Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
26 март 2019, 12:49

Белемле югалмас!

Октябрьский шәһәренең дин әһелләре укучы яшьләр белән даими рәвештә очрашулар оештыра.

Октябрьский шәһәренең дин әһелләре укучы яшьләр белән даими рәвештә очрашулар оештыра.
Дин әһелләре шәһәребез мәктәпләрендә, шулай ук Нефть университеты филиалы, коммуналь-төзелеш, нефть, күпюнәлешле һөнәри колледжлар студентлары алдында чыгыш ясый. Мондый чараларда сәламәт яшәү рәвеше, милли кыйммәтләр нигезендәге әхлак төшенчәләре хакында сүз алып барыла. Әлбәттә, социаль челтәрләргә кагылышлы җитди темага да урын бирелә.
Шундый очрашуларның берсе Халыклар дуслыгы йортындагы 4нче китапханәдә үтте. Аның оештыручылары — китапханәчеләр Гүзәл Закирова һәм Наталья Захарова. Чара барышында нефть колледжы студентлары имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин белән очрашты. Бу көнне яшьләргә кәгазь корабка тормыш мәгънәсе турындагы фикерләрен теркәү тәкъдим ителде.
Тәмәке, исерткеч, наркотиклар... Ничек аларга каршы торырга?! Язмыш корабыңны ни рәвешле аяусыз давыллардан саклап калырга? Нәкъ шушы катлаулы сорауларга Мәүлемҗан хәзрәт белән берлектә җавап эзләде дә инде егет-кызлар. Хәзрәт тормыш киңлегендә туры, хак юллар табу серләре белән ихлас бүлеште. Тәҗрибәле өлкәннәр киңәшенә колак салса, үз киләчәген төптән, аек акыл ярдәмендә күзалласа иде яшьләребез. Чөнки алар — киләчәккә нигез салучылар.
... Чара ахырында имам-ахунд Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин яшьләргә Русия мөселманнары Үзәк Диния Нәзарате Рәисе, Баш мөфти Тәлгать Сафа улы Таҗетдин сүзләрен китерде: «Һәр хатын-кызның, мөселман булсынмы ул, яһүдиме яки православие диненнәнме, яисә бөтенләй дингә ышанмаучымы, төп вазыйфасы йортында оҗмахтай шартлар булдыруга кайтып кала».
Хәзрәт студентларга, укытучыларга, чараны оештыручыларга иминлек, уңышлар теләде. Һәммәсе дә очрашудан канәгать калды. Әйе, хәзрәт һәрчак кирәкле, әһәмиятле сүзләрне таба. Алар егет-кызларны яшәү мәгънәсе, тормышта фәкать үз юлыңны табу кирәклеге хакында уйланырга мәҗбүр итә. Дин әһеле укучылар, студентлар белән очрашып фикерләшү өчен һәрдаим үз вакытын сарыф итте һәм итә. Чөнки яшьләр белән эш дин әһелләре, педагоглар, китапханәчеләр һәм дә бүтән хезмәт ияләренең катнашлыгында башкарылырга тиеш. Шул чакта гына көтелгән нәтиҗәләр дә уңай булыр. Яшь буынны тәрбияләү — тулы җәмгыять бурычы ул!

Читайте нас: