Туган як
-5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
2 март 2020, 19:19

Шигъри җанлы балалар бәйгегә җыелдылар!

13нче мәктәптә шагыйрь, журналист Муса Җәлил истәлегенә багышланган иҗади конкурс оештырылды.

13нче мәктәптә шагыйрь, журналист Муса Җәлил истәлегенә багышланган иҗади конкурс оештырылды.
Шәһәр күләмендә үтүче чарада мәктәп-гимназияләр укучылары катнашты. Шигъри бәйге татар телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү, яшь буынга М.Җәлилнең иҗади мирасын таныту, сөйләм дәрәҗәсен үстерү максатын күзаллады.
Мәгълүм булуынча, Муса Мостафа улының әсәрләре арасында балалар өчен язылганнары шактый. 1-4 сыйныф укучылары «Әтәч», «Карак песи», «Маэмай», «Бакчачы» кебек шигырьләрне ихлас күңел биреп башкарды. Шулай булмыйча, анда тасвирланган вакыйгалар күңелле балачак тормышын чынбарлыгында чагылдыра ич! Ә менә өлкәнрәк сыйныфлар хәрби-патриотик әсәрләрне сайлаган иде. «Моабит дәфтәрләре» – Бөек Ватан сугышы елларындагы татар шигъриятенең иң зур казанышларыннан берсе. М.Җәлил әлеге җыентыкны 1942–1944 елларда Моабит (Берлин) төрмәсендә үлем көткәндә туплаган. Бу әсәрләрдә шигъри каләмнең ныклыгы, тирән милли нигез бар, алар совет халкының батырлыгы турында сөйли. Бәйгедә җыентыкка кергән «Җырларым», «Кызыл ромашка», «Бүреләр» кебек үлемсез шигырьләр яңгырады.
Жюри әгъзалары (мәгариф бүлегенең мәгълүмат-методика кабинеты методисты Г. Латыйпова, 18нче мәктәп укытучысы И. Шәйхуллина, «Ык буйлары» башкорт-татар халык театры режиссеры Н. Кәримова, «Туган як» гәзите корреспонденты Л. Габитова) конкурсантлар эшен берничә юнәлеш буенча бәяләде: сәнгатьле итеп уку һәм башкару осталыгы, сүзләрнең дөрес әйтелеше, шигырьнең эчтәлеге яшь төркеменә туры килүе. Әлбәттә, арада иң югары бәһага лаек чыгышлар да, бераз җитешсезлекләр булганнары да бар иде. Соңгысында татар сөйләмен урысчалатып, бозып әйтү, иҗекләрне «йотып» калу очраклары турында сүз бара. Бу өлкәдә укытучыларга балалар белән өстәмә эшләү мөһим. Бүгенге көндә туган телдә аралашулар сирәгәйде, даими тәҗрибә юк, димәк. Шуңа күрә мәктәптә дә, гаиләдә дә телне өйрәнүгә күбрәк игътибар бүлү зарур.
Уку йортлары нигезендә оештырылучы чаралар бу уңайдан зур ярдәмче булып тора. 13нче мәктәптә үткән шигъри бәйге башлыча уңай тәэссоратлар калдырды. Әти-әниләр, кунаклар тарафыннан оештыру дәрәҗәсе дә, катнашучыларның әзерлеге дә югары бәяләнде. Балаларның күпчелеге татарча аһәңле, грамматик яктан дөрес сөйләшә, әсәрләрне сәнгатьле итеп башкара. 3нче гимназиянең өченче класс укучысы Линар Насрыев мондый бәйгеләрнең даими катнашучысы. Сәләтле малай белән без 2018 елда Габдулла Тукайның туган көненә арналган шигъри бәйгедә танышкан идек. Ул вакытта җиңү яулаган Линар быелгы конкурста да сынатмады, «Ишек төбендә» шигырен сәнгатьле итеп башкарып, икенче урынга һәм «Туган як»ның махсус бүләге — спорт кибете сертификатына лаек булды.
Туган телдәге шигъри конкурста беренче тапкыр көч сынап, яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балаларны да аерым билгеләп үтәсе килә. Шундыйларның берсе — 3нче гимназиянең 1нче сыйныф укучысы Мәликә Губаева. Ул бәйгедә «Беренче дәрес» шигырен яттан сөйләп, җиңүгә иреште. Кечкенә теремек кызның башкару осталыгы, сәнгатьле һәм хаталарсыз сөйләве ихлас соклану уятты. Туган телне ничек шулай яхшы өйрәнгән, кем аңа булышкан икән? Шушы сорау белән Мәликәгә көч-куәт биреп торырга килгән «җанатарлары» — әти-әнисенә мөрәҗәгать итәм. «Без икебез дә кечкенәдән гаиләдә татарча аралашып үскән кешеләр, — ди Диләрә һәм Раил Губаевлар. — Шуңа күрә телгә мәхәббәт Мәликәгә нәселдән үк киләдер. Ә менә ныклап торып кызыксынуы мәктәпкә укырга төшкәч башланды. Әлбәттә, баштагы мәлләрдә сөйләмендә җитешсезлекләр булды, хәтта чит телдәгедәй яңгырый иде. Әмма укытучысы Светлана Әмирҗан кызының тырышлыгы, теләктәшлеге белән сизелерлек уңышларга ирештек. Бүгенге җиңүе Мәликәгә белемен тагы да үстерергә этәргеч бирәчәк дип уйлыйбыз».
Нәни бәйгечедән конкурска ничек әзерләнүе, нигә «Беренче дәрес» шигырен сайлавы турында да сораштым. «Сәнгатьле уку осталыгына укытучым белән өйрәндек, — ди Мәликә. — Шигырьне дә бергәләп сайладык. Аның эчтәлеге миңа бик ошый, чөнки быел үзем дә 1нче сыйныфка бардым».
... Гаиләдә туган телгә мәхәббәт рухында тәрбияләнгән, даими камилләшүгә омтылган яшь шәһәрдәшләргә һәм аларның остазларына киләчәктә тагы да югарырак үрләр, яңа уңышлар юлдаш булуын телисе килә.
Муса Җәлил истәлегенә бәйге җиңүчеләре һәм бүләкләнүчеләр:
1-4 сыйныфлар: М. Губаева (3нче гимназия) — 1нче, Т. Биктимеров (10нчы мәктәп) һәм Л. Насрыев (3нче гимназия) — 2нче, С. Әхмәтҗанова (20нче мәктәп), И. Хәсәнов (9нчы мәктәп) һәм Н. Газимов (13нче мәктәп) — 3нче урын яулады.
5-8 сыйныфлар: А. Җиһангәрәева (2нче гимназия) — җиңүче, А. Манзуллина (3нче гимназия) һәм Ж. Котлыәхмәтова (13нче мәктәп) — 2нче, А. Хәлимов (8нче мәктәп), А. Гобәйдуллина (18нче мәктәп) һәм А. Салихова (1нче мәктәп) 3нче булды.
9-11 сыйныфлар: И. Фәррахов (9нчы мәктәп) — 1нче, Г. Нәҗметдинова (10нчы мәктәп) 2нче урын алды.
Автор фотолары.
Читайте нас: