиникаларга эшкә киләчәк шәфкать туташларын, медратларны түземсезлек белән көтә. Медицина көллиятенең янәдән шәһәргә «кайтарылуы», әлбәттә, уңай күренеш. Заманында әлеге уку йорты төпле белем бирүе, зур һөнәри осталыкка ия урта медицина белгечләре чыгаруы белән билгеле иде. Бүгенге көндә колледжны тәмамлаучылар илебезнең төрле төбәкләрендә, шул исәптән республика һәм шәһәребездә дә уңышлы эшләп килә. Гәзитебез сәхифәләрендә дә алар турында мәкаләләр чыкканы бар.

Һәр студент-медикка барлык өмет-хыялларының чынга ашуын телибез. Сайлаган һөнәрегез бары тик илһам һәм алга таба камилләшү теләге китерсен. Сезнең кешелеклелек сыйфатлары һәм алган белем-күнекмәләр киләчәктә тагы да югарырак үсеш нигезе булсын, эш-гамәлләрегез һәр пациентның күңелендә якты эз калдырсын. Имтиханнарда һәм укуда зур уңышлар телибез!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в