Бердәм дәүләт имтиханнары алдыннан хакимияттә шәһәр башлыгы Алексей Шмелев бөтенрусия һәм төбәк олимпиадаларында җиңүче 11 сыйныф укучылары белән очрашты. Ул ирекле сөйләшү рәвешендә узды.
22нче мәктәптән — 3, 2нче гимназиядән 2 укучы, калганнары 8нче, 3нче, 10нчы, 11нче, 13нче, 17нче мәктәпләрдән берәр укучы иде. Аларның 4се медицина юнәлешендәге уку йортын, 1се халыкара мөнәсәбәтләр, 2се инженер, калганнары гуманитария буенча уку йортын сайлаган. Яхшы, табибларга бездә һәрвакыт ихтыяҗ зур.
Очрашуны Алексей Шмелев үзе алып барды.
«Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров кушуы буенча, без атна саен уздырылучы «Мәгариф сәгатендә» сезнең белән очрашып, арытаба укырга керәсе югары уку йортлары арасында Башкортстан вузлары да булсын иде, дигән теләк-үтенечне җиткерергә тиеш, — дип башлады чыгышын Алексей Николаевич. — Октябрьский иң матур һәм яшел шәһәрләрнең берсе. Русиядә халкы 100 меңнән арткан безнеке кебек 150 шәһәр бар. Югары уку йортын сайлаганда, Сез үзегезгә киләчәктә яшиячәк җирне сайлыйсыз. Безнең шәһәр бик зур икътисадый һәм мәдәни куәткә ия, сезнең кебек яшь кадрлар безгә һәрчак кирәк булачак. Үз туган җиреңә әйләнеп кайтуның иң әһәмиятле сәбәбе — монда сезнең әти-әниегез яши. Алар кайчан да булса картаячак һәм шул чакта аларга сезнең ярдәм кирәк булачак. Мин үзем дә Казанда көндезге бүлектә укыдым, 26 яшемдә вуз тәмамладым һәм туган ягыма, әти-әнием янына кайттым. Кайда тудың, син шунда кирәк, дигән мәкаль бар. Бу чынлап та шулай.
Сезнең Русия күләмендә яуланган җиңүләрегез аркасында безнең Октябрьский турында белделәр-ишетттеләр, шәһәрне данлавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Киләчәктә дә үзегез белән бергә үсәчәк шәһәребезгә яшь һәм белемле кадрлар кирәк булачак, һөнәр алып кайтуыгызны көтәбез! Онытмагыз безне!»
Киелгән битлектән егет-кызларның күзләре генә күренә, алар бик моңсу һәм уйчан иде. Әллә бүгенге вәзгыятькә бәйле, әллә алдагы имтиханнарны уйлап. Берсенең дә уй-фикерләре белән уртаклашасы килмәде. Аңлыйм, пандемия чорында Сез тантаналы кичәләрдә катнашудан, башка күңелле мизгелләрдән мәхрүм булдыгыз. Нишлисең, бүгенге көн таләбе әлегә шундый, без моңа барыбыз да буйсынабыз.
Ә сез чынлап та күпьеллык тырышып укуыгыз белән шәһәребез данын еракларга җиткергән егетләр һәм кызлар. Сезнең кебекләрнең елдан ел арта баруы сөендерә. Сез хаклы рәвештә горурланырлык яшьләребез безнең. Болар барысы да — укучыларның, педагогларның, ата-аналарның уртак эш нәтиҗәсе. Кайда гына керсәгез дә, уңышлы булсын!
Шушы мәл Гүзәл Уразова башкаруындагы «Онытмагыз безне!» җыры килеп керде күңелгә: «Кошлар сыман аерылып китеп, онытмагыз туган якларны һәм үстергән ата-ананы, еллар үзып китәр, балалар, сукмакларга явар ак карлар, салкынаеп китәр аралар, Онытмагыз безне...»