Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
6 март 2019, 17:11

Изге һөнәр иясе ул

Гүзәл затларыбыз арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Җырчы, биючедән алып, асфальт салучы, машина йөртүчегә кадәр бар. Шулар арасында укытучы — һәр кешенең тормышында бик зур урын алган һөнәр ияләренең берсе.

Гүзәл затларыбыз арасында нинди генә һөнәр ияләре юк! Җырчы, биючедән алып, асфальт салучы, машина йөртүчегә кадәр бар. Шулар арасында укытучы — һәр кешенең тормышында бик зур урын алган һөнәр ияләренең берсе.
Кем генә укытучыларын зур хөрмәт белән телгә алмый икән? Бигрәк тә беренче укытучы һәркемнең күңелендә, якты истәлек булып, гомер буе саклана. Холыклары, дөньяга карашлары төрле булган самими балаларны укытучы үзенең җылы кочагына җыя. Мәкаләбез герое Гәрәева Люция Миргасыйм кызы гомерен шушы изге һөнәргә багышлаган.
Хөрмәтле педагог күптән түгел үзенең күркәм юбилеен да билгеләде. Февраль бураннары искән суык көннәрне ямьләргә теләгәндәй, моннан ярты гасыр элек Шаран районы Түбән Ташлы авылында дөньяга килгән ул.
— Балачактан ук укытучы булырга хыялланмасам да, хәзер үземне башка һөнәр иясе итеп күз алдыма да китерә алмыйм, — ди Люция Миргасыйм кызы. — Әниемнең апасы Гөлзаһира Солтангали кызы гомер буе балалар укытты. Булачак һөнәремне сайлауда аның йогынтысы зур булды.
Мәктәпне уңышлы гына тәмамлап, укытучы белгечлегенә ия булу теләге белән ул Бәләбәй шәһәренә юллана. Педагогия училищесына башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча укырга керә. Уку йортын, анда белем алган елларны хөрмәт белән искә ала: «Шушы уку йортына рәхмәтлемен. Бик көчле педагоглар безне һөнәр серләренә төшендерде. Училищеда алган белем хезмәттә дә, тормышта да нык ярдәм итте».
Уку йортын тәмамлагач, сөеклесе Рәмзил белән гаилә корып, яшьләр Самара өлкәсенә чыгып китә. Хезмәт юлын Самара шәһәренең 165нче мәктәбендә башлый Люция ханым. Әмма туган як үзенә тарта дигәндәй, дүрт елдан соң Гәрәевлар Октябрьскийга күченеп кайта. Әбиләренең нигезендә йорт бетереп чыга алар. Люция Миргасыйм кызы эшен 11нче татар гимназиясендә дәвам итә. Хәзер инде 30 елга якын ул биредә балаларга аң-белем тарата, лаеклы ул-кызлар тәрбияләүгә өлеш кертә.
«Укытучы — гади генә һөнәр түгел, ул авыр һәм катлаулы хезмәт. Мин аны, бәлки, яшәү рәвеше дип тә атар идем. Кайбер һөнәр ияләре эш сәгате тәмамлангач, өйләренә кайта да дөнья мәшәкатьләренә чума. Ә укытучы алай түгел. Мәктәптән кайткач та балалар каршында йөзем ак калдымы, бар белгәнемне аларга тапшыра алдыммы, дип уйланасың. Хәтта йокларга да, иртәгә эшне нәрсәдән башлаячакмын, дигән уйлар белән ятасың. Эшчәнлегемнең төп максатын акыллы, игелекле, тәүфыйклы балалар тәрбияләүдә күрәм. Бала кайбер фәннәрне бик үк яхшы да белмәскә мөмкин, иң мөһиме, кешелекле, тәрбияле, тәртипле булу», — ди педагог үз һөнәре хакында.


— Үткәннәргә кире кайтып, яңадан укытучы һөнәрен сайлар идегезме?
— Һичшиксез, мин кабат шушы юлны сайлар идем. Тормышымда һөнәремне алмаштыру мөмкинлеге дә булды. Иптәшем эшемнең авырлыгын күреп, җиңелрәк эш табып, сөйләшеп тә куйган иде. Әмма мин мәктәпне, укучыларымны ташлап китә алмадым. Ничек кенә авыр булмасын балалар укытуны зур бәхеткә саныйм.

— Сезнеңчә, укытучы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?
— Иң беренче чиратта, ул түземле, сабыр булырга тиеш. Шулай ук тырыш, киң күңелле, эзләнүчән, актив булырга, үз белемеңне даими камилләштерергә кирәк. Һәм, ниһаять, балаларның һәрберсен чын йөрәктән ярату мөһим. Начар укучылар юк, бары аларга вакытында ярдәм итеп җибәрергә кирәк. Үз тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтә алам: мин һәрвакыт укучылардан да, ата-аналардан да уңдым.

— Укытучының буш вакыты гадәттә аз була. Кадерле ял сәгатьләрен ничек үткәрәсез?
— Буш вакытымны гаиләмә багышлыйм, өй эшләре белән шөгыльләнәм. Ихатабыз зур гына, бакча карарга, чәчәкләр үстерергә яратам. Кышын табигать кочагына чыгып, чаңгыда йөрим.
Балаларга бар күңел җылысын биреп эшләгән укытучыны укучылары да бик ярата. Өлкәнрәк сыйныфта укыганнары беренче укыту- чылары янына килеп, хәлләрен белешә, гадәт буенча үз серләре, уй-кичерешләре белән бүлешә. Люция Миргасыйм кызы мәктәпне тәмамлаган укучыларның очрашу кичәләренең дә көтеп алган, хөрмәтле кунагы. Кайберәүләре инде үз балаларын аның кулына ышанып тапшырган. Балаларның гына түгел, әти-әниләрнең дә дусты ул. Тәрбия чараларының һәрберсенә ата-аналарны чакыра, аралаша, проблемаларны уртага салып сөйләшә. Моның өчен әти-әниләр укытучыга аеруча рәхмәтле. Шушы мәкаләбез дә алар соравы белән язылды.
Гаиләсенә килгәндә, ул иренә сөекле хатын, балаларына олы җанлы әни, оныгына яраткан дәү әни, уңган хуҗабикә. Алар ире белән кыз һәм ул тәрбияләп үстереп, зур тормыш юлына аяк бастырды. Кызы Эльвира сәүдә өлкәсен үз иткән, улы Радик нефть тармагында хезмәт сала. Килене Айсылу белән кияве Романны да үз балаларыдай якын, тигез күрә. Тәрбиялеләр, тырышлар, акыллылар, ди ул алар хакында.
Үз эшен бик яратып башкаручы тирән белемле укытучыны хезмәттәшләре дә ихтирам итә. Аларга сүз бирик.

Зифа Ярмилова, завуч:
— Люция Гәрәева — югары категорияле педагог, укыту методикасын яхшы белә. Бик көчле сыйныфлар чыгара, балалары тәртипле, үзара тату. Ул укыткан сыйныфлар белән эшләве җиңел. Укучылар аны нык ярата, бер карашыннан аңлыйлар. Ата-аналар да укытучыны хөрмәт итә, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер. Укытучы булу таланты аңа Ходайдан бирелгәндер. Аның кебек укытучылар күбрәк булсын иде.

Рәмилә Галимшина, профком рәисе:
— Люция Миргасыйм кызы инде күп еллар мәктәпнең профсоюз комитеты әгъзасы булып тора. Бик актив, ярдәмчел. Профсоюз линиясе буенча нинди генә йомыш белән мөрәҗәгать итсәң дә, ул һәрвакыт хуплый, беркайчан да баш тартмый, кушкан эшкә бик җаваплы карый. Ул гадилеге, кешелеклелеге, изге күңеллеге белән аерылып тора. Хәтта урамдагы йортсыз-хуҗасыз эт-песиләр яныннан да тыныч кына үтеп китә алмый, үзенә алып кайтып, ашатып, аларга яңа хуҗалар эзли. Тормыш иптәше, балалары өчен дә өзелеп тора. Гаиләсенә төшкән сынауларны да зур түземлек белән кичерде. Шундый искиткеч, көчле рухлы кеше ул.

Лилия Фәтхетдинова, башлангыч сыйныфлар укытучысы:
— Люция Миргасыйм кызы белән эшли башлаганнан бирле танышбыз. Ул чакта мин завуч булып эшли идем. Аның белән төрле конкурсларда, конференцияләрдә катнаштык, аның эшчәнлеге һәрвакыт югары бәяләнде. Люция Гәрәева — яхшы хезмәттәш тә, тугры дус та. Ә укучылары өчен ничек җан атып тора. Нәкъ укытучы булыр өчен тугандыр ул.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА
Автор фотосы
Читайте нас: