Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 февраль 2020, 12:51

Фәнгә — мәктәп бусагасыннан

21нче тапкыр оештырылучы фәнни-гамәли конференциядә шәһәрнең мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 160 укучы катнашты.

21нче тапкыр оештырылучы фәнни-гамәли конференциядә шәһәрнең мәктәп һәм өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 160 укучы катнашты.
Яшь тикшеренүчеләрне мәгариф бүлеге җитәкчесе Александр Косаринов сәламләп, фәнни эшләрен уңышлы якларга теләде. Конференциядә төрле юнәлешләрдә 20 секция эшләде. Катнашу хокукына мәктәпләрдә сайлап алу турын үткән иң яхшы эш авторлары ия булды. Алар үз эшләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, экология проблемалары, туган телне саклап калу, шәһәрне һәм көнкүрешне төзекләндерү, робототехника һәм башка темаларны күтәргән.
Укучыларның эшләрен тикшерергә 100гә якын белгеч чакырулы иде. Миңа да «Лингвистика. Татар теле һәм әдәбияты» төркемендәге фәнни хезмәтләргә күзәтү ясау мөмкинлеге бирелде. Мәгариф бүлеге методисты Гүзәл Латыйпова рәислегендәге жюри составына шулай ук 22нче мәктәпнең тәрбияви эш буенча директор урынбасары, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлнара Насыйбуллина, «Милли мәдәниятләр үзәге»нең иҗтимагый-мәдәни берләшмәләр белән эшләү буенча бүлек мөдире Рәшидә Гыйльфанова керде.
Иң беренче булып үз эшен 3нче гимназиядән Карина Шәрәфетдинова яклады. Ул Газинур Морат шигъриятендә фольклор традицияләрен өйрәнүне максат итеп куйган. Яшь тикшеренүче билгеләвенчә, шагыйрьнең иҗатында традицион фольклор образларын, сәбәп-нигезләрен, аерым жанрларга хас үзенчәлекләрен, күчемлелекләрен күрергә мөмкин. Шушы образлар аша бүгенге көнгә, яшәешебезгә кагылышлы көнүзәк мәсьәләләр күтәрелә, кеше күңеленең иң төпкел почмагында яткан тарихи хәтер калкып чыга, дигән нәтиҗәгә килә ул үз эшендә.
8нче мәктәптән Арианна Сәлимова «Халык җырларының бүгенге көннәрдәге язмышы» темасын сайлаган. Шушы тема буенча яшьтәшләре арасында сораштыру да үткәргән ул. Укучыларның Радик Юлъякшин, Филүс Каһиров, Ришат Төхвәтуллин, Раяз Фасыйхов һ. б. яшь артистлар иҗаты аша татар халык җырларын белүләре куанычлы. Әйе, милли моңнарны дәвам итүче, буыннардан-буыннарга тапшыручы талантлы җырчылар булганда халкыбыз җырының киләчәге булуына өмет бар.
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан сугыш еллары хатирәләре, шагыйрь-патриот Х. Мөҗәйнең иҗаты, һ. б. сугышка кагылышлы мәсьәләләр конференциядә яңа күзлектән каралды. Азалия Садыйкова (9нчы мәктәп) «И. Юзеевның «Язылмаган поэма»сында шагыйрь-патриот Хәйретдин Мөҗәй образы»н тикшергән. Поэмада Мөҗәй азатлык, ирек җырчысы булып гәүдәләнеш тапкан. Әдип ирекле тормыш өчен гомерен биргән каһарман шагыйрьнең әйтелмәгән сүзләрен халыкка җиткергән, дип фикерли Азалия. Кызганычка каршы, сыйныфташлары арасында үткәрелгән сораштыруда якташыбыз турында белмәүчеләр дә булуы ачыкланган. Тикшеренүче фикеренчә, шагыйрь-патриотның туган авылына барып, аның һәйкәлен күрү, авылдашларының истәлекләре белән танышу укучылар өчен тәэсирлерәк булачак һәм хәтерләрендә озак сакланачак. Х. Мөҗәйнең тормыш һәм иҗат юлын 18нче мәктәптән Айгөл Гобәйдуллина да җентекле өйрәнгән. Ул хәрби-патриотик музейда, шагыйрьнең туган авылында булып, кызыклы материаллар туплаган.
11нче татар гимназиясе укучысы Гөльяз Хәмидуллинаның тикшеренүе сугыш чоры балаларының язмышына багышланган. Ул шушы теманы М. Мәһдиевның «Без — кырык беренче ел балалары» әсәре, Мулла авылы сугыш чоры балаларының хатирәләре аша ачыклады.
13нче мәктәптән Рәмзилә Мотыйгуллина «Чишмәләр — яшәеш чыганагы» темасын сайлаган. Ул үз эшендә чишмәләрнең атамаларын тасвирлый, чишмә турындагы шигырьләрнең күбесе җырга әйләнүен билгели, (мәсәлән, С. Хәкимнең «Фазыл чишмәсе», Г. Бәшировның «Җидегән чишмә»се, И. Юзеевның «Балачак чишмәсе»). Практик өлештә Бакалы районы Камышлы авылы чишмәләренә кыскача күзәтү ясалу да эшнең эчтәлеген баета.
Ниһаять, бөтен эшләр тыңланды, жюрига йомгаклар ясар чак җитте. «Барыгыз да көнүзәк темаларны сайлагансыз. Хәзер инде тикшеренү эшләрен тулыландыру, арытаба дәвам итәргә кирәк», — диде жюри рәисе Г. Латыйпова. Арытаба ул чараның нәтиҗәләрен игълан итте. Беренче урында — Г. Хәмидуллина, А. Гобәйдуллина, икенче урында — А. Садыйкова, Р. Мотыйгуллина, өченчедә — К. Шәрәфетдинова. А. Сәлимова «Татар мәдәниятенең үзенчәлекләрен саклауда өлеш керткәне өчен» номинациясендә җиңү яулады. Жюри әгъзалары үз тәэссоратлары белән дә бүлеште. «Фәнни эш язу җиңел түгел, ул күп көч таләп итә. Әлбәттә, бу эштә укучыларның җитәкчеләренең дә өлешен билгелисе килә. Баланы фәнни эшкә җәлеп итү, аны әзерләү үзе бер зур хезмәт. Укучыларга ирешелгәннәрдә туктап калмыйча, фәнни эшчәнлекләрен дәвам итүен, яңа үрләргә кыю атлавын телим», — диде Р. Гыйльфанова. «Үзем укытучы буларак, укучылар һәм аларның остазлары тарафыннан нинди зур эш башкарылуын аңлыйм, — ди Г. Насыйбуллина. — Тәкъдим ителгән эшләр темаларының көнүзәк булуы, бай эчтәлеге белән җәлеп итте. Барысына да зур рәхмәт, уңышлар телим».
Гимназиянең җыелышлар залында конференциянең барлык төркемнәренең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Аларны мактау грамоталары белән мәгариф бүлеге җитәкчесе А. Косаринов бүләкләде. Барлык катнашучылар фәнни-гамәли эшләренә автор таныклыкларын алды. Иң яхшы эшләр Укучыларның кече фәнни академиясенең фәнни-тикшеренү эшләр конкурсына җибәреләчәк.
Читайте нас: