«Юнармия» Бөтенрусия балалар һәм үсмерләр хәрби-патриотик хәрәкәте илебездә 2016 елдан гамәлдә. Әлеге оешмага 8 яшьтән алып балалар, шулай ук җәмәгать берләшмәләре, активистлар кабул ителә.
Октябрьскийлылар да «Яшь армия»гә елдан-ел зуррак кызыксыну күрсәтә, яшьтәшләре үрнәгендә хәрәкәткә кушыла. Бүген аларның саны инде 276га җиткән. Шушы көннәрдә шәһәребездә Ватан Геройларына багышланган грек-рим көрәше буенча Идел буе федераль округы беренчелеге оештырылды. Ярышлар кысаларында «Солдат уйлары» һәйкәле биләмәсендә 150 укучыны «Яшь армия» төбәк хәрәкәтенә кабул итү тантанасы үтте. Анда хөрмәтле кунаклар: БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфасын башкаручы А. Әхмәтханов, БР спорт һәм яшьләр сәясәте министры урынбасары П. Мөслимов, грек-рим көрәше буенча Русиянең атказанган спорт мастеры А. Мишин, БР хәрби комиссариатының армия хезмәтенә әзерлек һәм чакыру бүлеге начальнигы Р. Вәлиев, БР Дәүләт җыелышы — Корылтай депутаты Ә. Ишмөхәммәтов, Октябрьский шәһәренең хәрби комиссары, подполковник Р. Таҗетдинов, сугыш һәм хәрби хәрәкәтләр вете- раннарының шәһәр комитеты рәисе М. Галләмов, республика муниципалитетлары вәкилләре катнашты. Чарага шулай ук Бөек Ватан сугышы һәм хәрби хезмәт ветераннары, шәһәрнең мактаулы кешеләре, яшьләр хәрәкәтләре әгъзалары чакырулы иде.
Октябрьский хакимияте башлыгы А. Шмелев чыгышында шәһәребездә спорт һәм сәламәт яшәүгә, яшьләргә ватанпәрвәрлек тәрбия бирүгә зур игътибар бүленүен билгеләде. Моны биләмәдә оештырылучы күп сандагы чаралар да дәлилли. Ә менә Ватан Геройларына багышланган спорт ярышлары төбәктә беренче тапкыр үткәрелә. Һәм ул киләчәктә дә дәвамлы булыр дип ышанасы килә.
... Шәһәребездән Бөек Ватан сугышына мең ярымнан ашу кеше алынган. Күпләре яу кырында башын салган. 11 меңнән артык якташ Советлар Союзы Герое исеменә лаек булган. Батырларыбыз: Шакирҗан Гатиатуллин, Талип Нуркаев, Николай Дегтярь, Алексей Кортунов, Иван Никитин, Поликарп Анпилогов, Виктор Зотов исемнәре белән ихлас горурланабыз, аларның каһарманлыклары турындагы хатирәләрне киләчәк буынга тапшырабыз.
Яшьләргә үгет-нәсыйхәтләрен Бөек Ватан сугышы ветераны, шәһәрнең мактаулы кешесе Николай Миронович Судничников та җиткерде. Изге «Ант» сүзләрен уку йөкләмәсен урындагы «Юнармия» бүлегенең икенче взвод командиры Виктория Мамыкина үтәде. «Геройлар аллеясе»ндә 150 егет-кызларның бердәй кабатлаган сүзләре яңгырады: «Ватанга һәм яшь армиячеләр хәрәкәтенә тугры булырга, намуслы хезмәт итәргә, көчсезләрне якларга, укуда һәм спортта уңышка омтылырга, ил батырлары данын хөрмәт итәргә, Русиянең лаеклы улы (кызы) булырга ант итәм!»
«Юнармия» хәрәкәте билгеләрен тапшыру тантанасы тәмамлангач, «Солдат уйлары» һәйкәле, «Геройлар аллеясе» һәм яугир-интернационалчылар монументына чәчәкләр салынды.