Башкортстанда 1 сентябрьдән «Күтәрелеш» мәктәптә белем бирү программасы старт алачак. Бу мәктәп тәмамлаучыларны олы тормышка төрле яклап әзерләргә ярдәм итәчәк.
1 февральдә Уфада «Торатау» Конгресс-холлында «Күтәрелеш» беренче мәктәп белеме форумы үтте. Аны ачу тантанасында Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров катнашты. Ул, шулай ук, халыкара, бөтенрусия һәм төбәкара олимпиадаларда җиңүчеләргә, аларның республика Башлыгы премиясенә лаек булган педагогларына дипломнар тапшырды.
Биш көнлек укыту балалар өчен файдалы булачак
Республика җитәкчесе үзенең чыгышында мәктәпләрдә биш көнлек укытуга күчүне тәкъдим итте. Аның фикеренчә, балалар ял көннәрен гаилә белән үткәрергә тиеш. Шул ук вакытта, биш көнлек эшкә күчкәндә укытучыларның хезмәт хакы сакланачак. Ул азат ителүче 32 шимбәнең сигезен мәктәпкә багышларга тәкъдим итте.
Мәсәлән, беренче шимбәне мәктәп спартакиадасына багышларга мөмкин. Анда укучылар бергә спорт ярышлары үткәрә алыр иде. Октябрь аенда тагын бер шимбәне туган якны өйрәнүгә багышларга, танылган якташларны яки хезмәт геройларын очрашуларга чакырырга мөмкин булачак.
Форумның нәтиҗәләре буенча биш көнлек уку атнасына күчү турында карар кабул ителде, ул җәмәгатьчелек һәм директорлар корпусы тарафыннан хупланды.
Кайбер мәктәпләр инде 1 апрельдән үк бу системага күчә алачак, башкалары — 1 сентябрьдән.
Мәктәптә машина йөртергә һәм биергә өйрәтәчәкләр
Тармакта тагын бер мөһим юнәлеш итеп Радий Хәбиров «Күтәрелеш» программасын кертергә тәкъдим итте. Әлеге проект югары сыйныф укучыларын олы тормышка төрле яклап әзерләргә ярдәм итәчәк.
«Күтәрелеш» проектының модульләре арасында «Руль артына утыр», «Иркен сөйләш» (инглиз телендә иркен аралашуга юнәлтелгән), «Дөрес туклан», «Шахмат уйна», «Бие», «Спорт белән дус бул» һәм башка юнәлешләр бар.
— Бик мөһим компетенция — машина йөртү хокукы. Республика уку алдынгыларына, күпбалалы һәм аз керемле гаиләләрдәге балаларга, машина йөртергә өйрәнүдә матди ярдәм күрсәтергә әзер. Аларга без түләүләрне өлешчә яки тулысынча азат итү рәвешендә уңайлы шартлар тәкъдим итәргә әзер. Әгәр бу кабул ителә икән, аны барлык мәктәпләрдә дә кертәчәкбез, — дип белдерде Радий Фәрит улы.
Авыл мәктәбе якланачак
— Бүген авыл мәктәбе турында уйларга тәкъдим итәм, — диде төбәк җитәкчесе. — Төп бурыч — авыл мәктәпләренә яшьләрне җәлеп итү. Моңа бәйле «Авыл укытучысы» программасын раслау тәкъдиме белән чыгам. Аны гамәлгә ашыру өчен — авыл укытучыларына 600 мең сумлык 100 грант бүлүгә 60 миллион сум агымдагы ел бюджетына кертелгән, — диде Радий Хәбиров.
Укытучылар программа уңышка ирешсен өчен торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен түләү ташламасын индексацияләүне сорады, яшь белгеч йорт төзи алырлык җир бүлеп бирү мәсьәләсен дә күтәрде.
— Муниципалитетлар башлыкларының җир буенча йөкләмәләре шактый күп, алар инде участокларны, мәсәлән, күп балалы гаиләләргә, табибларга бүлеп бирергә тиеш. Бездә җир чыннан да күп, әмма барысы да төзелешкә туры килми. Торак-коммуналь хуҗалык һәм җан башына финанслау буенча ташламаларны индексацияләүгә килгәндә, мин Финанс министрлыгына бюджетның агымдагы мөмкинлекләрен карау өчен йөкләмә бирәм. Әлбәттә, барысы да яхшырак яшәсен иде. Авыл мәктәбенә ярдәм итәчәкбез, чөнки күп кенә кече авылларда ул бердәнбер иҗтимагый һәм мәдәни үзәк, — дип җавап бирде Радий Хәбиров.
Мәктәптә кыерсыту булырга тиеш түгел
Радий Хәбиров укытучыларны һәм республиканың директорлар корпусын мәктәпләрдә балаларны мыскыллау фактларын бетерергә чакырды.
— Мәктәптә укыганда мин дә, сезнең кебек үк, кайчан да булса, үскәч, җитәкче булгач «буллинг» (мыскыллау), «скулшутинг» (уку йортларында атыш), «кибербуллинг» (интернетта мыскыллау) кебек терминнар килеп чыгар дип уйламадым да.
Асылда, мәктәптә әхлакый атмосфера һәм психологик мохит турында сүз бара. Без мондый факт- ларның республикада да урын алуын беләбез, — диде Радий Фәрит улы.
Аның фикеренчә, бу хәл балаларга һәм тулаем мәгариф системасына зыян китерә.
Иң яхшы мәктәпләргә — грант
Радий Хәбиров грант ярдәме алуга республикада иң яхшы 10 урта белем бирү йортын ачыклау өчен рейтинг үткәрергә тәкъдим итте.
Төбәк җитәкчесе фикеренчә, әлеге чара мәктәпләрне үстерүгә ярдәм итәчәк.
— Әгәр укучы имтиханда 100 балл алса, район, шәһәр хакимияте башлыгы, мәктәп директоры аңа ярдәм итәргә тиеш. Ул Мәскәү яки Санкт-Петербург югары уку йортында укысын, әмма киләчәктә алар безнең республикага яшәргә һәм эшләргә кайтсын өчен ярдәм итү һәм кызыксындыру чараларын эшләргә кирәк, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе мәктәптә барлык укучылар, шул исәптән сәламәтлек мөмкинлеге чикле балалар өчен дә мөмкинлекләр тигез булырга тиеш дип саный.
Аның фикеренчә, бергәләп мәктәпләрдә волонтерлык хәрәкәтен ныгыту һәм үстерү турында уйларга кирәк.
«Күтәрелеш» беренче мәктәп белеме форумында Октябрьский шәһәре вәкилләре дә катнашты. Делегатлар форумнан алган тәэссоратлары, яңа проект турында фикерләре белән бүлеште.
Вера Ульянова, Балалар һәм үсмерләр иҗаты сарае директоры:
— Башкортстан Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров үз чыгышында мәктәптә белем бирүнең берничә төп юнәлешенә тукталып китте. Шуларның берсе — республика мәктәп- ләрендә «Күтәрелеш» программасын кертү. Гомумән, бу проектны өстәмә белем бирү программасы дип атарга була. Ул чыгарылыш сыйныфлар өчен арытаба булышлык итәчәк өстенлекләр тупланмасы булачак.
Чыгышлардан соң фикер алышу мәйданчыклары үз эшен башлады. Мин коллегаларым белән үзебезнең өстәмә белем бирү учреждениесенең шәһәр мәктәпләре белән үзара бәйләнеш тәҗрибәсе белән уртаклаштым. Шушы проектны тормышка ашыру, нигездә, мәктәпләргә йөкләнәчәк һәм алар укучыларга өстәмә белем бирү өчен шартлар тудырырга тиеш булачак. Без шәһәребез мәктәпләренә әлеге программаны гамәлгә кертүдә булышырга әзер, алар белән күптән хезмәттәшлек итәбез.
Балалар һәм үсмерләр иҗаты сараенда төрле юнәлештәге түгәрәкләр һәм берләшмәләр эшләп килә, учреждение квалификацияле хезмәткәрләр белән тәэмин ителгән, ихтыяҗ туса өстәмә кадрлар җәлеп итү дә күздә тотыла. Проектта телгә алынган «Шахмат уйна», «Бие» модульләре кысаларында без мәктәпләр белән бүгеннән эшли алабыз. Иҗат сараенда «Ладья» шахмат клубы һәм «Созвездие» хореография студиясе эшли. Шушы юнәлешләр буенча кайбер мәктәпләргә барып дәрес үткәрү тәҗрибәсе дә бар. Дәресләрнең махсус программалары төзелгән, укуларга атнасына 2 сәгать бирелә. Шахмат дәресләре барлыгы — 16 сәгать, бию буенча — 24 сәгать тәшкил итә. Проектның өстәмә белем бирү өлкәсенә караган башка юнәлешләре буенча да программалар төзү, аларны гамәлгә кертү өчен бөтен мөмкинчелекләребез бар. Хәзер шәһәр күләмендәге җыелышта мәгариф системасы хезмәткәрләре, проектка кагылышлы башка структуралар вәкилләре, ата-аналар катнашлыгында «Күтәрелеш»не тормышка ашыру турында җентекләп сөйләшергә кирәк. Программаны шәһәр мәктәпләренә кертүнең барлык нечкәлекләрен алдан уйлау мөһим. Бу аның киләчәктәге нәтиҗәлелеге, файдалыгы белән турыдан-туры бәйле.
Моратов Леонид Сапаргали улы, 17нче мәктәп директоры:
— Республикабызда тәүге тапкыр үткәрелүче «Күтәрелеш» җыенында катнашуыма чиксез шатмын. Бу тарихи вакыйга дип исәплим, анда мәгарифнең милли проектлары тикшерелде. Шунысы да куанычлы, мәгариф җыены Республикадагы беренче шәхес — Республика Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров башлангычында үткәрелде.
Ни өченме? Чөнки күп мәсьәләләрнең хәл ителүе Республика җитәкчелегенең сәяси ихтыярына бәйле. Өстәмә ресурслар булган очракта, «Взлетай» проектларын гамәлгә ашырырга мөмкин була. Бу чара республикада гадәтигә әверелер һәм ел саен үткәрелер дип ышанам.