Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
29 Май 2019, 12:31

Күңелләрдә мәңге сакланыр кыңгырауның соңгы чыңлавы

25 майда шәһәр мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узды

Соңгы кыңгырау... Мәктәптәге иң истәлекле һәм тантаналы, шул ук вакытта моңсу бәйрәмнәрнең берсе ул. Ниһаять, белем учагын тәмамлап, зур тормышка, олы дөньяга аяк басу, бер яктан, көтеп алынган шатлыклы вакыйга булса да, сыйныфташлар, укытучылар, ата-аналар белән хушлашу сагышлы.
Агымдагы елда шәһәребезнең урта гомуми белем бирү учреждениеләрен 1063 бала — тугызынчы һәм 412 унберенче сыйныф укучысы тәмамлый. Шимбә көнне мәктәп-гимназияләрдә бәйрәм уңаеннан тантаналы линейкалар үтте. Чыгарылыш сыйныфлыларның дулкынландыргыч хушлашу мизгелләрен укытучылар, әти-әниләр, килгән кунаклар уртаклашты, котлаулар, изге теләкләр яңгырады.
Бәйрәм чаралары 15 сәгатьтә Үзәк мәйданда дәвам итте. Биредә матур бер гадәт буенча «Язгы бал» оештырылды. Җиденче ел рәттән Үзәк мәйдан тантаналы бал залына әверелде.
Күркәм чара «Чыгарылышлар аллеясе»ннән башлангыч алды. Анда урнаштырылган стендлар мәктәпне тәмамлаучыларның фотосурәтләрен, исемнәрен, булачак һөнәрләре турында хыялларын чагылдырды. Укучылар сайлаган һөнәрләр арасында 1нче урында — табиб (21 кеше), 2нче урында — программалаучы (12), 3нче урында — эшкуар (9). Исемнәргә килгәндә, 2019 елны мәктәпләрне 16 Алина, 10 Аделина, 9ар Диана һәм Юлия, 8 Анастасия, 6шар Тимур, Данил һәм Алсу тәмамлый.
Гадәттәгечә, мәйданда төрле күңел ачу чаралары урын алды. Төп вакыйгалар башланганчы унберенчеләр һәм тугызынчылар махсус бизәлгән урыннарда истәлеккә фотога төште, биючеләрнең осталык дәресләрендә катнашты, сабын куыклары тамашасы, иҗат коллективларының матур концертын карады.
Ниһаять, «Язгы бал»ның иң тантаналы мизгелләре башланды. Чыгарылыш сыйныф укучылары кулга-кул тотынышып, полонез көйләренә мәйдан уртасына үтте. Аларны хакимият башлыгы Алексей Шмелев сәламләде: «Сез бүген яңа тормышка аяк басасыз. Бу җиңел булмаган юлда сезгә уңышлар телим. Үзегез сайлаган уку йортларында белем алып, яхшы белгечләр булып, Октябрьскийга кире кайтуыгызны көтәбез. Сез — безнең киләчәк, горурлык һәм ышанычыбыз», — диде ул.
Ул шулай ук укучыларга төпле белем биргән, аларны олы юлга чыгаруга зур көч салган укытучыларга, ата-аналарга рәхмәтен җиткерде.
Язгы бал дәвам итте. Чыгарылышлар ялкынлы сиртаки, рок-н-ролл, салмак вальс һ. б. биюләр башкарды. Элекке еллардан аермалы буларак быел төсле шарлар күккә очырылмады. Башкортстан Башлыгы вазый- фасын вакытлыча башкаручы Р. Хәбировның шушы тәкъдиме хупланып, бөтен республикада чикләү кертелде. Әмма бәйрәм сөенчеләрсез булмады. Ахырда мәйдан уртасы буйлап фейерверклар янды, күкне төрле төсле салют бизәде.
Бәйрәм тәмам. Һичшиксез, бүгенге күркәм чаралар укучылар күңелендә мәңге сакланыр. Ә алда аларны җаваплы имтиханнар һәм зур тормыш көтә. Ак юл сезгә, кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары!
Фикерләр


Гөлназ Миңнеханова, 3нче гимназия:
— Бүген мәктәптә укыган соңгы көнебез һәм соңгы тапкыр безнең өчен кыңгырау чыңлады. Киләчәктә олы тормыш көтә. Ул шатлыклы, бәхетле булсын дип телибез. Әти-әниләребезгә, укытучыларга зур рәхмәтләребезне әйтәбез. Бу бәйрәмне көтеп алдык, шатлыгыбызны уртаклашырга бөтен гаиләбез килде. Киләчәк һөнәргә килгәндә, инженер булырга хыялланам.

Алина Гыйләҗева, 8нче мәктәп:
— «Соңгы кыңгырау» бәйрәме аеруча дулкынландыргыч булды. Йөрәктә шатлыклы да, моңсу да хисләр кайный. Кичә генә мәктәп бусагасын атлап кергән идек, бүген инде укытучылар, сыйныфташлар белән хушлашу вакыты да җитте. 11 ел бер мизгелдәй узып та китте... Алда исә зур сынаулар. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Казандагы федераль университетка укырга керергә телим. Шул ук вакытта бию буенча да үсешергә уйлыйм. Бәләкәйдән ук «Адажио» хореография студиясендә шөгыльләндем.

Ислам Кодаяров, 12нче мәктәп:
— Мин быел 9нчы сыйныфны тәмамладым. Укуны нефть техникумында дәвам итәргә исәплим. Бәйрәм уңаеннан классташларга бәхетле киләчәк, уңышлар телисе килә.

Алия Әбүталипова:
— Балалар өчен бик матур, чагу бәйрәм оештырылды. Һава торышы да әйбәт туры килде. Гадәттәгечә, шарлар очырылмаса да, фейерверклар, салют бәйрәмнең матур бизәге булды. Әлбәттә, безнең еллардагы бәйрәмнәр белән аерма зур. Элек мәктәпләрдә тыйнак кына «Соңгы кыңгырау» үтә иде. Хәзер төрле чаралар оештыралар, бәйрәм истәлекле булсын, балалар күңелендә озак саклансын өчен барысы да эшләнелә. Кызым һәм улым быел 9нчы сыйныфны тәмамлый. Алар укуларын мәктәптә дәвам итәргә ниятли. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына имтиханнарны уңышлы тапшырырга, киләчәккә алып бара торган юлларын дөрес сайларга телим.

Зөһрә Гәрәева:
— Оныгым Зарина Галимова 11нче сыйныфны тәмамлый. Мәктәптә укыган чагында ук ул юрист булырга үзенә максат итеп куйды һәм моңа ирешү өчен бик тырышып укыды. Туган телне дә яхшы үзләштерде, олимпиадаларда актив катнашып, җиңү яулады. Бәйрәмгә килгәндә, мәктәптә дә, Үзәк мәйданда да искиткеч чаралар булды, дулкынланудан күңелләребез дә тулып китте. Балалар уку дәверендә бик дуслашканнар, бер-берсен кайгыртып торалар. Ә ничек матур итеп биеделәр... Соклангыч тамаша оештыручыларга зур рәхмәт.

Зөбәйдә Вәлиева:
— Безнең чорда «Соңгы кыңгырау» бәйрәме тантаналы линейка рәвешендә уза иде. Әмма ул заманнардагы тыйнак бәйрәмнәр дә үзенә хас матурлык белән үтте. Бөтен кызлар ак алъяпкычлар, кара күлмәкләр кигән, матур итеп тасмалар таккан, егетләр — ак күлмәк, кара чалбардан. Соңгы кыңгырау чыңлавы, гармун көйләренә җырлап, вальс әйләнүләр әле дә хәтердә. Хәзер яшьләргә бу җәһәттән кызыгырга була. Алар өчен мәктәп белән хушлашу көнендә күләмле чаралар оештырыла. Мәктәптәге бәйрәмннәрдән тыш, Үзәк мәйданда «Язгы бал» да үткәрелә. Һичшиксез, матур тамашалар, тик күңелне бераз кырган нәрсәне әйтми түзә алмыйм. Кайбер укучыларның тышкы кыяфәте бигрәк гаҗәпләндерде. Әллә яшьләрнең очынулары, әллә оештыручыларның күреп җиткермәве, кайберәүләр нәрсә теләгән, шуны кигән. Буйлы-буйлы кыска ыштаннар, майка кебек күлмәкләр, минемчә, бер дә урынлы түгел. Бәйрәм көнендә бәйрәмчә киенергә кирәк инде.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.


Читайте нас: