Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
18 апрель 2019, 13:49

Биш көн уку күңелле

Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров тәкъдиме белән республика мәктәпләре биш көнлек уку атнасына күчте. Башлангыч сыйныф укучылары ике атнадан артык яңа тәртип буенча укырга өлгерде дә. Яңа уку елыннан 5-9 сыйныфлар да шушы системага күчәчәк. Шул уңайдан укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның уй-фикерләрен белү өчен сораштыру үткәрдек.

Билгеле булуынча, Башкортстан Башлыгы вазыйфасын башкаручы Радий Хәбиров тәкъдиме белән республика мәктәпләре биш көнлек уку атнасына күчте. Башлангыч сыйныф укучылары ике атнадан артык яңа тәртип буенча укырга өлгерде дә. Яңа уку елыннан 5-9 сыйныфлар да шушы системага күчәчәк. Шул уңайдан укучыларның, укытучыларның, ата-аналарның уй-фикерләрен белү өчен сораштыру үткәрдек.


Рөстәм Нәфыйков, 11нче татар гимназиясе директоры:
— Биш көнлек уку атнасы кертелүгә уңай карыйбыз. Укытучылар коллективы, ата-аналар, бигрәк тә укучылар аңа риза булды. Укытучыларның хезмәт хакы да саклана, уку йөкләмәре дә югалмый. Яз көне кеше организмы ялны күбрәк таләп итә, шуңа күрә башлангыч сыйныфларның 1 апрельдән ук биш көнлеккә күчүе отышлы дип уйлыйм. Өстәмә ял көнендә алар ата-аналары белән рәхәтләнеп ял итә, айның бер шимбәсен мәктәпкә багышлап, төрле чараларга җәлеп ителәчәкләр.

Люция Миргасыйм кызы, укытучы:
— Бу яңалыкны көтеп алдык. Балаларның уку йөкләмәләре зур, өстәмә ял көне күптән кирәк иде. Хәзер алар ата-аналары белән күбрәк аралаша ала, бергәләп ял итә. Биш көнлеккә күчүдә авырлыклар булмады. Мәктәп администрациясе тарафыннан моның өчен бар шартлар да тудырылды.

Әлфия Мәүлит кызы, укытучы:
— Ата-аналар күпчелек көне-төне эштә, балалар мәктәптә, түгәрәкләрдә, иркенләп бергә вакыт үткәрү өчен, нигездә, бер генә көн кала иде. Биш көнлеккә күчү ата-аналарга балаларын күбрәк күрергә, аралашырга мөмкинлек бирә. Шулай ук бу уртак ялларны файдалы, күңелле үткәрү өчен бик уңайлы, тәрбияви яктан да әһәмияте зур. Уку-укытуга да зыян юк, база сәгатьләре шулай ук сакланып калды, вариатив өлеше дә югалмады, алар дәрестән тыш эшчәнлеккә күчерелде.

Азалия, 3 сыйныф укучысы:
— Биш көнлек укуга күчүне мин сөенеп кабул иттем. Хәзер мин өйгә бирелгән эшләрне башкарырга да, ял итәргә дә өлгерәм. Мин җырларга яратам, шимбә көнне иркенләп җыр түгәрәгенә дә йөрим.

Эмиль, 3 сыйныф укучысы:
— Шимбәдә без гадәттә бергәләп нәнәйнең хәлен белергә, булышырга барабыз. Бу көнне ял иткәч уңайлы, укытучыдан рөхсәт сорарга кирәкми. Якшәмбе көнне дуслар белән уйныйм, дәресләр эшлим.

Богдан, 2нче сыйныф укучысы:
— Ике ял көне булуы бик ошый. Дәресләрне эшләп бетергәч, гаиләбез белән озак итеп саф һавада йөрдек, рәхәтләнеп күңел ачтык.

Алия, ата-ана:
— Гаиләбез белән мәдәни, спорт чараларына йөрергә, табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Авылда яшәүче әбиебез янына да еш кайтып торабыз. Әлбәттә, бөтен планнар өчен бер генә ял көне җитми иде, чөнки калган көннәрне балалар мәктәптә. Шуңа республика җитәкчесенең биш көнлек укуга күчү тәкъдименә без куандык. Кече улыбыз инде яңа тәртип буенча укый да башлады. 1 сентябрьдән кызыбыз да күчсә, ялларны планлаштыру җиңеләячәк.

Зөлфия, ата-ана:
— Бу укыту системасы безнең гаиләбезгә бик ошый, бигрәк тә кызыбызга. Ул икенче елга 9нчы сыйныфка күчә. Ял көннәрендә имтиханнарга әзерләнергә дә, ял итәргә дә өлгерәчәк. Ата-аналар өчен дә мондый уку ысулы уңайлы, ялларга тәгаенләнгән эшләрне гаиләбез белән бергә башкара алабыз.

Айдар, ата-ана:
— Шимбә көнне үзем дә, тормыш иптәшем дә эшли. Биш көнлеккә күчү безнең гаилә өчен уңайсыз. Балалар өйдә берүзе генә булмасын өчен әбиләренә илтеп куябыз. Түгәрәкләр, секцияләр, нигездә, түләүле. Аларга йөртергә мөмкинлек юк, бөтен акчабыз ипотека түләүгә китә.

Сания, ата-ана:
— Минемчә, өстәмә ял биргәнче, башта укыту процессын яңадан тикшереп чыгарга кирәк. Ул артык катлауландырылган, кайбер фәннәрнең көндәлек тормышта кирәге дә юк. Бар ата-аналарның да балаларының ялын кызыклы итеп оештырырга мөмкинлеге юк. Укучыларның үз-үзләренә бирелеп, урам тәрбиясенә калуы ихтимал.
Менә шулай төрле җаваплар алдык, җәмәгать. Җавап бирүчеләрнең күбесе биш көнлек уку системасы кертелүгә уңай карашта, аның отышлы булуын билгели.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.

Читайте нас: