Барлык яңалыклар
Мәгариф
27 октябрь 2021, 12:42

Заманча китапханә уку сыйфатын үстерергә булыша

17нче мәктәп укучылары республика проекты кысаларындагы инициативалы бюджетлау проектында катнаштылар.

Заманча китапханә уку сыйфатын үстерергә булыша
Заманча китапханә уку сыйфатын үстерергә булыша

Балалар иҗади төркемнәргә бүленеп, макетлар тәкъдим итте, аларны эшләде һәм рәсмиләштерде. Актлар залында укучылар игътибарына заманча музыка классы, «Осталар шәһәре» (технология дәресе өчен җиһазлар), «Курчак театры», «Заманча мәктәп китапханәсе», «Релаксация бүлмәсе», «Тигезлек» исемле юнәлешләрдәге плакатлар күрсәтелде һәм сайлау юлы белән кайсы эшнең җиңәчәген билгеләү тәкъдим ителде.          

Мәктәп рекреациясендә урналар куелган иде, анда укучылар сайлаган объект күрсәтелгән бюллетеньнәрне салды. Нәтиҗәләр буенча, конкурс-тавыш бирүдә «Заманча мәктәп китапханәсе» проекты җиңде. Бу шатландыра, чөнки китапханәне заманча мәгълүмат үзәгенә әверелдерү балаларга, укытучыларга хезмәт күрсәтү дәрәҗәсен һәм уку сыйфатын үстерәчәк, мәгълүмати мәдәниятне формалаштырырга, гомуми белем дәрәҗәсен күтәрергә мөмкинлек бирәчәк. Иң мөһиме — балалар моны үзләре дә яхшы аңлый. Алда — республика күләмендә конкурс сайлавын үтү, җиңүгә ирешкән очракта 17нче мәктәптә яңа китапханә барлыкка киләчәк.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в