Барлык яңалыклар
Мәгариф
11 апрель , 10:00

Белем сезнең юлны яктыртачак

Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәтенең «Нурул-Ислам» мәдрәсәсендә «Традицион ислам һәм мөселман мохитендә экстремизм һәм радикализм мәсьәләре» дигән өстәмә белем бирү программасы буенча квалификация күтәрү курслары узды.

Белем сезнең юлны яктыртачак
Белем сезнең юлны яктыртачак

Әлеге курсларны мәдрәсәдә читтән торып укучы 50 студент тыңлады. Русия ислам университеты укытучылары Әкбәров Мөхәммәдзамон хәзрәт, Кинзябаев Әбделкәрим хәзрәт һәм Хуссейн Лилия ханым аңлаешлы рәвештә традицион ислам һәм радикаль агымнар арасындагы аермаларны аңлатты. Курсның актуаль темасы хәзерге вакытта аеруча көнүзәк, илдә һәм аннан читтәге вакыйгалар моңа дәлил булып тора. Укулар тәмамлангач, тыңлаучыларга таныклыклар тапшырылды. Үзләштерелгән белемнәр булачак имамнарга һәм аларның ярдәмчеләренә традицион ислам дине буенча мәхәллә кешеләренә вәгазьләр укырга мөмкинлек бирәчәк.

Шулай ук тыңлаучылар алдында Туймазы районы Воздвиженка авылы гыйбадәтханәсе башлыгы Сергей Попонин чыгыш ясады. Ул традицион конфессияләр вәкилләренең яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү юнәлешендәге эше турында сөйләде. Уку елы дәвамында Мәүлемҗан хәзрәт, Сергей атакай һәм шәһәрнең башка руханилары мәктәп һәм көллият укучылары белән әхлакый мәсьәләләр, гаилә кыйммәтләре турында даими очрашулар һәм әңгәмәләр үткәрә. Фәһемле чаралар вакытында нинди дә булса дингә өстенлек бирелми, киресенчә, рухи һәм мәдәни берләшүгә өндәү бара. Дин әһелләре шул рәвешле тәү карашка гади, әмма бик мөһим фикерне җиткерергә тели: ватанпәрвәрлек, толерантлык, гаиләгә, Ватанга мәхәббәт булган җирдә экстремизм һәм радикализмга урын юк!

«Нурул-Ислам» мәдрәсәсенең матбугат хезмәте.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в