Туган як
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
17 декабрь 2019, 08:19

Мәктәптән үк галим, программист һәм инженер!

Яңа проектлар уйлап чыгарырга, программалар төзергә, виртуаль чынбарлыкта «гизәргә», розетканы үзаллы көйләргә һәм көнүзәк тормышта файдалы башка бик күп техник һөнәрләргә кече яшьтән ия булырга телисезме? Алайса, балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае нигезендә ачылган заманча технопаркка рәхим итегез!

Яңа проектлар уйлап чыгарырга, программалар төзергә, виртуаль чынбарлыкта «гизәргә», розетканы үзаллы көйләргә һәм көнүзәк тормышта файдалы башка бик күп техник һөнәрләргә кече яшьтән ия булырга телисезме? Алайса, балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае нигезендә ачылган заманча технопаркка рәхим итегез!

Өстәмә белем бирүнең яңа моделе «Мәгариф» милли проекты чикләрендә гамәлгә ашырылды. Инновацион мәйданчык 5 яшьтән 18 яшькәчә балаларга тәгаенләнгән. Биредә тикшеренү эше үткәрү, физика-математика һәм техник фәннәрне өйрәнү, гыйльми иҗат белән шөгыльләнү мөмкинлеге бар.

Технопарк октябрьскийлыларны ХХI гасырның алдынгы технологияләре белән кече яшьтән үк таныштыру, аларны заманча җайлан- малардан кулланырга һәм үзаллы рәвештә проектлар эшләргә өйрәтүне күз уңында тота. Анда 4 юнәлеш буенча шөгыльләнергә була: робототехника, геосфера, электропрофи, IT-академия. Геосферада малай-кызлар геомәгълүмат системалары белән таныша, IT-академиядә программалау һәм 3D модельләштерүне өйрәнә, электропрофида электр челтәрләренә бәйле мәгълүматка ия була, робототехникада роботлар ясый. Ә инде иң мөһиме, балалар алган белемнәрен гамәлдә кулланып, шәхси проектларын тормышка ашыра алачак.

Һәр юнәлеш иҗат итүгә чиксез мөмкинлекләр ача. Биредә бар нәрсә балалар уңайлыгы өчен эшләнгән: бизәлештән алып заманча әсбапларга кадәр. Бу гади уенчыклар түгел, ә чынбарлыктагы эш кораллары, 3D-принтерлар, ноутбук- лар һәм башка электрон техника җайланмалары. Моннан тыш, технопаркта әдәби китаплар, аудио-видеоматериаллар тупланган медиатека оештырылган; шахмат уйнау һәм ял итү урыны булдырылган; уңайлы җиһазлар куелган; 3D-проекторлы һәм зур экранлы лекторий урнашкан. Соңгысында белгечләр катнашлыгындагы тематик, гыйльми лекцияләр, югары һәм һөнәри белем бирү йортлары педагоглары белән интерактив дәресләр, вебинарлар үткәреләчәк.

Бүгенге көндә технопаркта 150гә якын бала шөгыльләнә. Алар белән югары квалификацияле тәҗрибәле педагоглар эшли.

Технопарк ачылуы уңаеннан оештырылган тантаналы чарада хакимият башлыгы А. Шмелев, шулай ук Октябрьский нефть колледжы вәкилләре катнашты.

— Өстәмә белем бирүнең яңа үрнәге яшь октябрьскийлыларга техник фәннәр буенча башлангыч һөнәри белемне үзләштерү, технологияләр өлкәсендәге яңа программаларны өйрәнү, сәләтләрен үстерү, күргәзмә-бәйгеләрдә осталыкларын күрсәтү мөмкинлеген бирәчәк, — дип билгеләде Алексей Николаевич. Ул 3нче катта урнашкан балалар технопаркы бүлекчәләре белән шәхсән танышып чыкты, укучылар белән әңгәмәләште, педагогларга уңышлы эшчәнлек теләде.

Фикерләр

Алексей Шмелев, Октябрьский хакимияте башлыгы:

— Балалар технопаркы республиканың финанс ярдәме, шәһәр бюджеты һәм «Башнефть» компаниясе чаралары исәбенә эшләнде. Капиталь ремонтлаудан соң учреждениенең 3нче каты зур үзгәрешләр кичерде. Биредә инженер белгечлекләре белән яшьтән үк танышырга, югары технологияләрне тирәнтен өйрәнергә мөмкинлек бирүче мәйданчыклар барлыкка килде. Заманча технопарк балаларга сәләтләрен тагы да ныграк ачарга, үстерергә булышачак дип ышанам.

Никита Дубровский, 12нче мәктәп укучысы:

— Мин көрәш һәм картингка йөрим, шахмат уйныйм. Өй компьютерында эшләргә яратам, белемне тагы да үстерү нияте белән бүген беренче тапкыр программалауга килдем. Виртуаль чынбарлык башлыгы һәм күзлеге, 3d ручка турында күп нәрсәләр белдем. Менә бу җайланманы күрәсезме? Ул югары температуралар тәэсирендә төрле сызымнар ясарга сәләтле. Әлеге вакытта аның ярдәмендә технопаркның логотибы эшләнә.

Самир Фәтхетдинов, 2нче гимназия укучысы:

— Программалау белән 3 ел шөгыльләнәм, күп төрле проектлар өстендә эшлим, конкурсларда катнашам. Гравитация буенча проектым югары бәһаланды, Саратовта узган «Цифрлы җил» халыкара компьютерлар эше бәйгесендә икенче урын яуладым. Бүгенге көндә яңа программалау телен (С++) өйрәнәм.

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары

Читайте нас: