Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
5 февраль 2019, 12:38

Хыяллар тормышка ашсын!

Октябрьскийда урындагы башлангычларга булышлык итү программасы (ППМИ) эшли башлаган чордан аңа күп сандагы оешма-учреждениеләр, шәһәрдәшләр кушылды. Шушы араларда 33нче «Родничок» балалар бакчасында да төбәктә гомер итүчеләр катнашлыгында гомум җыелыш оештырылды. Тавыш бирү нәтиҗәсендә ППМИ-2019да тәкъдим ителәчәк проект билгеләнде. Бу — 33нче балалар бакчасында тәрәзәләрне капиталь ремонтлау, аларны заманчаларына алыштыру.

Инициатив төркем, төбәк халкы һәм шәһәрдәшләр проектны гамәлгә ашыруда бик актив катнашты. Төбәктә яшәүче А. Якимова сүзләренчә, урындагы башлангычларга булышлык итү программасында катнашу балаларның имин, уңайлы мохиттә яшәүләре, аларның сау-сәламәт үсүе өчен кирәкле.
Балалар бачкасында тәрбияләнүчеләр дә проекттан читтә калмады, алар «Мин тәрәзәдә сурәт ясыйм!» исемле флешмоб әзерләде. Анда яшь буын вәкилләре «Яңа тәрәзәләрдә — чагу дөнья» дип аталучы хыялларын чагылдырды. Ата-аналар үз нәүбәтендә «Хыял тәрәзәләре!» исемендәге макетлар проектын ясады. Моның өчен төрле материаллар: төзелеш әсбаплары, лего конструкторлары, катыргы-тукымалар кулланылды. Канатлы дусларыбыз турында да онытмадылар. Алар өчен махсус җимлекләр эшләнде. Ә инде иң файдалы һәм җаваплы йөкләмәләрнең берсе — «Кәгазьне файдалы гамәлгә!» макулатура җыю буенча экологик чара булды.
ППМИ кысаларындагы проектны гамәлгә ашыру буенча чараларда катнашкан һәр кешегә рәхмәт сүзләрен җиткерәсе килә. Арытаба да бердәм булыйк, шул вакытта бар хыялларыбыз тормышка ашачак!

Читайте нас: