Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
4 апрель 2019, 12:55

Укулары күңелле!

Күңелле булмый ни, атнасына биш көн укуга күчүне балаларның күбесе бәйрәм кебек кабул итте.

Күңелле булмый ни, атнасына биш көн укуга күчүне балаларның күбесе бәйрәм кебек кабул итте.
Атна ахырына тәмам арып-алҗып бетә иде сабыйлар, аеруча башлангыч сыйныфлар. Моны күз уңында тотып, республика Башлыгы вазыйфасын башкаручы Р. Хәбиров мәктәпләрдә укучы балаларны биш көнлек укытуга күчерергә кушты. Октябрьский шәһәрендә беренче сыйныфта укучылар моңача да атнасына биш көн генә укый иде, ә менә 1 апрельдән 2,3,4 сыйныфлар да кыскартылган укытуга күчте. Мәгариф бүлеге җитәкчесе И. Зиннәтуллин белдерүенчә, яңа уку елыннан, димәк 2019 елның 1 сентябреннән 5,6,7,8,9 сыйныфларда укучы балалар да биш көнлек укуга күчәчәк. 2020 елның 1 сентябреннән 10,11 сыйныфлар да бу агымга кушылачак. Бу яңалыкның уңай яки тискәре яклары турында нидер әйтергә иртәрәк әле, чөнки ниндидер нәтиҗә булсын өчен вакыт кирәк, әмма шунысы мәгълүм — балалар шат.

Читайте нас: