Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 декабрь 2019, 13:30

Яшь һөнәриләр осталыкта ярышты

Октябрьский «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты ярышларын кабул итте.

Октябрьский «Яшь профессионаллар» төбәк чемпионаты ярышларын кабул итте.

Республикада беренче тапкыр коммуналь-төзелеш колледжы нигезендә «Күпфатирлы йортларны файдалану һәм хезмәтләндерү» төркемендә ярышлар оештырылды. Анда сайлап алу өлешен уңышлы үткән биш студент — Лилия Гарифуллина (Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжы), Артем Ганиев (Мәләвез күпьюнәлешле һөнәри колледжы), Гөлшат Гыйльметдинова (Бөре кооперация колледжы), Игорь Климов (Стәрлетамак төзелеш һәм һөнәри технологияләр колледжы), Никита Солдатов (Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы) катнашты.

Чемпионатны ачу тантанасына җыелучыларны колледж директоры Рифмир Мәрдамшин, БР торак-коммуналь хуҗалык министры ярдәмчесе Сипан Чидилян, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә җәмәгать күзәтчелеге төбәк үзәге җитәкчесе Анатолий Дубовский сәламләп, бәйгечеләргә уңышлар теләде.

Ярышта катнашучылар иң элек намуслы көндәшлеккә ант итте, җиңү өчен көчләрен кызганмыйча көрәшергә, үз сәләтләрен һәм осталыкларын күрсәтергә вәгъдә бирде. Хөкемдарлар да, үз чиратында, гадел, намуслы булырга сүз бирде.

Ярышларның беренче көнендә бәйгечеләр күпфатирлы йортның техник торышын тикшерде. Алар йортның бер подъездын һәм подвалын карап чыгып, тикшерү буенча акт тутырды. Чемпионат барышын күзәткәндә бәйгече Лилия Гарифуллина һәм аның озатып баручысы, шулай ук ярышларның хөкемдары Алия Камилҗанова белән таныштык. Лилия — Башкорт архитектура, төзелеш һәм коммуналь хуҗалык колледжының 4нче курсы студенты, шәһәр төзү эшчәнлегенең мәгълүмати тәэминаты белгечлеге буенча укый.

— «Яшь профессионаллар» чемпионатында беренче тапкыр көчемне сыныйм. Бу минем өчен зур тәҗрибә. Бәйге ниндидер яңа белемнәр туплау, иҗади сәләтләрне ачу, осталыкны шомарту, яңа дус-танышлар табу мөмкинлеген бирде. Катнашучылар яхшы мөгамәләдә, бер-беребезгә теләктәшлек күрсәтәбез. Коммуналь-төзелеш колледжы директоры Рифмир Рәхмәтулла улы безнең өчен шәһәр буйлап экскурсия оештырды. Октябрьский бик ошады, матур һәм төзек шәһәр икән, — дип тәэссоратлары белән уртаклашты ул.

Әңгәмәбезгә Алия Йосып кызы да кушылды:

— Чемпионатта хөкемдар буларак беренче тапкыр катнашам. Бәйгене оештыручы коммуналь-төзелеш колледжына рәхмәт белдерәсе килә. Безне каршы алдылар, урнаштырдылар, бәйге җылы, дустанә мохиттә үтә, — диде ул.

Арытаба бәйгечеләр йорт яны биләмәсе белән танышты һәм аны яңарту, төзекләндерү проектын тәкъдим итте.

Алар шулай ук күпфатирлы йорт милекчеләренең гомуми җыелышын оештыра һәм үткәрә белүләрен, килеп чыккан мәcьәләрне хәл итү сәләтләрен күрсәтте.

Чемпионатның тагын бер мәйданчыгы нефть колледжы нигезендә урнашты. Биредә «Геодезия» белгечлеге буенча ярышлар оештырылды. Өч көн дәвамында барган бәйгедә катнашучылар барлык сынауларны да лаеклы үтеп, үзләренең һөнәри осталыкларын, иҗади сәләтләрен күрсәтте, зур тәҗрибә туплады.

«Яшь профессионаллар» (WorldSkills Russia) V Ачык төбәк чемпионаты нәтиҗәләре шушы көннәрдә Уфада билгеләнәчәк.

Алсу ИБРАҺИМОВА

Фотолар авторныкы һәм ачык чыганаклардан

Читайте нас: