Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 гыйнвар , 11:47

«Укытучының горурлыгы — укучыларында»

«Ел укытучысы — 2022» шәһәр конкурсы җиңүчесе, 12нче мәктәпнең информатика укытучысы Ландыш Леванова шундый фикердә.  

«Укытучының горурлыгы — укучыларында»
«Укытучының горурлыгы — укучыларында»

Ландыш Вахитовна укучыларының уңышлары белән горурланып кына калмыйча, үзе дә һәрчак камилләшүгә омтыла. Ул белемен даими үстерә, конкурсларда катнаша, югары казанышларга ирешә. Иң игелекле, абруйлы һөнәрләрнең берсенә ия булган шәһәрдәш белән мәгълүмати технологияләр заманында информатика фәнен укыту, әлеге предметның әһәмияте, БДИга әзерләнү үзенчәлекләре һәм башкалар турында әңгәмә кордык.

— Ландыш Вахитовна, традицион сораудан башлыйк, ни өчен сез педагог һөнәрен сайладыгыз?

— Беренче мөгаллимә — Ганиева Эльмира Рифгатовна минем өчен чын укытучы үрнәге булды. Аның мөлаем карашы, ягымлы тавышы, һәр укучыга игътибарлы мөнәсәбәтле булуы бүгенгәчә хәтеремдә саклана. Кызыклы дәресләр, бергәләп саф һавада йөрүләр, экскурсияләр, бәйрәмнәр — боларның берсен дә онытасым юк. Шуңа күрә балачактан ук үземне үскәч педагог булачакмын һәм беренче укытучыма охшаячакмын дип уйлый идем.

Мәктәпне алтын медаль белән тәмамлап, документларны Башкорт дәүләт педагогия университетының филология факультетына рус теле һәм әдәбияты укытучысы белгечлегенә тапшырдым. Әмма тормыш кайчагында безнең планнарга үз төзәтмәләрен кертә. Минем белән дә шундыйрак хәл булды, нәтиҗәдә Уфа дәүләт экономика һәм сервис академиясенең икътисад факультеты студенты булдым. Тик 5 ел уку дәверендә үземнең дөрес юнәлештә булмавымны аңладым. Икътисадчы дипломына ия булгач, 2 ай буена уйланулардан соң бу юлы инде кулдан ычкындырырга хакым булмаган икенче мөмкинлек туды һәм мин 2009 елның 3 сентябрендә информатика укытучысы булдым. Укытучылыкның күңелемә туры килгән һөнәр булуын, ә информатиканың киң кулланылучы комплекслы фәнни дисциплина икәнлеген төшенгәч, 2016 елда читтән торып БДПУда «Информатика, мәгълүмати технологияләр һәм санау техникасы» юнәлеше буенча магистратура тәмамладым. Минем фикеремчә, педагог максатчан, талантлы булырга, һәрвакытта да белем-күнекмәләрне камилләштерү өстендә эшләргә тиеш. Шушы максаттан БДПУга өстәмә белем бирү факультетына укырга кердем һәм, ниһаять, 2018 елда мәктәп чорындагы хыялым тормышка ашты — берьюлы ике яңа квалификация дипломы алдым: рус теле һәм әдәбияты укытучысы, инглиз теле укытучысы. Әмма моның белән генә чикләнмичә, шул ук елны «Педагогик фәннәр» юнәлеше буенча БДПУ аспирантурасына укырга кердем.

— «Информатиканы өйрәнү өчен логика кирәк», дигән сүзләр белән килешәсезме?

— Әлбәттә, әлеге фәнне төшенү өчен тәү чиратта фикерли белү кирәк. Әгәр дә биремнәрне чишүдә читенлекләр туа икән, логиканы үстерергә булышучы сайтларга мөрәҗәгать итәргә була. Гомумән, гадидән катлаулыга таба фикер йөртү кулай: әгәр мәсьәлә авыр кебек тоелса, димәк, җиңелрәгенә күчү һәм аңа соңрак кайту зарур.

— Бу фәнне белү нигә кирәк, ул гуманитарийларга авыр биреләме?

— Мәктәптә укыганда яшьтәшләремнең күбесенә информатика сәер фән булып тоела иде. Алар логик биремнәрне чишү, санау системаларында эшләү, программалаштыруга өйрәнүнең ни өчен кирәклеген аңламый иде.

Бүгенге көндә исә информатика нигезләрен белү гадәти күренешкә әйләнде. Яңа буынга көн саен диярлек компьютерлар һәм роботлар белән эшләргә туры килә, шуңа күрә аларның эш алымнарын аңлау һәм алар белән идарә итә белү мөһим. Информатиканы, математикадан аермалы буларак, гуманитарийлар да үзләштерә ала. Моның өчен санау системасына төшенү һәм бераз күнегүләр эшләү зарур. Укучылар башлангыч сыйныфлардан ук диярлек таныш булган Рим саннарының да санау системаларының берсе булуын белгәч бик гаҗәпләнә.

— Шәхсән үзегез информатиканың кайсы бүлеген аеруча үз итәсез?

— «Логика нигезләре» һәм «Программалаштыру».

— Ә хәзер предмет буенча иң катлаулы өч теманы атагыз.

— «Алгоритмлаштыру һәм программалаштыру», «Логика алгебрасы», «Санау системалары».

— Фәнне авыр үзләштергән укучыларга ничек булышасыз?

— Балаларга информатиканың никадәр кызыклы һәм файдалы булуын күрсәтергә тырышам. Чөнки теориядән тыш анда гамәли тәҗрибәләр дә бар. Гади генә алгоритмнар да көндәлек тормышта кулланылучы гамәлләрне үзләштерергә мөмкинлек бирә (мәсәлән, «акыллы йорт» системасын көйләү). Шулай ук укучыларымны беркайчан да төшенкелеккә бирелмәскә өндим. Иң мөһиме — хезмәт һәм тырышлык. Шул вакытта барысы да уңышлы булачак!

— Информатика нинди һөнәрләр өчен файдалы?

— Хәзерге заманда кирәкле булган һөнәрләрнең күбесе әлеге фәнгә бәйле. Мәгълүмати технологияләрне куллану IT-өлкә белән генә чикләнми. Мондый белгечләргә төрле өлкәләрдә ихтыяҗ бар: банклар, сәүдә оешмалары, фән һәм мәгариф системасы, дәүләт идарәлеге.

— Заман укытучысы эшендә югары технологияләрнең роле нидән гыйбарәт?

— Бүгенге мәгариф системасы төрле инновацион технологияләрне куллануны күздә тота. Бу юнәлешне үстерү мәгълүматны ярымавтомат яки автомат рәвештә үзләштерү, алынган нәтиҗәләрнең дөреслеген тикшерү, башлангыч һәм агымдагы әзерлекне бәяләү һ. б. белән бәйле методологик идеяләрне тормышка ашыручы программа чараларын һәм кушымталарны эшләүне стимуллаштыра.

Билгеле, югары технологияләр укытучыларны, дәреслекләрне яки сыйныфларны алмаштырмый, алар бары укыту гамәлләрен игътибар үзәгенә куярга ярдәм итә, бөтен мәгариф системасын үстерү өчен яңа мөмкинлекләр тудыра. Мәгариф өлкәсенең көнүзәк бурычы — заманча технологияләрне укучыларда белем алуга карата кызыксыну уяту өчен куллану. Югары технологияләр традицион булмаган мәгълүмат чыганакларын үзләштерергә булыша, мөстәкыйль эшнең нәтиҗәлелеген арттыра, иҗат итү, төрле һөнәри күнекмәләрне үстерү өчен мөмкинлекләр бирә. Педагог алар ярдәмендә дидактик максатларга ирешү өчен укыту гамәлләренең аерым төрләрен дә, шулай ук аларның тулы җыелмасын да куллана, ягъни белем бирүнең яңа формаларын һәм ысулларын гамәлгә ашыра. Шул рәвешле, укучының шәхесен үстерү, гомуми эшчәнлекне иҗади күзлектән оештыру, укыту программаларының иң кулаен сайлау өчен өстәмә мөмкинлекләр ачыла.

— Шәһәребез мәктәпләрендә дәресләрдә геймификацияләү кулланыламы?

— Әйе, әлбәттә. Геймификацияләү (ягъни укытуга уен элементларын кертү) балаларга белем-күнекмәләрне яхшырак үзләштерергә этәргеч бирүче ысул буларак күзаллана. Ул яшь буынны уку-укыту гамәлләрендә актив катнашуга җәлеп итә. Әйткәндәй, укучыларым арасында бүген популяр булган робототехника юнәлешендә шөгыльләнүчеләр дә бар.

— БДИ турында да сөйләшеп алыйк. Укучылар өчен лайфхакларыгыз бармы, сынауга әзерләнүгә күпме вакыт кирәк?

— Информатика буенча имтиханга бер ел эчендә ныклап әзерләнергә мөмкин, әмма моның өчен укулар башланган чорга — сентябрь аена укучының яхшы базасы һәм программалаштыру күнекмәләре булырга тиеш. Әгәр әзерлек юк икән, моны алдан хәстәрләү зарур. 11нче сыйныфта имтихан биремнәренең төрләрен үзләштерүгә игътибар бирергә, ә теорияне моңа кадәр өйрәнергә кирәк. Мәктәптә уку белән берлектә атнасына ким дигәндә дүрт академик сәгать өстәмә дәресләр алу югары нәтиҗәгә ирешергә булышачак.

— Информатика буенча шпаргалкалар язалармы?

— Язалардыр, дип уйлыйм… әмма шпаргалканы имтиханга алып керергә маташмаска, аны сынауларга әзерләнгәндә мәгълүматны тизрәк үзләштерү өчен генә кулланырга киңәш итәр идем.

— Укучыларга һәм булачак абитуриентларга теләкләрегез?

— Тырышып белем үрләрен яуларга, һәрчак алга омтылырга, максатларга ирешергә һәм беркайчан да чигенмәскә. Хыялдагы һөнәрне үзләштерергә ярдәм итәчәк дөрес юлны сайларга.

— «Ел укытучысы» конкурсы турында сөйләгез әле.

— Һөнәри осталык бәйгесендә катнашу минем өчен беренче чиратта үз-үземне җиңү, тормышта яңа этапны башлау буларак күзалланды. Өметләрем акланды: конкурс ярдәмендә үзем өчен күп яңалыклар ачтым — иҗади күңелле, үз һөнәрен ихластан яраткан педагоглар белән таныштым, балаларда укуга теләк уятырга сәләтле яңа алымнар һәм ысулларны үзләштердем.

Минемчә, «Ел укытучысы» бәйгесе ниндидер яңалык уйлап табуга, иҗат итүгә һәм һөнәри үсешкә этәргеч бирә. Анда катнашу һәм җиңүем дөрес юлда булуымны исбатлады. Мондый тәҗрибә хезмәттә тагы да камилләшү һәм әлбәттә, яңа биеклекләргә ирешү өчен этәргеч булып тора.

— Укучыларыгызның нинди уңышлары белән горурланасыз?

— Бу уңайдан хәтергә Дмитрий Иванович Менделеевның сүзләре килә: «Укытучының горурлыгы — укучыларында, үзе чәчкән орлыкларның үсешендә». Педагогның төп миссиясе — балада кызыксыну уяту һәм үсешкә этәрү, дип уйлыйм. 10 ел элек мәктәпне тәмамлаган элеккеге укучыларның урамда укытучыларын очраткач, ихлас сөенеп, тормыш яңалыкларын уртаклашуы зур мәртәбә ул. Укытучының казанышы тәү чиратта укучыларының уңышларында чагылыш таба. Ул төрлечә булырга мөмкин: катлаулы бирем буенча кечкенә җиңүдән башлап, имтиханнарда югары нәтиҗәләргә ирешү, югары уку йортына керүгә кадәр.

— Эштән буш вакытта нәрсә белән шөгыльләнергә яратасыз?

— Минем мавыгуларым күп. Алар башлыча кул эшләре һәм китаплар белән бәйле. Тегәргә, чигәргә, бәйләргә һәм укырга бик яратам. Шулай ук төрле илләр буйлап сәяхәт итәм, акыл уеннарында катнашам.

— Киләчәккә планнарыгыз?

— Беренчедән, «Ел укытучысы» республика конкурсында катнашу, анда мин Октябрьский шәһәре данын яклаячакмын. Икенчедән, бу уку елында М. Акмулла исемендәге БДПУ аспирантурасын тәмамлап, «Укытучы-тикшеренүче» дипломына ия булырга, киләчәктә кандидатлык диссертациясен якларга һәм педагогия фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсен алырга ниятлим. Бу максатларга ирешү өчен, әлбәттә, күп тырышлык таләп ителәчәк.

— Ландыш Вахитовна, әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, сезгә алдагы көннәрдә дә зур уңышлар, барлык хыялларыгызның тормышка ашуын телибез!

Лилия ГАБИТОВА.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в