Туган як
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 март 2019, 17:05

Яшь чак — дәртле чак

Хәзерге яшьләр искиткеч сәләтле дә, белемле дә, хәтта заманадан да алда баралар. Акыл-белеме, булдыклылыгы белән максатка ирешүче егет-кызларыбызның саны елдан-ел арта бара. Сүзебез сәләтле яшьләребезнең берсе — Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы студенты, БР Башлыгы стипендиаты Эльвира Галиева турында.

Хәзерге яшьләр искиткеч сәләтле дә, белемле дә, хәтта заманадан да алда баралар. Акыл-белеме, булдыклылыгы белән максатка ирешүче егет-кызларыбызның саны елдан-ел арта бара. Сүзебез сәләтле яшьләребезнең берсе — Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжы студенты, БР Башлыгы стипендиаты Эльвира Галиева турында.


— Эльвира, син тумышың белән кайсы яктан? Үзең белән таныштырып китсәң иде.
— Мин Баулы шәһәрендә туып-үстем. Шәһәрнең 2нче физика-математика мәктәбендә белем алдым. Мәктәптә тик яхшы билгеләргә генә өлгәштем. 9 сыйныфтан соң дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, Октябрьский коммуналь-төзелеш колледжына укырга кердем. Быел соңгы курста укыйм.

— Белүебезчә, син төзүче-архитектор белгечлеге буенча белем аласың. Ни өчен шушы һөнәрне сайладың?
— Төгәл фәннәрне үз итүем, сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүем архитектор һөнәрен сайлауга этәргеч биргәндер, дип уйлыйм. Октябрьскийда шушы юнәлеш буенча яхшы белгечләр әзерләнүен ишетеп, туган шәһәремә якын булуын да исәпкә алып, әлеге уку йортын сайладым.

— Колледжда укуы авырмы?
— Беренче курста гомуми белем бирү программасы буенча укыганда җиңел иде. Белгечлек буенча фәннәр керә башлагач, уку, әлбәттә, авырлашты. Дәресләрне калдырмыйча, укытучыларны игътибар белән тыңлап, биремнәрне вакытында үтәп барсаң укуы, әлбәттә, җиңел.

— Студент тормышы кызыклы чараларга бай. Кайсы вакыйгалар аеруча истә калды?
— Колледжда төрле мавыктыргыч чаралар даими үткәрелеп тора. Үзең актив, кызыксынучан булу мөһим. Студентлар советы рәисе буларак, колледжның җәмәгать эшләрендә, төрле бәйгеләрдә актив катнашам. Узган елда колледжда беренче тапкыр үткәрелгән «Ел студенты» бәйгесендә җиңү яулап, мәртәбәле исемгә лаек булдым. Нәфис сүз осталары конкурсларында да миңа уңыш елмайды. Башта шәһәрдә үткән бәйгедә, арытаба Белгород өлкәсендә узган «Әфган җиле» халыкара хәрби-патриотик конкурста Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырен сөйләп лауреат булдым.

— Буш вакытларыңны ничек үткәрәсең?
— Чит төбәкләрдән килгән башка студентлар кебек ял вакыты нигездә тулай торакта үтә. Бездә уңайлы яшәү һәм ял сәгатьләрен файдалы үткәрү өчен бөтен шартлар да тудырылган. Бүлмәдә төркемдәш кыз белән торабыз, бик татубыз. Буш вакытта рәсем төшерергә дә яратам.

— Акча ягыннан ничек, җиткереп буламы?
— Зарланмыйм, әти-әниләрдән акча сораганым юк. Яхшы укыгач, югары стипендия алам. Агымдагы уку елында БР Башлыгы стипендиясенә лаек булдым. Матди яктан бәйсез булу өчен бераз эшләп алырга да туры килә.

— БР Башлыгы стипендиясенә ия булу өчен нишләргә кирәк?
— Әлбәттә, тырышып укырга кирәк. Шулай ук җәмәгать эшләрендә, төрле конкурслардагы уңышлар исәпкә алына. Кыскасы, актив булырга кирәк.

— Киләчәккә планнарың?
— Укуны кызыл диплом белән тәмамлап, югары уку йортына читтән торып укырга керергә телим. Шулай ук беррәттән эшкә урнашырга да ниятлим. Булачак эш урынын да алдан эзләдем, Уфада төзелеш оешмасына урнашырга исәбем бар.

— 8 март бәйрәменә нинди бүләк көтәсең?
— Миңа, гомумән, бүләкләр алу уңайсыз, ничектер кыенсынам, иң мөһиме, бәйрәм көнендә якыннарың, яраткан кешең янда булуы.

— Бәйрәм уңаеннан теләкләрең?
— Гүзәл затларга, беренче чиратта, сәламәтлек телим. Күзләрегездә бәхет нуры балкысын, һәрвакыт матур булып калыгыз. Гомумән, хатын-кыз ямьсез булалмыйдыр ул. Һәм, әлбәттә, яратып һәм яратылып, һәр көнгә шатланып яшәргә язсын.

— Әңгәмәң өчен зур рәхмәт! Сиңа да тик уңышлар генә телибез, язның иң матур бәйрәме күтәренке кәеф, көтелмәгән сөенечләр алып килсен.
Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотосы
Читайте нас: