Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәгариф
30 гыйнвар 2019, 18:32

Укучылар фәнни эшләрен яклады

2нче гимназиядә «Мәдәният. Акыл. Фән» исемле укучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды.

2нче гимназиядә «Мәдәният. Акыл. Фән» исемле укучыларның фәнни-гамәли конференциясе узды.
Егерме ел элек беренче тапкыр бу чара мәктәп кысаларында гына узса, 2000 елдан башлап шәһәрнең барлык мәктәпләре анда катнаша. Быел исә мәктәпләрдән, өстәмә белем бирү учреждениеләреннән 138 укучы 130 фәнни эш тәкъдим итте. Катнашу хокукына мәктәпләрдә сайлап алу турын үткән иң яхшы эш авторлары ия булды. Юбилей уңаеннан гимназия фойесында соңгы ун елдагы конференцияләрнең тарихын чагылдырган фотокүргәзмә оешты- рылган иде.
Шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов чарада катнашучыларны сәламләп, укучыларга фәнни эшләрен уңышлы якларга теләде.
Конференциянең эшчәнлеге бүлекләр буенча алып барылды. «Башкортстан мәдәнияте һәм тарихы» секциясендә күп эшләр республика төзелүнең 100 еллыгына багышланды. Тел бүлекләрендә укучылар рус, татар, башкорт телләреннән башка инглиз телен дә яхшы белүен күрсәтте. «Робототехника» секциясендә көндәлек тормышта һәм тирә-якны өйрәнергә ярдәм итүче күптөрле роботлар тәкъдим ителде. «Тарих» бүлегендә фәнни эшләр, нигездә, халыкның Ленинград камалышындагы каһарманлыгын яктыртты.
Билгеле, фәнни эш язу җиңел түгел, ул күп көч таләп итә. Укучылар темалары буенча материаллар өйрәнә, күп сандагы тәҗрибәләр куя, нәтиҗәләр ясый. Әлбәттә, бу эштә аларның җитәкчеләренең дә өлеше бар. Катнашучылар фәнни-гамәли эшлә- ренең иң әһәмиятле якларын сайлап алып, җиде минутлык чыгыш ясады.
Укучыларның эшләрен 77 эксперт тикшерде. Моның өчен нефть университетының Октябрьский филиалы, икътисад техникумы, коммуналь-төзелеш колледжы, нефть колледжы, шәһәр мәктәпләре укытучылары чакырылган иде.
Бүлекләрнең эше тәмамлангач, гимназия укучылары, шәһәрнең иҗади коллективлары көче белән әзерләнгән концерт күрсәтелде.
Шәһәр мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Зиннәтуллин конференциягә нәтиҗәләр ясап, җиңүчеләргә мактау грамоталары тапшырды. Беренче урынга 15 укучы лаек булса, 2нче урынны 19 укучы алды, 17сенә 3нче урын бирелде. Барлык катнашучылар фәнни-гамәли эшләренә автор таныклыкларын алды. Иң яхшы эшләр Укучыларның кече фәнни академиясенең фәнни-тикшеренү эшләр конкурсына җибәреләчәк һәм мәгариф бүлегенең мәгълүмати-методик кабинеты тарафыннан әзерләнгән фәнни җыентыкка кертеләчәк.

Читайте нас: