Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 гыйнвар 2020, 22:56

Онытылмас студент еллары

Студент чаклар... Мөстәкыйль тормышның беренче сабаклары, тәүге һөнәри белемнәргә төшенү, һичшиксез, студент еллары белән бәйле. Һәркем өчен үзеңне эзләү, табу, иҗат итү, җитди эшләр чоры да ул.

Сезне сәләтле яшьләребез — Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжының бер төркем актив студентлары белән таныштырабыз.
Әңгәмәдәшләрем өченче курста белем ала: Вилдан Заһретдинов — булачак электрчы, Альбина Хәбибуллина, Полина Ченцова һәм Эвелина Исхакова төзүче-архитектор һөнәрен үзләштерә, Юлия Рәхимова хисапчы-икътисадчы белгечлеге буенча укый.
Һөнәр сайлау — җаваплы эш
Иң элек яшьләрдән һөнәр сайлау үзенчәлекләре белән кызыксынам. «Электрчы һөнәрен сайларга әтием киңәш итте. Мәктәптә үткән һөнәри юнәлеш бирү чараларында да электрчы белгечлеге һәрвакыт ихтыяҗлы булачагын билгеләделәр. Чыннан да тормышыбызны электр энергиясен кулланудан башка күз алдына да китерергә мөмкин түгел», — ди Вилдан. Альбинага төгәл фәннәрне үз итүе, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүе архитектор һөнәрен сайлауга этәргеч биргән. Полина кечкенәдән төзелеш өлкәсе белән кызыксынган, моннан тыш, төзүче белгечлеге буенча шушы ук колледжда абыйсы укуы да йогынты ясагандыр. Эвелина исә үз һөнәрен очраклы сайлаган. «Икътисадчы һәм хисапчы һөнәрләре киң таралган булса да, финанслар өлкәсендә яхшы белгечләргә һәрвакыт сорау зур», — ди үз чиратында Юлия.
Студент тормышы чараларга бай
Студент чорының иң мөһим максаты һөнәрең буенча төпле белем алу. Бу студент сүзенең мәгънәсенә дә салынган. Ул латин теленнән «тырышып укый торган кеше» дип тәрҗемә ителә. Бу максатны әңгәмәдәшләрем яхшы аңлый, барысы да әйбәт укый, семинар-конференцияләрдә белемнәрен камилләштерә. «Дәресләрне калдырмыйча, укытучыларны игътибар белән тыңлап, биремнәрне вакытында үтәп барсаң, укуы җиңел», — ди алар. Укудагы уңышлары өчен Юлия Рәхимова һәм Эвелина Исхакова агымдагы уку елында республика Башлыгы стипендиясенә дә лаек булган.
Студент тормышы, әлбәттә, уку белән генә чикләнми, кемдер үзешчән сәнгатьтә катнаша, кемдер спортны үз итә. Студентларның кызыксынуларын, сәләтләрен үстерүне күз уңында тотып, колледжда төрле мавыктыргыч чаралар даими оештырылып тора. Үзеңә актив, кызыксынучан булырга гына кирәк. Укуда, җәмәгать эшендә алдынгыларны билгеләү максатында «Ел студенты» бәйгесен үткәрү матур бер гадәткә кергән. Мәкалә геройлары да шушы мәртәбәле конкурста үзен сынаган. «Ел студенты-2019»да Альбина Хәбибуллина — беренче, Юлия Рәхимова — икенче урын яулаган. Вилдан Заһретдинов «студент-волонтер» номинациясендә җиңгән.
Колледжда волонтерлык хәрәкәте колач җәйгән. Полина, Юлия, Вилдан аның уртасында кайный. «Мәктәптә укыган чакта театр студиясендә шөгыльләнү колледжда чаралар оештыру, алып баруда зур ярдәм итте. Студентлыкка багышлау, Ватан сакчылары көне, 8 Март һ. б. бәйрәмнәр, спорт ярышлары волонтерлар катнашлыгында оештырыла. 2019 ел ахырында колледж нигезендә узган WorldSkills Russia төбәк чемпионатын үткәрүдә дә кулган килгәнчә булышлык күрсәттек», — дип билгели Полина.
Моннан тыш, Юлия Яшьләр сараеның «Җиңү волонтерлары» әгъзасы да. Ул иптәшләре белән бергә ветераннарга ярдәм итә, төрле патриотик чараларны оештыруда башлап йөри.
Киләчәккә өметләр
Лекцияләр, семинарлар, мавыктыргыч чаралар, практика үтү белән үрелеп баручы студент еллары гадәттә тиз уза. Вилдан, Альбина, Эвелина, Полинага колледжны тәмамларга елдан артык вакыт калса, Юлия уку йорты белән быел саубуллашачак. Яшьләр киләчәккә нинди уй-планнар белән яши икән?
«Үз һөнәреңдә яхшы, ихтыяҗлы белгеч булу өчен белемне тагын да күтәрү, камилләштерү мөһим. Шуңа күрә колледжны тәмамлагач, читтән торып югары уку йортына керергә ниятлибез», — ди алар. Моннан тыш, Вилдан, чын ир-егетләрчә, иң элек хәрби хезмәтне үтәп кайту кирәклеген дә билгели.
Әңгәмә ахырында студентлар төпле белем биргән, зур тормыш юлында югалып калмаска өйрәткән, һәрвакыт ярдәм кулы сузарга әзер булган колледж укытучылары, остазларына зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Читайте нас: