Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
3 декабрь 2019, 17:23

Элеккеге интернат-мәктәптә сабыйлар укыячак!

Бакинская урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан «Октябрьский интернат-мәктәбе»ндә 2014 елга кадәр шәһәребез укучыларыннан тыш, республиканың төрле район-авылларыннан да балалар укыды.

Бакинская урамы, 8нче йорт адресы буенча урнашкан «Октябрьский интернат-мәктәбе»ндә 2014 елга кадәр шәһәребез укучыларыннан тыш, республиканың төрле район-авылларыннан да балалар укыды.

Алар арасында авыр тормыш хәлендә калган, тәртибе һәм үсешендә ниндидер тайпылышлар күзәтелгән, шулай ук авыл җирлегендә белем алу мөмкинлеге булмаган балалар бар иде. Тәҗрибәле педагоглар, тәрбиячеләр кул астында белем алган шушы малай-кызларның күпчелеге өчен интернат-мәктәп матур киләчәккә юл ачты, бу тормышта үз урынын табарга булышты.

Әмма 5 ел элек бина авария хәлендә дигән сәбәп белән ябылган иде. Мәгариф министрлыгы планына ярашлы, интернат-мәктәптә укучыларны 2012 елда ук балалар йорты бинасына күчерү фаразланган. Ул вакытта ата-аналар, педагоглар төбәк җитәкчелегенә ярдәм сорап мөрәҗәгатьләр дә юллады. Алар интернат-мәктәпнең кирәклеген дәлилләргә тырышты, шулай да учреждениене ябу карары үз көчендә калды. Берничә ел дәвамында ул ташландык хәлдә булды. Быел, ниһаять, бинаны төзекләндерү эшләре башланды. Фаразлануынча, биредә 2нче гимназия филиалы булдырылып, башлангыч сыйныф укучылары (400гә якын бала) белем алачак. Шул рәвешле, бу уку йортында икенче сменаны бетерү дә күзаллана.

Төзекләндерүгә чаралар Русия Президенты В. Путин тәкъдимендәге «Мәгариф» милли проектының «Заман мәктәбе» төбәк проекты кысаларында бүленгән. Ремонтлауны «А-Строй» (Уфа шәһәре) җәмгыяте башкара. Мәгариф бүлегендә белдерүләренчә, төзекләндерү 2020 елның 1 августына тәмамланырга тиеш. Бүгенге көндә эшләр барышы белән танышу, бинаның нинди үзгәрешләр кичерәчәген ачыклау ниятендә элеккеге интернат-мәктәпкә юл алдым...

Бина мине гөрләп торган ремонт белән каршы алды. Кайда карама: төзүчеләр, зур-зур краннар, тракторлар, төзелеш материаллары... Бинаның эчендә дә кызу эш «кайный». Ремонт өчен җаваплы затлар белдерүенчә, учреждениенең ишек-тәрәзәләре, идән-түбәләре тулысынча алыштырылачак. Моннан тыш чыгырлы казанлык, ашханә һәм башка өстәмә бүлмәләр, уңайлы керү урыннары төзү каралган. Шул рәвешле коридорны киңәйтү, җыелышлар, музыка һәм спорт заллары, яңа бүлмәләр ясау мөмкин булачак. Әлеге вакытта яңа корылмаларны беркетү өчен субайлар кагылган да инде, фундамент, диварлар салу эше бара. Ел ахырына кадәр инженер элемтәләрен алмаштыру күзаллана. Шулай ук учреждение биләмәсе дә төзекләндерелеп, заманча җиһазландырылган спорт мәйданчыгы ясалачак.

Ремонт барышы белән танышып йөргәндә, күңелдә төрле уйлар туды. Бер яктан карасаң, элеккеге интернат-мәктәп бинасында әле эшлиселәр бик күп, аны сабыйлар укыту өчен уңайлы хәлгә китерү өчен озак вакыт кирәктер сыман. Икенче яктан, төзүчеләрнең көйгә салынган, егәрле генә барган эшен күрү ремонтның тиешле вакытта тәмамланачагына ышанычны бермә-бер арттыра. Ничек кенә булмасын, «боз» урыныннан инде кузгалган, күпме еллар моңсуланып буш торган учреждениегә, ниһаять, җан керер, биредә янәдән балаларның шат авазлары яңгырар дип өметләнәсе кала...


Лилия ГАБИТОВА

Автор фотолары
Читайте нас: