Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 апрель , 10:01

Тәрбияче булу — ул күңел таләбе!

Тормышыбыз көннән-көн үзгәрә, заманага ияреп укыту-тәрбия эшчәнлегенең дә барлык тармакларына үзгәрешләр керә, моңа бәйле укытучы-тәрбиячеләргә дә яңа таләпләр куела. Бүген педагогларның төп бурычы — һәр яңалыкны күреп өйрәнү, үзләштергән күнекмәләрне балаларга белем һәм тәрбия бирүдә куллану. Яңалыкка балалар да бик тиз тартыла, тәрбиячегә дә яңа алымнар белән эшләү күпкә отышлы.

Тәрбияче булу — ул күңел таләбе!
Тәрбияче булу — ул күңел таләбе!

Шәһәребездә педагогик яктан грамоталы белгеч исеменә лаек булган, заманча технологияләрне нәтиҗәле файдаланып, яшь буынга сыйфатлы белем бирү өстендә даими эшләгән һөнәр ияләре бихисап. Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында үткән «Ел укытучысы —2022» һөнәри конкурсының ябылу тантанасы барышында моңа тагын бер тапкыр инандык. Бу көнне балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда барлык бирем-сынауларны лаеклы һәм югары дәрәҗәдә үтүчеләрне хөрмәтләделәр.

Тантаналы чарада шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов, мәгариф бүлегенең баш инспекторы Энҗе Аслаева, Гомумрусия мәгариф профсоюзының Октябрьский шәһәр оешмасы рәисе Галина Гордеева һәм башка хөрмәтле кунаклар катнашты.

Педагогик осталык марафонында шәһәребезнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләреннән 22 белгеч көч сынашты. Алар чын һөнәр иясе исеме өчен көрәште.

Даими иҗади эзләнү һәм камилләшү нәтиҗәләрен күрсәтә алган педагоглар лауреатлар булды. Менә алар: 14нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Гәрәева Лилия Радиковна; 17нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гадельшина Ирина Мөҗәһитовна; 36нчы балалар бакчасы тәрбиячесе Ганиева Альбина Витальевна; 37нче балалар бакчасы тәрбиячесе Зиннәтуллина Земфира Галимҗановна; 28нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гайсина Марина Наилевна; 29нчы балалар бакчасының музыка җитәкчесе Мурзина Гүзәл Ринатовна; 8нче балалар бакчасы өлкән тәрбиячесе Емелина Светлана Анатольевна.

Мәгариф хезмәткәрләре профсоюзының Октябрьский шәһәр оешмасы тарафыннан гамәлгә куелган «Һөнәри һәм иҗади үсеш» номинациясендә 14нче балалар бакчасы музыка җитәкчесе Гәрәева Лилия Радиковна билгеләнде.

3нче урынны өч тәрбияче бүлеште: Рассказова Марина Анатольевна (д/с №33); Бычкова Светлана Васильевна (д/с №34); Кашапова Илнара Равилевна (д/с № 18).

2нче урында — 5нче балалар бакчасы тәрбиячесе Хәбибуллина Елена Юрьевна; 35нче балалар бакчасы укытучы-дефектологы Даутова Роза Мансуровна.

1нче урынга 27нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе Малышева Алия Равиловна лаек булды.

«Ел укытучысы — 2022» мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары арасында шәһәр һөнәри конкурсының абсолют җиңүчесе дип 20нче балалар бакчасы тәрбиячесе Гарәфиева Айгизә Әхәтовна танылды. Ул шәһәребез данын республика күләмендә яклаячак.

 

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы

 

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в