Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 март 2020, 17:36

Чын укытучылар шундый була!

Педагогларның дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан оештырылучы «Ел укытучысы» шәһәр бәйгесендә бу юлы да иң-иңнәрне билгеләделәр.

Педагогларның дәрәҗәсен күтәрү, һөнәри осталыгын ачыклау максатыннан оештырылучы «Ел укытучысы» шәһәр бәйгесендә бу юлы да иң-иңнәрне билгеләделәр.
Укытучы! Кеше бу дөньяда нинди генә биеклекләргә ирешсә дә, уңышлары башында укытучысы тора. Педагог — җәмгыятьтә зур ихтирамга лаек кеше. Ул балаларны мәгърифәт дөньясына алып керүче дә, зур тормыш юлына чыгаручы да. Бөек педагог Ян Амос Каменский да бит: «Бу дөньяда укытучы хезмәтеннән дә өстен нәрсә юк», дигән. Шәһәребезнең мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр бу гыйбарәне даими дәлилләп тора. Шушы араларда үткән «Ел укытучысы-2020» бәйгесе — моның чираттагы үрнәге.
Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда иң яхшы укытучы исеменә лаек булган шәһәрдәшләрне бүләкләү тантанасы оештырылды. «Ел укытучысы-2020» бәйгесе кысаларында шулай ук «Башкорт теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» конкурслары үткәрелгән иде. Тантана барышында бу юнәлештә җиңүчеләр дә билгеләнде.
Бәйгедә катнашучыларны хакимият башлыгы Алексей Шмелев сәламләде.
— «Ел укытучысы» бәйгесе 1999 елдан бирле үткәрелә. Ул сәләтләрне ачарга, аларны тагы да арттырырга, яңа тәҗрибә алырга, укучылар белән яңа белем күнекмәләрне бүлешергә мөмкинлек бирә, — дип билгеләде Алексей Николаевич.
Шәһәрнең иң яхшы укытучысы исеме өчен 12 педагог көч сынашты. Конкурс берничә өлештән торды: интернет-чыганаклар белән эшләү, эссе иҗат итү, ачык дәресләр үткәрү, мәгариф проекты, лекция һәм белем бирү сәясәте буенча түгәрәк өстәл.
Бәйгечеләрнең һәрберсе үзен чын мөгаллим итеп күрсәтү өчен зур тырышлык салды. Педагоглар балаларны укыту-тәрбияләү эшендә һөнәри белемнән тыш иҗади осталыкны да куллануын дәллиләде. Жюри әгъзаларына алар арасыннан иң яхшыларны сайлап алуы җиңел булмагандыр. Шулай да, һәр бәйгенең җиңүчесе булырга тиеш. Быел бу мәртәбәле исемгә кем лаек булды соң?
«Ел укытучысы-2020» бәйгесе җиңүчесе булып 2нче гимназиянең физкультура укытучысы Владислав Коптилин танылды, ул төп бүләк — «Зирәклек канаты» сыны һәм акчалата премия белән бүләкләнде. Күпчелек шәһәрдәшләр Владислав Анатольевичны мөгаллим буларак кына түгел, ә «Хезмәткә һәм яклауга әзер» (ГТО) шәһәр үзәгенең җитәкчесе һәм илһамчысы итеп тә белә.
II урын өчен Мактау грамотасы һәм бүләк 11нче татар гимназиясенең физика һәм математика укытучысы Вероника Владимировна Глуховага тапшырылды. Конкурста III урынны 4нче башкорт гимназиясенең урыс теле һәм әдәбияты укытучысы Оксана Роберт кызы Мусина алды. 15нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Светлана Олеговна Иванова «Педагогик дебют» төркемендә җиңү яулады. 12нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйсән Җәүдәт кызы Имаметдинова «Башкорт теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы» исеменә лаек булды.
Махсус төркемнәрдә җиңүчеләр:
«Педагогик өмет» — 1нче мәктәпнең химия укытучысы Диана Шәфыйгуллина;
«Югары осталык, яңа тәкъдим һәм технологияләрне уңышлы куллану өчен» — 18нче мәктәпнең математика һәм информатика укытучысы Татьяна Михайлова;
«Иҗаттан — уңышка» — 8нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Эльвира Яковлева;
«Иҗат һәм илһам өчен» — 18нче мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Рәсимә Әхмәтова;
«Милли мәдәният йолаларын саклаган өчен» — 17нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Вәлиева;
«Иң яхшы инновацион дәрес» — 22 нче мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Дилә Мусина,
«Укытучы — рухи мирасны саклаучы» — 20нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Айсылу Кадыйргулова.
Җиңүче һәм бүләкләнүчеләрне чын күңелдән тәбрик итәбез. Балаларга аң-белем бирү эшендә зур уңышлар, иҗади ачышлар телибез!
Фикерләр:
Владислав Коптилин, «Ел укытучысы-2020» бәйгесе җиңүчесе:
— Беренче чиратта көч-куәт биреп торган хезмәттәшләргә, укучыларга, туганнарга, барлык шәһәрдәшләргә рәхмәт белдерәсе килә. Аерым рәхмәт сүзләрен миңа уку йорты данын яклау йөкләмәсен ышанып тапшырган, даими хуплау күрсәткән командабызга җиткерәм. Бердәм эшләгәндә генә югары нәтиҗәгә ирешергә мөмкин. Моңа бүген тагын бер тапкыр инандым.
Оксана Мусина, «Ел укытучысы-2020» бәйгесендә III урынга лаек булучы:
— Санкт-Петербургтагы педагогия көллиятен тәмамладым, бүгенге көндә шул ук шәһәрдә А. Герцен исемендәге педагогик университетта читтән торып югары белем алам. 4нче башкорт гимназиясендә урыс теле һәм әдәбияты укытам. Эшли башлавыма әле ярты ел гына. «Ел укытучысы-2020» бәйгесендә алган белем-тәҗрибә киләчәктә тагы да нәтиҗәлерәк эшләргә этәргеч бирәчәк дип уйлыйм. Сынаулардан иң авыры булып белем бирү сәясәте буенча түгәрәк өстәлдә катнашу тоелды. Андагы сорауларга тәҗрибәгә таянып җавап бирергә кирәк иде. Мондый мәртәбәле бәйгедә беренче тапкыр көч сынадым һәм бүләкле урын алуыма бик бәхетлемен! Рәхмәт 4нче гимназия җитәкчелегенә, хезмәттәшләремә, укучыларга. Сезнең ярдәм-теләктәшлек миңа яхшы нәтиҗәләргә ирешергә булышты. Укытучы эше — балачактан сайлаган һөнәр ул. Аны яратып башкарам, балалар белән эшләве бик ошый.
Ләйсән Имаметдинова, «Башкорт теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты ел укытучысы»:
— Мәгариф өлкәсендә 20 ел хезмәт куям. Хезмәт юлын татар теле укытучысы буларак башладым, соңгы 4 елда башлангыч сыйныфларда да белем бирәм. «Ел укытучысы» конкурсында беренче тапкыр катнашам. Минем өчен кызыклы да, фәһемле дә тәҗрибә булды ул. Аның һәр өлешендә ниндидер яңалык бар. Проект эше сынавы иң катлаулысы булды. Анда интернетта эшләү, яңалыкларны куллану алымнарын күрсәтү, проект уйлап табу бурычы куелды.
Мин бәләкәйдән мөгаллим булырга тели идем, һөнәргә мәхәббәтне татар теле һәм әдәбияты буенча беренче укытучым тәрбияләде. «Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк», диләр. Шуңа күрә һәр кеше туган телен, мәдәниятен белергә, аны сакларга һәм туплаган белемен яшь буынга тапшырырга тиеш.
Читайте нас: