Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
16 апрель 2019, 12:37

«Җиңел сулыш ал, бәхетле яшә!»

18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре тарафыннан шәһәрдәшләр өчен нәкъ шундый исемдәге чара оештырылды.

18нче «Сәламәтлек» балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре тарафыннан шәһәрдәшләр өчен нәкъ шундый исемдәге чара оештырылды.
Язгы матур бер көнне алар Герцен һәм Комсомол урамнарына чыгып, шәһәрдәшләргә тормыш гүзәллегенә соклануның, башкалар белән бәхет-шатлык нурларын бүлешүнең мөһимлеген искәртте. Әйткәндәй, октябрьскийлылар «Нәрсә ул — бәхет?» дип аталган сораштыруда бик теләп катнашты. Нәтиҗәдә, арабызда бәхетле кеше- ләрнең күп булуы ачыкланды. Аларны ничек танырга соң? Моның сере гади: бәхетлеләрнең күзләрендә җылы кояш нурлары балкый, аларның ихлас елмаюлары күңелләрне яктырта! Ә менә сорауга җавапны тиз генә таба алмыйча, уйланып калучылар өчен кечкенә бүләк — «бәхет витаминнары» әзерләнгән иде. Шәһәрдәшләр бу бүләккә ихлас сөенгәндер дип ышанабыз...
«Сәламәтлек» балалар бакчасы оештыруындагы күркәм чара бәхетле булу өчен күп нәрсә кирәкмәвен күрсәтү, бер-береңә көн саен, сәгать саен шатлык бүләк итү зарурлыгын искәртү максатын күзал- лады. Тәрбиячеләр дә, балалар да бу көнне яхшы кәеф алды һәм аны башкаларга да өләште.

Читайте нас: