Туган як
+17 °С
Дождь
МАКС
Мәгариф
29 Мая 2020, 12:04

Өметләр чынга ашсын!

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән уку елы тәмамлану белән котлыйм!Илебезнең һәр гражданины үз вакытында мәктәпне тәмамлау, һөнәр сайлау, өлкәннәр тормышына керү кебек мөһим баскычларны уза. «Соңгы кыңгырау» чыгарылыш класс укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучыларының йөрәкләрендә тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм әһәмиятле мизгелләрнең берсе булып кала. Мәктәп бусагасы артында сезне уңышлар һәм хаталар, очышлар һәм каршылыклар, шатлык һәм борчулар, шулай ук яхшылык, мәхәббәт, иљади хезмәт белән тулы яңа дөнья көтә. Нинди генә юлны сайласагыз да, тик игелекле юлдан гына баруыгызны телибез.Быел 427 унберенче һәм 1014 тугызынчы сыйныф укучысы шәһәр мәктәпләрен тәмамлый. Кадерле балалар, биш-ун елдан соң сезгә туган ягыгызның һәм илебезнең киләчәге өчен кайгырту һәм љаваплылыкны үз өстегезгә алырга туры киләчәк. Чын күңелдән тормышыгызны туган Октябрьский белән бәйләвегезне телибез.«Соңгы кыңгырау»ны гадәти булмаган дистанцион форматта тантаналы линейка һәм «Язгы бал»сыз гына каршыласагыз да, ул күңелегездә тик якты, матур тәэссоратлар һәм хис-кичерешләр генә калдырыр дип ышанам.Шулай ук яшь октябрьскийлыларны мәктәпкәчә учреждениеләрне тәмамлау белән котлыйсым килә. Дәресләр әзерләгәндә мәшәкатьләр тумасын, бишлеләр генә алып кайтыгыз һәм һәрвакыт әти-әниләрегезне сөендерегез!Укытучыларга, тәрбиячеләргә — яраткан эшегезгә тугры булганыгыз, армый-талмый иљади эзләнүләрегез, игелеклелегегез, күңел байлыгыгыз өчен, ата-аналарга көндәлек мәшәкатьләре, теләктәшлек һәм ярдәм итүләре, яшь буынны лаеклы тәрбияләүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.Шатлык һәм горурлык өчен сәбәпләр күбрәк булсын, бәхет, иминлек, яңа љиңүләр телим. Хәерле сәгатьтә!А. ШМЕЛЕВ, шәһәр хакимияте башлыгы Коллажда узган елгы «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән күренешләр

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм ата-аналар! Сезне чын күңелдән уку елы тәмамлану белән котлыйм!
Илебезнең һәр гражданины үз вакытында мәктәпне тәмамлау, һөнәр сайлау, өлкәннәр тормышына керү кебек мөһим баскычларны уза. «Соңгы кыңгырау» чыгарылыш класс укучылары, аларның ата-аналары һәм укытучыларының йөрәкләрендә тормыштагы иң дулкынландыргыч һәм әһәмиятле мизгелләрнең берсе булып кала. Мәктәп бусагасы артында сезне уңышлар һәм хаталар, очышлар һәм каршылыклар, шатлык һәм борчулар, шулай ук яхшылык, мәхәббәт, иљади хезмәт белән тулы яңа дөнья көтә. Нинди генә юлны сайласагыз да, тик игелекле юлдан гына баруыгызны телибез.
Быел 427 унберенче һәм 1014 тугызынчы сыйныф укучысы шәһәр мәктәпләрен тәмамлый. Кадерле балалар, биш-ун елдан соң сезгә туган ягыгызның һәм илебезнең киләчәге өчен кайгырту һәм љаваплылыкны үз өстегезгә алырга туры киләчәк. Чын күңелдән тормышыгызны туган Октябрьский белән бәйләвегезне телибез.
«Соңгы кыңгырау»ны гадәти булмаган дистанцион форматта тантаналы линейка һәм «Язгы бал»сыз гына каршыласагыз да, ул күңелегездә тик якты, матур тәэссоратлар һәм хис-кичерешләр генә калдырыр дип ышанам.
Шулай ук яшь октябрьскийлыларны мәктәпкәчә учреждениеләрне тәмамлау белән котлыйсым килә. Дәресләр әзерләгәндә мәшәкатьләр тумасын, бишлеләр генә алып кайтыгыз һәм һәрвакыт әти-әниләрегезне сөендерегез!
Укытучыларга, тәрбиячеләргә — яраткан эшегезгә тугры булганыгыз, армый-талмый иљади эзләнүләрегез, игелеклелегегез, күңел байлыгыгыз өчен, ата-аналарга көндәлек мәшәкатьләре, теләктәшлек һәм ярдәм итүләре, яшь буынны лаеклы тәрбияләүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм.
Шатлык һәм горурлык өчен сәбәпләр күбрәк булсын, бәхет, иминлек, яңа љиңүләр телим. Хәерле сәгатьтә!

А. ШМЕЛЕВ, шәһәр хакимияте башлыгы

Коллажда узган елгы «Соңгы кыңгырау» бәйрәменнән күренешләр

Читайте нас