Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
12 ноябрь 2019, 09:00

Бергә яктырак!

Соңгы елларда шәһәребездә «квиз» ягъни гади тел белән әйткәндә викторина рәвешендәге акыл уеннары киң таралу алды. Кагыйдә буларак, мондый уенда катнашучылар бердәм командада эшләргә өйрәнә, башкалар белән белемен уртаклаша. Төрле өлкәләрне колачлаган сорауларга җавап эзләү, уй-фикерләрне бүлешү акыл сәләтен һәм зиһенне үстерү өчен файдалы.

Соңгы елларда шәһәребездә «квиз» ягъни гади тел белән әйткәндә викторина рәвешендәге акыл уеннары киң таралу алды. Кагыйдә буларак, мондый уенда катнашучылар бердәм командада эшләргә өйрәнә, башкалар белән белемен уртаклаша. Төрле өлкәләрне колачлаган сорауларга җавап эзләү, уй-фикерләрне бүлешү акыл сәләтен һәм зиһенне үстерү өчен файдалы.

Октябрьскийның уку йортлары һәрвакытта да яңарышлардан хәбәрдар, алар заман белән бергә «атлый». Әлбәттә, акыл уеннары да аларның игътибарыннан читтә калмый. Шушы араларда «Бергә яктырак» Бөтенрусия яшьләр фестивале кысаларында С. Кувыкин исемендәге нефть колледжында «Башнефть-Добыча» компаниясе оештыруындагы «Энергия нәтиҗәлелеге һәм энергия саклагыч технологияләр» исеме астында брейн-ринг үтте. Анда быел 22нче мәктәп нигезендә ачылган «Роснефть-классы» укучылары, нефть колледжы студентлары, «Башнефть- Добыча» компаниясенең яшь белгечләреннән торган 10 команда көч сынады.

Чараны ачып, нефть колледжы директоры Рөстәм Халиков уенчыларга яхшы зиһен һәм уңышлар теләде. Арытаба алып баручы брейн-рингны үткәрү тәртибен, җавапка күпме вакыт бүленүен, гомум шартларны аңлатты. Сораулар яңгырап торды, командалар аларга җавап бирә барды. Әлбәттә, биремнәрдә өстенлек укучылар, студентлар һәм белгечләргә яхшы таныш булган нефть-газ, энергия саклагыч технологияләр өлкәсенә бирелде. Мисал өчен аларның кайберсен сезгә дә ишеттерәсем килә. Алабама кешесе Фил Маккори суны нефтьтән чистартуның үзенчәлекле ысулын уйлап табуы белән билгеле. Моның өчен ул гап-гади чәчләрне кулланырга тәкъдим иткән! Эш шунда, чәчләр майлы матдәләрне тоткарлау сәләтенә ия. Уенчылар Маккори эшләгән урынны (чәчтарашханә) ачыкларга тиеш булды.

Чираттагы сорау — дөньяда танылу алган Фейсбук социаль челтәренең энергия саклагыч технологиясе нәрсәдән гыйбарәт? Суытуга энергияне сарыф итмәс өчен хәйләкәр белгечләр серверларны Швециянең төньягында, Поляр түгәрәктән 100 км ераклыкта урнаштырырга булган. Табышмакның чишелеше нибары бер хәреф аермасында булып чыкты (сервера на севере).

Уй-фикерләү сәләтен ачыклауга кагылышлы сораулар да кызыклы иде.

Мәсәлән, сез белә идегезме, маскарадның нинди максаттан оештырылуын? Бу сорауның җавабы бик гади — «битлекләр кичә»се кешенең чын йөзен ачыклау өчен үткәрелә икән.

Акыл уены ике өлештә үтте. Тәнәфес вакытында уенчыларның берсе — нефть колледжының 4нче курс студенты Гаяз Дәүләтов белән әңгәмәләшеп алдык: «Тәү чиратта шундый фәһемле дә, кызыклы да чараны оештыручыларга рәхмәтемне җиткерәсем килә. Уен фикерләү сәләтен үстерү, белемне тикшерү өчен файдалы дип уйлыйм. Сорауларга килгәндә, аларның күпчелеге системалы мантыйк һәм эрудиция таләп итә. Брейн-рингның үзебезнең нефть колледжы биләмәсендә үткәрелүе дә уңайлы. Әйтемдәгечә, үз мохитеңдә диварлар да булыша ич!»

... Турнир нәтиҗәләренә килгәндә, җиңүче командалар диплом һәм истәлекле сувенирлар белән бүләкләнде. «Башнефть-Добыча» компаниясендә киләчәктә дә «Роснефть-классы» укучылары, нефть колледжы студентлары өчен белемне үстерү, һөнәри яктан камилләшүгә юнәлтелгән чаралар оештыруны күзаллыйлар. Бу нефть өлкәсенә күпьеллык күркәм гореф-гадәтләрне дәвам итәрдәй лаеклы хезмәткәрләр әзерләүгә булышачак.

Лилия ГАБИТОВА

Автор фотосы

Читайте нас: