Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 апрель , 09:53

Укытучы хезмәте укучыларында матур җимеш бирсә, аннан да зур бәхет юк!

Табигать кышкы йокысыннан уянып, яшәрә, җанлана башлаган бер мәлдә башкалабыз Уфада мәгариф өлкәсенә кагылышлы зур тантана уза. Берничә айга сузылган сынауга йомгак ясалып, иң яхшы педагогларны ачыклауга юнәлтегән бәйге нәтиҗәләре игълан ителә.

Укытучы хезмәте укучыларында матур җимеш бирсә, аннан да зур бәхет юк!
Укытучы хезмәте укучыларында матур җимеш бирсә, аннан да зур бәхет юк!

«Торатау» Конгресс-холлында «Башкортстанның ел укытучысы-2022» 32нче республика конкурсы җиңүчеләре тәбрикләнде. Әлеге чара «Татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы» һәм «Иң яшь ел укытучысы» бәйгеләрен дә үз эченә алды. Конкурста Октябрьский шәһәре данын 1нче мәктәптән, 2нче һәм 3нче гимназиядән өч педагог яклады. Сынаулар барышында катнашучылар һөнәри эшчәнлектәге нәтиҗәле алымнар һәм методларны күрсәтте. Инновацион белем бирү технологияләрен куллануга аерым игътибар бирелде.

«Иҗади эзләнү һәм карарларның үзенчәлеге» номинациясендә 1нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Тимербаева Ләйсән Римовна һәм 3нче гимназиянең математика укытучысы Балашова Светлана Владимировна җиңү яулады. С. Балашова шулай ук В. Сухомлинский медаленә лаек булды. 2нче гимназиянең математика һәм информатика укытучысы Евтеев Алексей Александрович «Педагогик өмет» төркемендә җиңүче исемен алды.

«Яшь буынның киләчәге,

аларның язмышы укытучы кулында,

аның алтын йөрәгендә»

(бөек рус язучысы Александр Фадеев).

Педагог һөнәрен йөрәк кушуы буенча сайлаган кешеләр мөлаем һәм ихлас булуы белән аерылып тора, балалар турында сөйләгәндә аларның күзләрендә нур балкый. Бүгенге әңгәмәдәшем — «Башкортстанның ел укытучысы-2022» бәйгесендә югары нәтиҗәгә ирешкән мөгаллимә Тимербаева Ләйсән дә нәкъ шундый сыйфатларга ия.

— Ләйсән Римовна, гәзит укучыларын үзегез белән таныштырып үтегезче, кайда туып-үстегез, белем алдыгыз?

— Тумышым белән мин Туймазы районының матур бер җирендә урнашкан Япрык авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач, Бәләбәй педучилищесында укыдым, кулыма диплом алгач, Октябрьский шәһәрендә төпләндем. Читтән торып Уфада педагогика институтында татар теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлеген үзләштердем. Туган ягым белән элемтәне өзгәнем юк. Анда минем әнием тора, бик еш кайтып йөрибез.

— Педагог һөнәре — вакыт, сәламәтлек, гаилә мәшәкатьләре белән исәпләшмәүне һәм зур рухи көч салуны таләп итүче авыр хезмәт. Бу эшне сайлауга сезгә нәрсә этәргеч бирде?

— Безнең гаиләдә укытучыларның тулы бер династиясе күзәтелә: әни, апа, килен һәм мин — бу авыр, әмма шундый кирәкле һәм игелекле хезмәтне сайладык. 10 яшьлек кызым да үскәч, әнием кебек укытучы булам, дип йөри. Мәктәп безнең тормышыбыз, ансыз яшәү мөмкин түгел сыман.

— Хезмәт баскычлары белән танышып үтик.

— Яшь белгеч буларак мин шәһәребезнең 7нче мәктәбендә эшли башладым. Московкада шундый мәктәп бар иде, аны күптәннән яптылар инде. Аннары 16нчы мәктәптә 9 ел балаларга татар теле укыттым. Ул да ябылгач, 1нче мәктәпкә урнаштым һәм бүген дә шунда эшлим.

— Укучыларга белем бирүдә нинди алымнар кулланасыз?

— Бала күп вакытын мәктәптә уздыра. Мәктәпнең төп укыту формасы — дәрес. Дәрес ул укучы өчен – үсеш вакыты, ә  укытучының шәхси һәм һөнәри «көзгесе», иҗади остаханәсе. Анда яңа ачышлар туа, экспериментлар үткәрелә, проблемалар чишелә, хаталар ачыклана, иҗади эзләнүләр алып барыла, уңышлы нәтиҗәләр ясала. Безнең максатыбыз — көндәшлеккә сәләтле, заман таләпләренә ярашлы эш итә белүче, рухи һәм физик яктан камил шәхес тәрбияләү. Моны бары тик яңача фикерли белгән, яңа технологияләр кулланып эшли торган укытучы гына булдыра ала. Шуңа күрә мин гел эзләнүдә, һәр дәресемне укучыларга кызыклы итеп оештырырга, коммуникатив, мәгълүмати, тәнкыйди фикерләү технологияләре кулланырга омтылам. Моннан тыш проектлар төзү һәм яклау, электрон презентацияләр эшләү һәм аларны тәкъдим итү кебек алымнар кертү дә отышлы

— Эш тәҗрибәгезне башкалар белән дә бүлешәсезме?

— Шәһәр күләмендә укытучыларга осталык дәресләре күрсәтү, семинарларда, «түгәрәк өстәлләрдә» чыгыш ясау үземнең эш алымнарымны башкаларга да җиткерү мөмкинлеген тудыра. Мәктәптә 22ел эшләү чорында төрле бәйгеләрдә, чараларда катнашып үзем дә зур тәҗрибә тупладым.

— Татар теле укытучысына нинди сыйфатлар хас булырга тиеш дип уйлыйсыз?

— Ул — милләтне саклаучы, милли үзаң, телгә мәхәббәт тәрбияләүче, иҗади эшләүче укытучы. Бала күңеленә юл табып, шуларны сак кына җиткерә белүче. Ул шаян да, сөйкемле дә, пөхтә дә булырга тиеш. Әлбәттә, һәр мөгаллимгә тырышлык, эш сөючәнлек кебек сыйфатлар хас булуы мотлак. Укытучы — артист та, рәссам да, психолог та, оештыручы да, галим дә. Иң әһәмиятлесе: ул балаларны чын күңелдән яратырга, барысына да тигез карарга тиеш. Укучы күңелен аңлау, игелекле, олы җанлы, белемле, максатчан булу, вакытны бушка уздырмау — мөгаллимнең төп сыйфатлары.

— Гомерегезнең бүгенге этабында булган әһәмиятле вакыйга — «Ел укытучысы» конкурсына тукталыйк. Анда катнашырга кем тәкъдим итте, ничек әзерләндегез, бәйгедән алган тәэсирләрегез нинди? Гомумән, әлеге тәҗрибә сезнең эшчәнлеккә үзгәрешләр керттеме?

— Мәктәп директоры Кондрашова Ирина Николаевна тәкъдиме буенча конкурста үземне сынап карарга булдым. Җитәкче ышаныч белдереп, бәйгегә юллагач, бу ышанычны акларга кирәк иде. Шәһәр этабында уздырган дәресемнән жюри әгъзалары бик канәгать булып калды. Беренче урын алуым республика бәйгесендә берсеннән-берсе талантлы, көчле педагоглар белән көч сынашырга этәргеч бирде. Бәйгенең һәр этабы да бик катлаулы, һәрберсенә җентекләп, бар көчне салып әзерләнергә туры килде. Әлбәттә, бу авыр эшне башкарырга мәктәп хакимияте, коллегаларым, шәһәребезнең тәҗрибәле укытучылары — Шәйхуллина Ильмира Нәҗиповна (18нче мәктәп), Гәрәева Гөлназ Миннебаевна (9нчы мәктәп), Сәхабетдинова Илгизә Шәриповна (11нче татар гимназиясе), Хафизова Светлана Әмирҗановна (3нче гимназия), директор урынбасары Ильмира Раил кызы ярдәм иттеләр. Октябрьский шәһәре мәгариф бүлегенең туган телләр буенча методисты Латыйпова Гүзәл Венеровна да зур ярдәм күрсәтте, мин аңа бик рәхмәтле. Шулай ук бертуган апам, тәҗрибәле педагог Лариса Рим кызы бәйгенең беренче көненнән ахырына кадәр янымда булды. Миңа терәк булган, җаваплы вакытта зур ярдәм күрсәткән коллективыма рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Бәйгегә әзерләнгән вакытта биргән киңәшләре өчен рәхмәтем чиксез.

Әлеге конкурста катнашучы һәр педагог укыткан мәктәбенә зур белем багажы белән кайта. Аны бәйге генә дип әйтмәс идем, укытучылар өчен уй-фикерләрне системалаштыру, аралашу, дуслашу, тәҗрибә уртаклашу мәйданчыгы ул. Бу чара шунысы белән дә отышлы — ул һөнәри яктан үсәргә ярдәм итә.

— Конкурсларда катнашырга теләгән укытучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

— Мондый бәйгеләр үзеңне сынап карарга булыша, шуңа күрә курыкмасыннар, катнашсыннар. Үз казаныңда гына кайнау гына җитми. Конкурста катнашу һөнәри сыйфатларны үстерә, ныгыта, зур тәҗрибә бирә. Һәр укытучының тәҗрибәсеннән күңелеңә ошаганын аерып аласың, үзеңә яраклаштырып, дәресләреңдә кулланасың.

— Укучыларыгызның уңышлары турында да сөйләшеп үтик.

— Һәр укучымның уңыш-казанышы өчен мин чиксез сөенәм. Алар биек үрләр яулаганда тамчы кадәр генә өлеш кертә алсам да горурлык хисе кичерәм. Балаларны үзем укыткан фән белән кызыксындыра алсам, алар кешелекле, әхлаклы, телебезне һәм милли гореф-гадәтләребезне дәвам итәрлек шәхес булып үссәләр, мин үз максатларыма ирештем дип әйтә алам. Муниципаль һәм республика фән олимпиадаларында, М. Җәлил, Г. Тукайның иҗатына багышланган бәйгеләрдә, «Җанлы сүз» Республика конкурсында катнашу һәм уңышларга ирешү — бу юнәлештә берөзлексез эшләүнең уңай нәтиҗәсе булып тора.

— Авыр һәм җаваплы педагог һөнәрен сайлавыгызга үкенмисезме?

— Мин балачактан әнинең эшен күреп үстем. Нәкъ менә ул, миңа үрнәк булып, бу һөнәргә кызыксыну уятты. Әни 40 ел дәвамында укытучы булып эшләде һәм үз хезмәтен бик ярата иде. Эш башлаганмын икән, димәк, нәтиҗәсе булырга тиеш. Әгәр дә укытучы хезмәте укучыларында матур җимеш бирсә, аннан да зур бәхет юк. Бәйгедә катнашып, һөнәрне дөрес сайлаганыма тагын бер кат инандым.

— Гаиләгез белән дә таныштырып үтегезче?

— Тормыш иптәшем Илнур Мөнир улы — һәр башлангычымны аңлап, хуплап торучы ышанычлы кешем. Барлык эшне дә киңәшләшеп, бергәләп эшлибез. Минем өчен бик җаваплы булган конкурс вакытында «таксист» та, матди яктан ярдәм итүче дә булды. Матур итеп бер кыз һәм ул тәрбиялибез. Айнур — 9нчы мәктәптә 1нче сыйныфта укый, Ясмин 4нче сыйныф укучысы. Гаиләм миңа һәрвакыт ышана, ә мин ышанычларын акларга тырышам. Якыннарыма рәхмәтлемен.

— Эштән буш вакытларда нәрсә белән шөгыльләнәсез, берәр хоббиегез бармы?

— Мин пешеренергә яратам, социаль челтәрләрдәге шәхси сәхифәмдә төрле  тәмле рецептлар куеп, сәламәт туклану турында постлар урнаштырам. Кышын балаларым белән тимераякта шуарга йөрибез.

— Киләчәккә планнарыгыз?

— Ирешелгәннәрдә тукталып калырга җыенмыйм, чөнки укытучы – ул һәрвакыт укучылар өчен үрнәк. Балалар калька (кәгазьгә алынган күчермә) кебек. Педагогның ничек үсүен һәм нәрсәгә дә булса омтылуын күзәтеп, укучылар моны үзләштерә. Конкурслар күп, алла боерса, икенче төрле форматтагы бәйгеләрдә үземне сынап карарга телим.

– Җавапларыгыз өчен зур рәхмәт, Ләйсән Римовна! Укытучы һөнәрен сайлау — тынгысызлык, эзләнү, көндәлек тырыш хезмәт юлын сайлау, үз-үзеңә һәм башкаларга искиткеч таләпчән булу дигән сүз ул. Сезгә шушы авыр да, җаваплы да, кирәкле дә эшегездә зур уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхетле имин тормыш теләп калабыз!

Лилия ГАБИТОВА

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в