Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
15 Май 2019, 17:53

Сәләтле балалар — безнең киләчәгебез

Шәһәребездә ел саен уку елы ахырында сәләтле балаларны бүләкләү тантанасы оештырыла.

Шәһәребездә ел саен уку елы ахырында сәләтле балаларны бүләкләү тантанасы оештырыла.
Анда укуда, иҗатта, спортта, җәмәгать тормышында зур уңышларга ирешкән, республика, ил күләмендә шәһәрне данлаган укучылар катнаша.
Яшь талантларны ачу, җәмгыятьнең иң яхшы аң-белем өлешен саклауга һәм арттыруга дәүләт тарафыннан зур игътибар бирелә. Шәһәребездә дә сәләтле балаларны ачыклау, аларның иҗади мөмкинлекләрен арттыру өчен бөтен шартлар тудырыла. Әлеге тантана да шушы максатларны күз уңында тота. Талантлы балаларны, аларның остазларын, ата-аналарны шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.
— Шәһәребездә сәләтле балалар саны тулылануына шатмын. Алар уку программалары белән генә чикләнми, төрле юнәлешләрдә белемнәрен киңәйтә, спортта, иҗатта яңа үрләр яулый. Сезнең максатчанлыгыгыз, җиңүгә омтылуыгызга сокланмый мөмкин түгел. Быел республикабыз 100 еллык юбилеен билгели. Һәркайсыгызның яраткан фәне, юнәлеше булса да, туган шәһәребез, республикабыз, илебезнең тарихын барыбыз да белергә тиеш, дип уйлыйм. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү мөһим, — диде ул.
Иң элек олимпиадаларда җиңүче балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре бүләкләнде. 10 балага слетның махсус билгеләре тапшырылды.
20 елдан артык республикада мәктәп укучыларының спартакиадасы үткәрелә. Безнең спортчылар быел да бар сынауларны лаек үтеп, җиңү баскычына күтәрелде. Армрестлинг буенча Русиянең атказанган спорт мастеры Максим Яндубаев шәһәрнең иң яхшы спорт клубларын бүләкләде. Спартакиа- даның муниципаль өлешендә беренче урынны «Арена» спорт клубы яулады, икенчене һәм өченче урыннарны «Ника» һәм «Пламя» спорт клублары алды. Бер төркем укучыларга ГТО Бөтенрусия физкультура-сәламәтләндерү комплексының көмеш һәм алтын билгеләре тапшырылды.
24 фәннән мәктәп укучыларының Бөтенрусия олимпиадасы оештырыла. Ул берничә өлештә үткәрелә. Муниципаль этабында 1800 укучы катнашты, 600дән артык укучы җиңүче һәм призерлар дип танылды. Арытаба алар республика өлешендә көч сынады. Слетта Бөтенрусия олимпиадасының төбәк этабы һәм республика олимпиадасының йомгаклау өлешендә җиңүчеләр, аларның остазлары бүләкләргә лаек булды.
Укуда, спортта, иҗатта уңыш яулаган 10 укучы хакимият башлыгы бүләген алу хокукына иреште. 22нче мәктәп укучысы Рамазан Мусин, 13нче мәктәп укучысы Дмитрий Колесников Башкортстан Башлыгы премиясенә лаек булды.
Слетта катнашучыларны котлап, 34 һәм 26нче балалар бакчалары тәрбияләнүчеләре, «Инфинит» хореография студиясе, «Задумка» балалар вокаль ансамбле, «Без комментариев» үрнәкле коллектив, музыка колледжының 1нче курс студенткасы Алсу Фәттахова җыр- биюләрен бүләк итте.
Чараның берничә төп герое белән таныштырып үтәбез.
Элина Ханнанова һәм Камилә Шакирова 3нче гимназиядә белем ала. 7нче сыйныф укучысы Камилә инде өч ел рәттән физика буенча республика олимпиадасында катнашып, җиңү яулый. Элина 6нчы сыйныфта укый. Ул геология буенча Бөтенрусия олимпиаданың республика өлеше җиңүчесе. «Геология мәктәптә укытылмаса, безнең укучылар бу фән белән кызыксына, алар белән бергә аны өйрәнәбез», — ди Элинаның остазы Айгөл Әхсанова.
Артур Насыйбуллин — 22нче мәктәпнең 7 сыйныф укучысы. Ул сыйныфташы Булат Хөсәенов белән «Яшь һөнәриләр» (WorldSkills Russia) IV Төбәк чемпионатында җиңгән. 17 майда алар чемпионатның киләсе этабында республика данын яклаячак. Моннан тыш, Артур — геология буенча Бөтенрусия олимпиаданың республика өлешендә җиңүчесе. Егетләргә җаваплы ярышларда уңышлар телик!

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотолары.


Читайте нас: