Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
23 Май 2019, 13:59

Уен аша риваять белән таныштык

2нче модельле китапханә хезмәткәрләре 4нче «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен «Нарыш-тау турында риваять» уен-квест үткәрде. Чара Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга багышланды.

2нче модельле китапханә хезмәткәрләре 4нче «Ләйсән» балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен «Нарыш-тау турында риваять» уен-квест үткәрде. Чара Башкортстан оештырылуга 100 ел тулуга багышланды.
Модельле китапханә шәһәрнең 70-еллыгына «Нарыш-тау турында риваять» дип исемләнгән тоела торган (тактиль) китап ясаган иде. Китапханәче балаларны риваять белән таныштырды, китапның үзенчәлеге турында сөйләде. Мондый әсбаплар күрү мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен тәгаенләнгән. Китапта нәрсә хакында сүз бара, шуларның кабарынкы сурәте төшерелгән. Ул балаларга дөньяны танырга, акыл сәләтләрен үстерергә ярдәм итә.
Риваятьтәге геройлар балалар янына кунакка килеп, квест-уен үткәрде. Малайлар-кызлар сорауларга җавап бирде, кызыклы биремнәрне уңышлы үтәде. Ахырда балалар һәм тәрбиячеләр шундый эчтәлекле, мавыктыргыч чара оештырганнары өчен китапханә хезмәткәрләренә рәхмәтләрен җиткерде.


Эльвира Бикмәтова, өлкән тәрбияче.
#национальныепроекты;
#нацпроекты;
#региональныепроекты;
#регпроекты;
#нацпроектыБашкортостан;

#ВладимирПутин

Читайте нас: