Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 июнь 2019, 15:02

Бәйрәм уңаеннан шәһәрдә байтак чаралар оештырылды

Җәйнең беренче көнендә күп илләрдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләнә. Аны уздыру карары 1949 елда Парижда үткән хатын-кызлар конгрессының махсус сессиясендә кабул ителә. Гадәттәгечә, бәйрәм көнендә шәһәребездә күптөрле чаралар, уен-тамашалар, бәйгеләр оештырылды.

Җәйнең беренче көнендә күп илләрдә Халыкара балаларны яклау көне билгеләнә. Аны уздыру карары 1949 елда Парижда үткән хатын-кызлар конгрессының махсус сессиясендә кабул ителә. Гадәттәгечә, бәйрәм көнендә шәһәребездә күптөрле чаралар, уен-тамашалар, бәйгеләр оештырылды.
Алдан белдерелүенчә, төп чаралар 11 сәгатьтә «Нефтьче» паркында башланырга тиеш иде. Әмма иртән яңгыр явып китү сәбәпле, аларның бер өлеше Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараена күчерелде. Бирегә килгән балалар уен-бәйгеләрдә, викторинада, осталык дәресләрендә катнашты.
Төшкә таба халык паркка агыла башлады. Парк биләмәсе сабантуйдагы сыман шау-гөр килде. Бирегә керү белән тезелеп киткән сәүдә нокталары балаларны тәм-том белән сыйланырга, күз явын алырдай чагу уенчыклар, шарлар алырга әйдәде. Осталар мәйданчыгында нәниләрне чагу аквагрим эшләтергә чакырдылар. Паркның бер почмагында аттракционнар гөрләп торды, җигүле атларда да йөрергә тәкъдим ителде.
Төштән соң Мәдәният йорты тарафыннан оештырылган «Мин талант» балалар һәм үсмерләр иҗат фестивале башланды. Анда өч яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар катнашты. Алып баручылар белдерүенчә, фестивальдә катнашуга бик күп гаризалар килгән. Чарада талантлы балалар күп булуын күреп сөендек. Яшь музыкантлар, биючеләр, җырчылар, нәфис сүз осталары бер-бер артлы сәхнәгә чыгып үз сәләтләре белән халык күңелен яулады. Бар катнашучыларга да фестивальнең дипломнары тапшырылды.
Халыкара балаларны яклау көненә сәүдә йортлары да кушылып, балалар өчен күңелле бәйрәм оештырды. Мәсәлән, «Алма» кибетләр челтәре тарафыннан әзерләнгән «Могҗизалар парады» 35нче төбәктә, Бакча боҗрасы, Комсомол һәм башка урамнарда яшәүчеләрне берләштерде. Балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп уен-бәйгеләрдә катнашты, асфальтта чагу рәсемнәр төшерде, сабын куыклары тамашасын карады, тәмле бүләкләрдән авыз итте.
Балаларны сау-сәламәт, камил итеп үстерү, тормыш авырлыкларыннан, бәла-казалардан саклау — өлкәннәрнең төп бурычы. Гаиләләргә ярдәм итү, көнкүрештә кирәкле мәгълүматлар бирү, ял сәгатьләрен файдалы оештыру максатында 1 июньдә Яшьләр сараенда «Бәхетле ата-аналар» исемле фестиваль үтте. Әйткәндәй, бу чара шәһәрдә инде өченче тапкыр уздырыла. Моннан алдагысы бала көтүче ата-аналарга багышланса, быел фестивальгә балалы гаиләләр дә чакырылды. 1нче дәваханәнең акушерлык бүлеге мөдире М. Миһранова, табиб-неонатолог Е. Козина чарага килүчеләргә хатын-кыз, балалар сәламәтлегенә багышланган лекцияләр сөйләде, киңәшләр бирде. «Өмет» үзәге психологы А. Хәкимова балаларны тәрбияләүнең психологик төсмерләре турындә әңгәмә үткәрде. Ата-аналар белем алу мәйданчыкларында шөгыльләнгәндә балалар аниматорлар белән күңел ачты. Ахырда ата-аналарны иганәчеләр әзерләгән бүләкләр көтте. Бәйрәм чаралары икенче көнне дә дәвам итте. «Верба» сәүдә үзәге мәйданчыгында буяулар фестивале үтте. Балалар бер-берсенә төрле төстәге җиңел юыла торган буяулар сибеп, рәхәтләнеп күңел ачты.
Балалар бәйрәме белән башланып киткән җәй алар өчен имин үтсен иде. Ә без, өлкәннәр, балаларыбызны ел әйләнәсенә кайгыртып, игътибарыбызны, күңел җылысын өләшеп яшик.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.

Читайте нас: