Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
21 март 2019, 12:16

Балалар бакчасына барып җитәм, димә...

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битләренә мөрәҗәгатьләр килеп кенә тора. Бу яктан безнең шәһәрдәшләрнең дә урындагы җитешсезлекләргә битараф булмавын билгеләргә кирәк. Алар еш кына үзләрен борчыган мәсьәләләрне турыдан-туры Радий Фәрит улына юллый.

Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбировның социаль челтәрләрдәге битләренә мөрәҗәгатьләр килеп кенә тора. Бу яктан безнең шәһәрдәшләрнең дә урындагы җитешсезлекләргә битараф булмавын билгеләргә кирәк. Алар еш кына үзләрен борчыган мәсьәләләрне турыдан-туры Радий Фәрит улына юллый.
Чираттагы мөрәҗәгать София Поповадан килгән. Ул Р. Хәбиров исеменә түбәндәгеләрне язган: «Хөрмәтле Радий Фәрит улы! Сезнең ярдәмегезгә өметләнәбез! Юллар һәм яшәгән җиргә якын урнашкан балалар бакчасында урыннар җитешмәү мәсьәләләре борчый.
Без йөргән 2нче «Йолдызчык» балалар бакчасы Октябрьскийның читендә, яңа бистәдә (Баян Зарипов урамы) урнашкан. Бирегә балаларның бер өлеше, шул исәптән без дә, шәһәрнең икенче башыннан килә. Үз машинам юк.
Мин — игезәк балалар анасы. Балаларыма ике яшь тә сигез ай. Аларны үзем генә үстерәм. Ерактан булса да, балалар бакчасында урын булуга, әлбәттә, мин шатмын, тик анда барып җитү җиңелдән түгел. Иң якын автобус тукталышыннан балалар бакчасына кадәр 15 минут тауга таба җәяү менәргә кирәк.
1. Бу араны җылы комбинезоннарга киенгән кечкенә балаларга җәяү үтү бик авыр, алар тиз арый, юл буе елый-елый бара.
2. Балалар бакчасына кадәр барган автобус бар иде, ләкин ул шәһәрнең икенче ягыннан йөрде. Хәзер ул да юкка чыкты.
3. Гадәти ПАЗик автобусына игезәкләр коляскасы белән кереп булмый. Зур автобусны сәгатьләр буе көтәргә кирәк, ул бик сирәк йөри.
4. Таксида барам дисәң, берьюлы ике балалар утыргычлы машина табып булмый. Кайбер водительләр, үзләрен куркыныч астына куеп, безне утырталар, утыртмыйча киткән очраклар да булды. Кыйммәткә төшсә дә, әлегә бу вариантны кулланабыз.
5. Җәяү яки балаларны коляскага утыртып барырга туры килсә, машиналар йөри торган юлдан барырга кирәк, чөнки анда тротуар чистар- тылмаган. Аны баганалар арасыннан махсус техника үтә алмый, дип чистартмадылар. Ул якта юлы да, тротуары да яңа, тик чистартылмаган юл кырыеннан, тротуардан йөрерлек түгел.
6. Юлдан йөрүе хәвефле, машиналар якын үтә. Юл кырыен чистартып та карадылар, тик хәл үзгәрмәде. Тизлекне чикләү билгеләре юк. Билге балалар бакчасы янында гына бар.
Бу мәсьәләләр буенча шәһәр хакимиятенә мөрәҗәгать иттем. Миңа такси белән кулланырга куштылар. Һәм яшәгән җиргә якынрак булган балалар бакчасында урын булмаячагын белдерделәр. Булган урынны алмашуны үзеңә хәл итәргә кирәк.
Миңа ярдәм итегез, зинһар өчен!
1. Чиста тротуар барысына да кирәк.
2. Автобус үзәктән йөрсен иде, кире яктан түгел. Минем кебек шәһәрнең үзәгеннән балалар бакчасына йөрүчеләр аз түгел.
3. Яшәгән җиребезгә якынрак балалар бакчасына күчүдә ярдәм итүегезне сорыйм.
Игътибарыгыз өчен рәхмәт!».
Без, әлбәттә, бу мәгълүматлар белән танышып кына чикләнмәдек, София Попованың үзе белән дә телефон аша элемтәгә кердек. Игезәкләр авыру сәбәпле, әле балалар бакчасына йөрмиләр икән. Ул мөрәҗәгатендәге мәсьәләләрне тулырак аңлатып үтте: «Элек бит җайлы иде, бала тугач та аны яшәгән урыны буенча балалар бакчасына теркәп куялар иде. Баланың яшенә карап, я яслигә, я балалар бакчасына урнаштыралар. Ә хәзер үзеңә чиратка басарга кирәк, барысын да бердәм электрон чиратка язып куялар. Балаларны үзем генә караганга, чиратка соң басылды шул. Шәһәребездә балалар бакчалары күп лә ул, тик ясли төркемнәре генә барысына да җитми. Ә балаларга дүрт стена эчендә ятуы кыен, аралашырга, үсешергә кирәк. Шуңа ясли сорап, хакимиятнең мәгариф бүлегенә мөрәҗәгать иттем. Анда минем хәлгә кереп, ярдәм иттеләр. Ясли төркемендә урын бушаган балалар бакчасына билгеләделәр. Моның өчен мин мәктәпкәчә белем бирү буенча баш инспектор Энҗе Хадим кызына бик рәхмәтлемен. 2нче балалар бакчасы белән бик канәгатьмен, ул яңа, матур, анда балаларның үсеше өчен бөтен шартлар да тудырылган. Тик менә учреждениегә барып җитү кыенлык тудыра. Балалар бакчасы янындагы тукталышка кадәр автобуслар бармый. Элек ул таба йөргән автобус 35нче бистәдән килә иде, ә без шәһәрнең үзәгендә яшибез. Миңа «32нче бистә» тукталышында төшеп калып, ике нәни белән тауга җәяү менәргә кирәк. Кыш көне тротуарның махсус техника үтәлмәгән бер өлеше чистартылмады, машина юлыннан барырга калды. Бу участокта машиналар хәрәкәте көчле, күп ата-аналар балаларын машиналарда илтә, килеп ала, юлдан йөрү бик хәвефле. Шуңа күпчелек таксида барырга туры килә. Бу очракта килеп туган мәсьәләне хатымда ачыклаган идем инде. Такси чакырганда ике бала белән икәнемне яшерәм, алайса бөтенләй килмиләр. Менә шундый йомык түгәрәк... Автобус бүлүне юлларгамы яисә балаларга өч яшь тулуны көтеп, балалар бакчасына юлламаны алмаштырыргамы, аңламассың?! Яшәгән урыныбызга 22нче балалар бакчасы якын, без шунда йөрергә телибез. Бу мәсьәләне үземә хәл итәргә кирәк, чөнки юлламаны бер биргәч, аны башкага алыштырмыйлар. Гадәттә кешеләр игъланнар аша үзенә алмаш таба. Вконтакте социаль челтәрендә «Октябрьский әниләре» төркемендә «Балалар бакчасы белән алмашу» дигән махсус бүлек бар. Шунда ата-аналар балалар бакчасына урыннар белән алмаша: игълан куясың да, уңай җавапны көтәсең яисә башкалар сиңа ярашлы игълан куймаслармы дип даими күзәтеп торасың. Алмашу гадәттә җәй көне, көзгә таба башкарыла, чөнки балалар бакчасына чиратта торучыларга юлламаны майда бирәләр. Аңа кадәр әлеге балалар бакчасына йөрү өчен күпме җәфаланырга, яңасын тапканчы күпме көтәргә кирәк...».
Ана кешенең фикерен ишеткәч, проблеманы тулысынча аңлар өчен балалар бакчасына илткән юл буйлап үзебез дә үтеп карадык. Чистартылмаган тротуар мәсьәләсе без баруга инде хәл ителгән иде. Анысы өчен кояшка рәхмәт, кар эреп беткән. Шунысын да билгеләргә кирәк, тротуар йөрергә уңайлы, аңардагы язу буенча ул былтыр гына ППМИ программасы кысаларында төзелгән. Автобус тукталышы урыны үз «вазыйфасын» югалткан, буш тора, балалар бакчасына килгән машиналар гына ара-тирә аны борылып китү өчен куллана. Автобус мәсьәләсе буенча шәһәрнең җәмәгать транспорты оешмасына мөрәҗәгать иттек, тиешле вазыйфалы кешеләрнең эшләре күп булу сәбәпле, әлегә җавап алалмадык. Күтәрелгән мәсьәләләр буенча нокта куярга иртә әле...


Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА.
Читайте нас: