Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 октябрь 2021, 14:04

Стипендиат булу җиңелме?

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2021/2022 уку елында аеруча сәләтле укучыларга стипендияләр билгеләү турындагы Указны раслады.

Стипендиат булу җиңелме?
Стипендиат булу җиңелме?

Стипендиягә лаек булучылар арасында шәһәребез вәкилләре дә бар. Бу — 3нче гимназия укучысы Лиманов Тимофей, 9нчы мәктәпнең чыгарылыш сыйныф укучысы Гайсина Айсылу һәм Октябрьский нефть колледжы студентлары — Полина Худова һәм Вильдан Садриев.

Республика Башлыгы стипендиаты булу җиңел микән? Әлеге сорауга җавапны табу өчен сәләтле яшьләргә сүз бирик. Худова Полина нефть көллиятенең 4нче курсында укый.

— Мин тумышым белән республикабыз башкаласы — Уфа шәһәреннән, — ди Полина. — Колледжда «Табигый комплекслардан рациональ файдалану» белгечлеге буенча белем алам. Ул экология мәсьәләләренә бәйле. Әйткәндәй, әлеге юнәлешне мәктәптә укыган чорда ук сайладым. Мин үземнең нәрсәгә омтылуымны һәм аңа ирешү өчен ниләр эшләргә кирәклеген яхшы аңлый идем. Колледжда студентларга сыйфатлы белем бирелә. Әмма бу белем-күнекмәләрнең кайсы тарафларга юнәлтеләчәге аларның үзләренә генә бәйле.

Безнең көллияттә тормыш бик бай һәм кызыклы үтә. Шәхсән үзем һөнәри дисциплиналарны җентекле өйрәнүгә, төбәк һәм халыкара олимпиадаларда катнашуга өстенлек бирәм. Берәүләрдә катлаулы уку гамәлләре күп көч-куәтне алса, миндә алар киресенчә яңа казанышларга этәргеч һәм нигезләмә бирә.

Күпләргә Башкортстан Башлыгы стипендиаты булыр өчен ниндидер гайре табигый сәләтләргә ия булу кирәк кебек тоелырга мөмкин. Чынлыкта бу алай түгел, моның өчен тәү чиратта киләчәк һөнәреңә кызыксыну һәм мәхәббәт белән карарга кирәк.

Форсаттан файдаланып, көллият укытучыларына рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Алар белем хәзинәсе һәм студентларны рухландыручы остазлар да. Гомумән, уку йортыбызда уңышлы башлангычлар һәм хыялларны гамәлгә ашыру өчен уңайлы шартлар тудырылган. Көллият миңа шуның белән ошый да. Киләчәктә үземне экология өлкәсендә югары дәрәҗәле белгеч итеп күрәм.

Укудан тыш, төп мавыгуым — ул рухи яктан камилләшү. Моның өчен китаплар укыйм, медитация эшлим, рухи практика үтәм. Бу илһамны югалтмаска, көч-куәтне арттырырга булыша.

Башка студентларга әйтер теләгем шул: уку һәм ял арасында тәңгәллекне саклагыз, үзегез сайлаган һөнәргә кызыксынуны югалтмаска тырышыгыз. Шул вакытта барысы да уңышлы булачак!

Чираттагы әңгәмәдәшем — 3нче курс студенты Садриев Вильдан:

— Мин Башкортстанның Бакалы районыннан, бүгенге көндә «Геология һәм нефть-газ чыганакларын разведкалау» белгечлеген үзләштерәм.

Мәктәпнең 9нчы сыйныфын тәмамлаганнан соң миңа Ульяновск авиация институты һәм Октябрьский нефть көллияте арасыннан берсен сайларга туры килде. Икенче вариантка тукталдым, чөнки минем карашка монда үсеш өчен перспективалар күбрәк. 1нче курста укыганда математика буенча олимпиадада катнаштым, 2нче курстан геология буенча олимпиадаларда катнаша башладым һәм республика дәрәҗәсенә җиттем, анда бүләкле урын алдым. Мондый уңышларга мин үз өстемдә даими эшләү һәм, әлбәттә, геология укытучысы Галимова Гөлшат Мөсәвир кызы биргән белемнәр ярдәмендә ирештем. Шулай ук мине җаваплы, максатчан, ачык зиһенле кеше итеп тәрбияләгән әти-әниләремә рәхмәтемне җиткерәм. Миңа көллиятә уку бик ошый, биредә чын һөнәр ияләре — таләпчән дә, игелекле дә укытучылар эшли, студентлар өчен уңайлы һәм грамоталы укыту программасы гамәлдә. Киләчәктә мин, әлбәттә, үзем сайлаган белгечлек буенча эшләячәкмен. Укудан тыш спорт белән шөгыльләнәм, кич белән йөгерергә чыгам. Октябрьский нефть көллияте студентларына укуда гына түгел, тормышта да шундый ук уңышларга ирешүләрен телим.

... Яшь шәһәрдәшләргә барлык игелекле уй-ниятләре гамәлгә ашуын, киләчәктә дә уңыш-казанышларга тулы тормыш белән яшәүләрен, бүгенгедәй оптимистик рухлы һәм максатчан булып калуларын телибез!

Лилия ГАБИТОВА.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас в