Туган як
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
13 июнь 2019, 14:08

Укытучы үзе тәрбияләгән һәм белем биргән укучылары белән бәхетле

Бар нәрсә дә укытучыдан башлана. Ансыз шагыйрь дә, акыл ияләре дә булмас иде. Заман укытучысы гади укытучы гына түгел. Беренче чиратта асыл булмышы, холык-фигыле белән дәрес кенә түгел, тәрбия-сабак бирүче дә булырга тиеш.

Бар нәрсә дә укытучыдан башлана. Ансыз шагыйрь дә, акыл ияләре дә булмас иде. Заман укытучысы гади укытучы гына түгел. Беренче чиратта асыл булмышы, холык-фигыле белән дәрес кенә түгел, тәрбия-сабак бирүче дә булырга тиеш.
Нарыш мәктәбендә эшләүче укытучылар балаларга төпле белем бирер өчен бөтен тырышлыгын куя. Алар укучыларда дәресләргә кызыксыну уяту максатыннан яңа педагогик технологияләрне, методик һәм уен алымнарын оста куллана. Үз белемнәрен күтәрү өстендә дә актив эшли педагогларыбыз.
Бала күңеле саф чишмәнең суы кебек чиста. Аның күңел дәфтәренә тәүге укытучысы, әти-әнисе нәрсә яза, шул сеңеп кала. Башлангыч класс укытучылары киләчәк буынга гыйлем орлыкларын мул итеп чәчә. Минем аларның берсе турында язасым килә.
Гадилеге, итагатьлелеге, ихласлыгы белән аерылып торган кешеләр була. Алар белән аралашудан күңел тынычлыгы, җылылык аласың. Шундый кешеләрнең берсе — башлангыч класс укытучысы Фәимә Габделхәлил кызы Котлызаманова. Үзен сәләтле укытучы, чын тәрбияче итеп күрсәткән бу коллегам безнең мәктәптә инде тугыз ел укыта. Хезмәттәшләре, ата-аналар һәм укучылар белән бик җиңел уртак тел таба белә ул. Ышандыра ала торган җылы, колакка ятышлы сүзләре тәрбия эшендә төп коралы булып тора. Фәимә ханым дәресләрендә оркестр алдында торган дирижердай классы белән илһамланып җитәкчелек итә. Кечкенәләрне укырга, язарга, табигатьне, туган җирне яратырга, кешеләрне аңларга өйрәтә. Үз укучыларында әти-әниләренә карата сөю хисләре тәрбияли, аларны тугры булырга өйрәтә һәм тәртип кагыйдәләрен төгәл үтәүне таләп итә.
Иҗади бәйгеләрдә, төрле конкурсларда, мәктәптә уздырылган чара-бәйрәмнәрдә Фәимә Габделхәлил кызының укучылары бик теләп катнаша, бүләкле урыннар яулый. Шәһәр күләмендә үткәрелгән «Шәҗәрә» конкурсында да аның укучылары Сөләйманова Аделина белән Локманов Әфгат беренче-икенче урыннарга лаек булды. Театр сәхнәсенә кызыксыну уяту максатыннан Котлызаманова «Әкияттәге театр» дип аталган түгәрәккә җитәкчелек итә. Яшь артистлар мәктәп сәхнәсендә рус телендә «Унике ай», «Бияләй», «Кар патшабикәсе», татарча «Шалкан», «Йомры күмәч» әкиятләрен бик матур уйнап күрсәтте. Класс җитәкчеләре кебек укучылары да бик талантлы: төрле музыка коралларында уйныйлар; татар, рус һәм башкорт телләрендә җырлар, биюләр башкаралар, ә Зангарова Камилла сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләргә ярата. Фәимә ханым үзе дә буш вакытларында төрле кул эшләре белән шөгыльләнә. Тасмалар белән чигү, рәсем ясау, джутлы филигрань, кәгазьдән үрү кебек кул эшләрен бик теләп башкара һәм конкурсларда бүләкле урыннар яулый. Ә гаиләсендә укытучыбыз балалары өчен яраткан әни, оныклары өчен ягымлы нәнәй, тормыш иптәшенең сөекле хатыны. Ял көннәрендә, бәйрәмнәрдә тәмле пироглар пешереп, гаиләсен сыйларга яратучы оста хуҗабикә дә ул. Алдагы тормышында Фәимә Габделхәлил кызына иҗади биеклекләр, рух ныклыгы, яхшы сәламәтлек юлдаш булсын. Һәм аны булачак юбилее белән котлап, якты ал таңнарның, зәңгәр күкләрнең дөньясын һәрчак яктыртып торуын телисе килә.
Әлфинә ГАЛИЕВА,
8 нче урта мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Читайте нас: