Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 март 2019, 12:21

«Укытучы — бөек исем ул»

Мартның беренче көнендә Балалар һәм үсмерләр иҗат сараенда «Ел укытучысы-2019» шәһәр бәйгесенең йомгаклау өлеше узды.

Мартның беренче көнендә Балалар һәм үсмерләр иҗат сараенда «Ел укытучысы-2019» шәһәр бәйгесенең йомгаклау өлеше узды.
Биредә үз һөнәренең остасы булган, иң яхшы педагоглар җыелды. Бәйге берничә өлештән торды. Тәүге этапта интернет челтәрләрдәге чыганаклар һәм «Мин — укытучы» эссесы бәяләнде. Арытаба укытучылар ачык дәресләр күрсәтте, осталык дәресләре үткәрде. Ахырда педагоглар белем бирү проектларын яклады, «түгәрәк өстәл» артында мәгариф өлкәсендәге көнүзәк мәсьәләләрне тикшерде.
Йомгаклау өлешендә сүзне остаз педагогларга бирү бер күркәм гадәткә әверелде. Бу юлы әлеге мәртәбәле хокук Газиевлар гаиләсенә бирелде. Гаилә башлыгы Мөслим Нурмөхәмәт улы инде байтак еллар 11нче татар гимназиясендә аң-белем тарата, 20 еллап татар теле һәм әдәбияты укытучыларының методик берләшмәсен җитәкли. Сания Рәкыйп кызы да ихтирамга лаек педагог. Ул 18нче мәктәптә укыта, мәгариф бүлегендә методист булып эшли, бүгенге көндә коммуналь-төзелеш колледжында хезмәт сала. Аларның уртак педагогик стажлары 100 елдан арткан. Укытучылар «Милли гореф-гадәтләрне саклау өчен» номинациясендә җиңгән 20нче мәктәпнең башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Эльза Фәтхетдиновага диплом тапшырды. Мәгариф хезмәткәрләренең профком рәисе Галина Гордеева 50 ел бергә гомер иткән Газиевларны профсоюз исеменнән гаилә бәйрәмнәре белән тәбрикләде. Шулай ук Галина Юрьевна «Иҗат, һөнәри осталык, үз эшенә бирелгәнлек өчен» бүлегендә җиңгән 18нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Любовь Ковалеваны бүләкләде.
Арытаба «Ел укытучысы — 2019» бәйгесендә катнашучыларны бүләкләү вазыйфасы мәгариф бүлеге җитәкчесе, конкурсның жюри рәисе Илшат Зиннәтуллинга йөкләнде.
— Бәйгедә катнашучылар конкурс биремнәрен лаек үтәде, һәр өлештә югары һөнәри осталыкларын исбатлады. Җәмгыятебез өчен бик кирәкле, мөһим хезмәтегез зур хөрмәткә лаек. Шушы җаваплы, авыр эшегез сезгә канәгатьлек хисе генә китерсен. Барыгызга да ныклы тазалык, уңышлар телим, тирән рәхмәтемне җиткерәм, — диде ул.
Илшат Закуан улы 3нче урын яулаган 10нчы мәктәпнең башлангыч сыйныфлар укытучысы Юлия Сухорук һәм 2нче урынга лаек булган 22нче мәктәпнең информатика укытучысы Ксения Астафьевага Мактау грамотасы һәм акчалата бүләк тапшырды.
Ниһаять, бәйгенең төп җиңүчесен билгеләр вакыт җитте. Барлык турларны да уңышлы үткән, жюри тарафыннан иң югары бәя алган 13нче мәктәпнең инглиз теле укытучысы Елена Әюпова «Ел укытучысы — 2019» исеменә лаек булды. Җиңүчегә конкурсның төп бүләге — «Акыл канаты» тапшырылды. Бәйге кысаларында иң яхшы яшь укытучы да билгеләнде. «Яшь ел укытучысы — 2019» исемен 9нчы мәктәптә физкультура дәресләрен алып баручы Ирина Хәбирова яулады.
Җиңүчеләргә бүләкләрне хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов тапшырды.
— Хөрмәтле педагоглар! Сезгә хакимият башлыгы исеменнән һәм үземнең ихлас тәбрикләүләремне җиткерәм. Бүгенге бәйгене йомгаклау тантанасы чын мәгънәсендә укытучыларның икенче һөнәри бәйрәменә әверелде. Барлык катнашучылар да мактау сүзләренә лаек, чөнки бу конкурста катнашу гына күпме вакыт, күпме көч таләп итә. Җиңүчеләргә республика дәрәҗәсендәге бәйгедә уңышлар телим, — дип котлау сүзләрен юллады ул.
Тантана ахырында бәйгечеләр үзләренең уй-фикерләре, тәэссоратлары белән уртаклашты.


Елена Әюпова, «Ел укытучысы — 2019» бәйгесе җиңүчесе:
— Никадәр дулкынлану һәм шатлык хисләрен кичерүемне әйтеп бетерерлек түгел. 20 елдан артык эшләү дәверендәге казанышлар арасында бу бәйгедәге югары уңыш минем өчен иң зурысы һәм иң әһәмиятлесе. Шушы җиңү киләчәктә тагын да тырышыбрак эшләргә, яңа үрләргә омтылырга, тагын да зуррак максатлар этәргеч булып тора. Конкурсны оештыручыларга, миңа һәрьяклап булышучыларга, теләктәшлек күрсәтүчеләргә, бәйгенең биремнәрен бергә үткән хезмәттәшләргә зур рәхмәтемне җиткерәм.

Ирина Хәбирова, «Яшь ел укытучысы — 2019» конкурсы җиңүчесе:
— Һәр бәйге, әлбәттә, ул авыр сынау, зур әзерлек таләп итә. Әмма катнашу барышында үземне кулга алып, бөтен авырлыкларны җиңеп чыга алдым. Тату коллективыбызның ярдәмен тою миңа рухи көч бирде. Конкурста катнашу бай тәҗрибә тупларга да мөмкинлек бирде.

Ксения Астафьева, «Ел укытучысы — 2019» бәйгесендә 2нче урын яулаучы:
— Әлеге бәйгедә беренче тапкыр катнаштым. Катлаулы гына биремнәрне үтәп, хезмәттәшләрем белән аралашып, тәҗрибә уртаклашу мөмкинлегенә ия булуыма бик шатмын. Йокысыз төннәр, дәресләр алдыннан дулкынланулар инде артта, күңелләрдә тик уңай тәэссоратлар гына калды.
Әйе, күңелләрдә бай тәэссоратлар калдырган күркәм чара тәмамланды. Җиңүчеләрне алда тагын да җитди республика бәйгесе көтә. Аларга уңышлар телик.

Алсу ФАЗЛЕТДИНОВА, автор фотосы.
Читайте нас: