Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
24 гыйнвар 2020, 18:19

Студентлар уенда берләште

Студент чаклар һәр кешенең күңелендә онытылмас күңелле вакыт буларак истә кала. Чөнки студент тормышы белем алу белән беррәттән төрле кызыклы вакыйга-чараларда катнашу белән үзенчәлекле. Шундый чараларның берсе студентларның бәйрәме уңаеннан Яшьләр сараенда оештырылды.

Студент чаклар һәр кешенең күңелендә онытылмас күңелле вакыт буларак истә кала. Чөнки студент тормышы белем алу белән беррәттән төрле кызыклы вакыйга-чараларда катнашу белән үзенчәлекле. Шундый чараларның берсе студентларның бәйрәме уңаеннан Яшьләр сараенда оештырылды.
«Студентлар лигасы» акыл-күңел ачу уены нефть университеты филиалы, коммуналь-төзелеш, күпьюнәлешле һөнәри, нефть, музыка, икътисад колледжлары командаларын җыйды. Иң элек чараны алып баручы Яшьләр сарае белгече Екатерина Недопекина уенны үткәрү тәртибен, һәр сорауга күпме вакыт бүленүен, гомум шартларны аңлатты.
Акыл уены дүрт өлештән торды. Беренчесе — «Күнекмәләшү» өлешендә мантыйкка нигезләнгән 10 сорауның дөрес җавабын табу шарт иде. Икенче тур «Кино» дип аталды. Күрсәтелгән рәсем яисә язылган тасвирлама буенча кино, мультфильмны танырга кирәк иде. Беренче карашка бу бирем гади генә күренсә дә, оештыручылар аны үзенчәлекле итеп катлауландырган иде. Мәсәлән, экранда күрсәтелгән күренештә төп персонаж яисә герой кисеп алынган, ә калган өлеше буенча гына танып алу бик җиңел булмады. Беренче ике тур нәтиҗәләре буенча күпьюнәлешле һөнәри колледж командасы алда барды.
Кечкенә тәнәфестән соң командаларны уенның тагын ике бүлеге көтә иде. Берсендә музыкаль өзек буенча киноны танырга таләп ителсә, икенчесендә композицияне атау соралды. Лига кысаларында фоторәсемнәр конкурсы да оештырылды. Моның өчен команда белән бергә кызыклы итеп фотога төшеп, аны социаль челтәрләрдә махсус хештеглар белән урнаштырырга кирәк иде.
Уенның соңгы өлеше тәмамлангач, жюри гомум нәтиҗәләр ясады һәм чараның иң дулкынландыргыч мизгелләре — җиңүчеләрне билгеләү вакыты җитте. Катнашучы дипломы белән коммуналь-төзелеш, музыка колледжлары, икътисад техникумы командалары бүләкләнде. Өченче урынны нефть колледжы командасы (фотода) алды, икенчедә — нефть университеты филиалы студентлары булды. Ә инде кышкы лига чемпионы булып күпьюнәлешле һөнәри колледж командасы танылды. Фотоконкурсның бүләгенә коммуналь-төзелеш колледж командасы лаек булды.
«Студент лига»сы катнашучылары үз тәэссоратлары белән дә уртаклашты.
Рената, УДНТУ филиалы:
— Әлеге уенда беренче тапкыр катнашам. Командабыз 1 һәм 2 курс студентларыннан тупланган. Барыбызга да уен ошады, язгы лигада да катнашырга телибез.
Тимур, музыка колледжы:
— Уенны оештыручыларга чакырулары өчен рәхмәт. Кино, сериаллар, мультфильмнар турында белемнәрне тикшерү кызыклы булды. Ә инде музыка бүлеген, минем фикеремчә, әзрәк төрлеләндерергә кирәк иде. Нигездә, поп-музыка гына яңгырады, классик, рок композицияләр һ. б. бөтенләй булмады.
Алсу, күпьюнәлешле һөнәри колледж:
— Көз көне үткән лигада безнең команда өченче урын алса, бүгенге уенда без беренче булдык. Әлбәттә, бик шатбыз. Командалы уен башкаларның фикерен ишетә белергә өйрәтте, безне тагын да дуслаштырды. Бөтен студентларны якынлашып килүче бәйрәмебез белән котлыйм, һөнәрләре буенча төпле белем алып, әйбәт эшкә урнашуларын телим.
Читайте нас: