Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 ноябрь 2019, 17:30

Мәктәптә хәйрия ярминкәсе гөрләде

«Гаҗәплән! Бәясен сора! Тизрәк сатып ал!» күңелле шигарь астында 9нчы мәктәпнең фойесында «Көз бүләкләре» дип исемләнгән ярминкә узды.

«Гаҗәплән! Бәясен сора! Тизрәк сатып ал!» күңелле шигарь астында 9нчы мәктәпнең фойесында «Көз бүләкләре» дип исемләнгән ярминкә узды.
Ул көзге уңыш һәм муллык бәйрәме булды. Өстәлләрдә ниләр генә юк иде: яшелчә, җимешләр, өй эшләнмәләре, кондитер ризыклары, тәмлүшкәләр — барысы да очсыз хакка тәкъдим ителде. Шулай ук кул эшләнмәләре, чәчкәләр үзләренә җәлеп итте.
Ярминкәдә 1-11 сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары катнашты. Һәр сыйныф үзенең сату урынын зәвыклы, чагу итеп бизәргә тырышкан. Биредән әйбер сатып алмыйча, тыныч кына үтеп китәрлек түгел иде. Көзге ярминкә күтәренке кәеф, онытылмас тәэссоратлар бүләк итте.
Шунысын да әйтергә кирәк, әлеге ярминкә Урындагы башлангычларга булышлык итү программасы кысаларында оештырылды. Безнең мәктәп программада «Яңа тәрәзәләр» проекты белән катнаша. Иске тәрәзәләрне алмаштыру бүлмәләрдә җылылыкны сакларга ярдәм итәр, мәктәпнең тышкы кыяфәтен ямьләр, уңайлы шартлар тудырыр дип ышанабыз. Проектка теләктәшлек күрсәтеп, ярминкәдә актив катнашкан һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерәбез. ППМИ ярдәмендә мәктәбебез яңа, җылы тәрәзәле булачак.
Шулай ук тематик шимбә кысаларында класс җитәкчеләре тарафыннан толерантлы мөнәсәбәт булдыруга юнәлтелгән күптөрле чаралар оештырылды: «Бөтен җирдә яхшылык кыл» конкурс программасы, изге эшләр марафоны, «Игелекле йөрәк йолдызын кабыз» чарасы, «Изгелек дөньяны коткарыр» иҗади остаханә, «Хәйриячелек — изге эш кылу» эшлекле уен, «Хәйриячелек кичә, бүген, иртәгә» аралашу сәгате, «Дуслык почтасы» уены, уен-бәйгеләр, эстафеталар һ. б.
«Игелекле йөрәк йолдызын кабыз» чарасында укучылар шәһәр биләмәсендә хуҗасыз хайваннар өчен приют төзелүе, анда тәрбияләнүчеләр, приютның ихтыяҗлары турында белде. Бик күп укучылар хуҗасыз эт-мәчеләр өчен азыклар әзерләде, алар тиздән приютка тапшырылачак.
Укучылар, аларның ата-аналары шимбә чараларында бик теләп катнашты, яхшы кәеф, уңай эмоцияләр алып таралышты.


Э. ТАРАСОВА, тәрбия эше буенча директор урынбасары.
Читайте нас: